Кайда икән синең каберең, әти?
"Без, әтиләрсез үскән буын, бәхетлеме соң? Язмышның ачы җил-давылларын җиңәргә каян көч алдык икән? Кем яшәүгә ышаныч уятты? Егылган урыныбыздан торырга кем булышты?"
Әтиебез Габделмөнир Галиев 1909 елда Кара Елгада туып-үсә, шунда гаилә кора. Утызынчы елларда муллаларны йорт-җирләреннән куа башлагач, Галиәскәр бабай да, мулла малае булган әтиебез дә авылдан сөрелә, аны кырыс тормыш Магниткада сыный: коточкыч авыр шартларда өч елдан артык тимер рудасы чыгара. Ә әниебез Мөгълифә авылда кала. Ул вакытта биредә күмәк хуҗалык оештыру башлана. Соңыннан әни дә әти артыннан чыгып китә. Сөрелгән кешеләрнең җәбер-золым кичерүләрен, эшләренең авырлыгын, яшәү урыннарының хәерчелеген, күпләп ачлыктан үлүләрен күреп, иренең киңәшен тыңлап, янәдән авылга бер-бер артлы әйләнеп кайталар. Алар яртылаш җимерек, түбәсез калган йортта яши башлыйлар. Әнинең әтисе – Фәйзулла бабай үз хуҗалыгында булган әйберләр белән аларга ярдәм итә, өй түбәсен салам белән ябалар. Әти куылган әби-бабайны да эзләп таба, хокук бирелү турындагы кәгазь үз нигезләренә кайтырга мөмкинлек тудыра. Аларның һәммәсен дә колхозга алалар, хәтта әтиебезне хисапчы итеп билгелиләр. Аннары ул читтән торып Арчада укытучы һөнәрен ала, аны бишлегә генә тәмамлый. Бу вакытта Чишмәбаш авылында укытучы булып хезмәт куя. Аның һөнәрен абыем белән мин дә дәвам иттек.
1937-38 елларда тагын күпләп кулга алулар башлангач, әти тынычлыгын югалта. Кул-аяклары сызлаулы булгач, әнигә: “Кинәт килеп кулга алсалар, миңа йон оекбаш белән бияләй әзерләп куй. Мине алып киткәндә, шуларны бирергә онытма. Суыктан бөтен тәнем сызлый башлый”, - дигән, әти-әнисен ташламаска кушкан. Ул үз эшен бик яраткан, тырышып башкарган, кешеләр дә аны хөрмәт иткәннәр.
Сугыш әтиебезне тагын туган йортыннан, гаиләсеннән аера. Аны Суслонгерга җибәрәләр. Мари урманы эченә урнашкан ул лагерьда ачлыктан, төрле авырулардан, авыр эштән кырылганнар. Ул Канашта кече командирлар әзерли торган курсларда укыган, взвод командиры булган. Әти сугышка киткәндә, миңа – өч, Факил абыема – биш, Зиядә сеңлемә яшь ярым гына булган. Ә әни корсаклы килеш калган. Әтиебез аңа исемне фронттан язып җибәргән: кыз бала туса – Ләлә, малай туса – Райнур диеп кушыгыз, дигән. Малай дөньяга аваз сала, озак та үтми, өстенә кайнар самавыр авып, сеңлебез вафат була. Бу 1943 елның көзе иде, килгән хәбәрдә язылганча, әти дә шул көннәрдә батырларча һәлак булган.
Соңыннан аның безгә язган хаты килеп җитте. Әби-бабай да, әни дә – барыбыз да бик куандык. “Үлеме турындагы хәбәрне ялгыш җибәргәннәрдер”, - дип шатланганыбыз ачык хәтердә калган. Әни хәрби комиссариатка барып елап кайтты. Әлеге хатның кайдадыр тоткарланганы билгеле булды. Әни гомер буе әтиебезне кайтыр дип көтте. Ә әби белән бабай, бу авыр хәсрәтне күтәрә алмыйча, шул ук елны бакыйлыкка күчте.
Факил абый, Кириши шәһәренә барып, һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл-стелага әтиебезнең исем-фамилиясен яздырып кайтты. Бөек Җиңүнең 50 еллыгына аңа Кириши хәрби комиссариатыннан чакыру хаты килде. Аннары ул хәрби парадта катнашып кайтты, таш плитәләрне зиярәт кылды. Абый бу хакта бик борчылып бәян итте. Әтиебезнең үлеме турындагы хәбәрдә, ул Дружево авылында җирләнде, дип язылган иде. Әлеге авылны дошман юк иткән. Волхов фронты составындагы 97636нчы танкларга каршы сугышучы частеның әти җитәкләгән взводы, шул авылдан сазлык аша узып, дошман тылына чыгарга тиеш булган. Аларның өстенә самолетлар өзлексез ут яудырып торган, һәммәсе дә шунда батып үлгәннәр. Сазлыктан җыеп алганнармы, җирләнгәннәрме – бу турыда бернинди белешмә юк. “Аякларым җиргә кадаклангандай, урынымнан кузгала алмыйча, озак басып тордым, әтием белән хушлаштым”, - дип сөйләде ул.
Быел 9 октябрьдә әтиебезнең вафатына 75 ел булды. Без, әтиләрсез үскән буын, бәхетлеме соң? Язмышның ачы җил-давылларын җиңәргә каян көч алдык икән? Кем яшәүгә ышаныч уятты? Егылган урыныбыздан торырга кем булышты? Алар – безнең әниләребез. Ирләрен сугышка озатканда, өй тулы бала-чага белән калган аналар тормышта югалмаска, эшләргә, сабыр-түзем булырга, алдагы көнгә өмет белән карарга өйрәттеләр. Әлеге язмам сугышта һәлак булучыларга дога булып барып ирешсен иде.
Күңелемдә Хисам Камаловның “Сугышта үлгән әтиләр” дигән шигыре яңарды.
Нинди кара болыт астында
Сезнең кабер, кара гүрегез?..
...Сыкрыйдыр ла сезнең сөякләр,
Туган җир дип, туган ил диеп...
Сәкинә ГАЛИЕВА
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев