Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кайсын сайларга – акчамы, дарумы?

Социаль хезмәтләр җыелмасынмы яисә акчалата түләүне сайларгамы? Бушлай даруларга хокуклары булган райондашларыбызга бу хакта 1 октябрьгә кадәр уйланыр вакыт бар әле.

Пенсия фонды идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда социаль пакет алу хокукына 6756 кеше ия. Шуларның 4866сы, ягъни 71,3 проценты бушлай дарулардан баш тарткан. Бүгенге көн өчен әллә ни зур булмаган суммага кызыгып, акчалата түләүне сайлаган кешеләр, чирләре көчәеп китеп, гаять кыйммәтле препаратлар кирәк булган очракта  кыен хәлдә калырга мөмкин. Шуңа күрә карар кабул иткәнче, дәвалаучы табиб белән киңәшләшү зарур. Мәгълүм булганча, Пенсия фондына бирелгән гаризаны 1 октябрьдән соң бер ел дәвамында үзгәртеп тә, даруларны бушлай алып та булмаячак. Исегезгә төшерәбез: агымдагы елда, 1 февральдән башлап, социаль хезмәтләр җыелмасының айлык күләме: дарулар өчен – 828,14 сум, санаторий-ял йортларында дәвалану өчен - 128,11 сум, тимер юл транспортында йөрү өчен  118,94 сум тәшкил итә. Киләсе 2019 елга бушлай дарулардан баш тартып, 44 гариза язылган, ә 28 кеше, киресенчә, гаризаларын яңартып, акча урынына дарулар алуны сайлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев