Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кәркәүчтә яшәүче Фәния һәм Тимерхан Фатыйховлар “Районның мактаулы юбилярлары” китабына кертелделәр

Бәхетле пар икесе дә - тыл ветераннары.

Кәркәүч авылында яшәүче Фәния һәм Тимерхан Фатыйховларның никахларын теркәп, бергә тигез, матур гомер итүләренә 70 ел тулды. Аларны әлеге истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Резедә Гаянова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, Кәркәүч авыл җирлеге башлыгы Марат Зәйнетдиновлар котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Бәхетле парларның исеме «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Фәния апа белән Тимерхан абый икесе дә – тыл ветераннары. Алар Кәркәүч авылында туып-үсәләр. 

 - Без – сугыш чоры балалары. Икебезнең дә балачак бик авыр вакытларга туры килде. Әмма шулай да сынмадык, сыгылмадык, тырышып эшләдек тә эшләдек. Акыллы, тәртипле биш бала: дүрт ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Барысы да укып белем алдылар, үз тормышларын кордылар. Бүгенге көндә 10 оныгыбыз, 13 оныкчыгыбыз бар, - ди алар. – Үткән гомер аккан су кебек, җиде дистә ел сизелмичә узды да китте. Тигез, матур яшәүнең сере – татулыкта. Без һәр эшне киңәшләшеп башкардык, бер-беребезне рәнҗетмәдек, авыр сүз әйтмәдек. Балалар да әти-әни дип өзелеп тордылар. Калган гомерләрне дә сәламәтлектә уздырырга язсын. 

Тимерхан абый балта остасы була, күп еллар фермада да эшли. Фәния апа мәктәп, авыл советы, кибет җыештыра, күмәк хуҗалыкта төрле эштә хезмәт куя.  

Авыл җирлеге башлыгы Марат Зәйнетдинов Тимерхан абыйның күп еллар дәвамында авыл мәчетен карап, аның территориясен тәртипләп торуын сөйләде. “Кыш көнннәрендә иртән-иртүк мәчетнең капка төбе көрәлгән, җәен ялт итеп себереп куелган була иде. Сырхаулап киткәнче бу эшләрне бар күңелен биреп башкарды ул. Рәхмәт аңа”, - диде Марат Зәйнетдинов. 

Тимерхан абый белән Фәния апа бүгенге көндә уллары Мөнип абый, киленнәре Зәйтүнә апа гаиләсендә бәхетле картлык кичерә. Газета-журналлар укырга, телевизор карарга ярата икән өлкәннәр. 

 - Әти белән әни безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Беребезгә дә тавыш күтәргәннәрен, ачуланганнарын бөтенләй хәтерләмим. Әмма без аларның күз карашларыннан барысын да аңлый, ялгышыбыз булса, төзәтә идек, - ди уллары Мөнип абый. – Әти-әни безгә терәк һәм кирәк. Исән-сау булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев