Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кәркәүч мәктәбенең рус теле укытучысы Наилә Шәфигуллина «Ел укытучысы» исеменә лаек булды

Бәйгедә 27 конкурсант катнашкан.

Уйнап кына җиңү… Наиләбезнең «Ел укытучысы» конкурсында район буенча беренче урынны алуын әнә шулай дип бәяләдек. Чөнки шундый мәртәбәле конкурста катнашучылар, гадәттә, төн йокыларын калдырып әзерләнеп, борчылып, талчыгып, хезмәттәшләре каршысында җаваплылык хисе зур булудан йончып, каршыңа очраганда хәтта сине танымас дәрәҗәгә дә җитәргә мөмкин. Әлбәттә, соңгы чагыштыруда бераз шаярту да бар, әмма конкурсантлар, чынлап та, бу бәйгегә ныклап тотына. 

Ә безнең рус теленә тәрҗемә бүлегендә эшләүче Наилә Шәфигуллина, бәйгегә старт бирелгәч, газетадагы эшен башкарырга да, атнаның өч көнендә Кәркәүч мәктәбенә барып, рус теле һәм әдәбиятыннан 18 сәгать дәресен бирергә дә, конкурска әзерләнергә дә, шул вакытта туганнары, дуслары белән очрашырга да өлгерә иде. «Мәктәп җитәкчелеге тәкъдим иткәч, бераз каршы да килеп карадым, әмма ризалаттылар. Шуңа күрә урын алырга дип йөрмим, иң мөһиме — кеше алдында оятка калмыйча, үземнең һәм мәктәпнең дәрәҗәсен төшермәү», — дип сөйли иде ул безгә дә. 

Конкурсның өч этабын да Наилә белән бергә «үттек». Җиңел итеп үттек. Ни өчен бергә? Чөнки бу көннәр эчендә гимназиядә жюри каршысында бишенче сыйныфлар өчен ачык дәрес биреп кайтуын, мастер-класс үткәрүен, өченче этапта педагогик әңгәмәдә катнашып, редакция ишеген ачып керүен көтеп ала идек тә, үзен рәхәтләндереп сөйләтеп, шаяртып, конкурсның бер этабыннан икенчесенә җайлы гына «күчә» идек. Дөрес, Наиләбезгә җиңел булмагандыр, сиздермәде. Үзенә хас юмор хисе, уен-көлке белән, зарланмыйча конкурска әзерләнде. Һәм нәтиҗәсе дә матур булды. Ул барлыгы 27 конкурсант катнашкан «Ел укытучысы» бәйгесендә җиңү яулады.

— Әле һаман җиңүче булуыма ышанмыйм, мәктәп китапханәсендә 20 ел эшләсәм дә, укытучы буларак стажым 7 генә ел, — ди ул. — Дәрес бирүемнән канәгать калмадым, чөнки презентациянең беренче слайды чыгуга, техника киреләнде, әмма аңа карап дәрес өзелмәде, укучылар да теманы үзләштерделәр дип аңладым. Күңелдән барыбыр борчыласың инде ул. Һәр этапта да жюридагыларның хәерхаһлы, ачык карашларын күрү тынычлык бирде. 

Наилә, конкурсның зона этабында да сиңа җиңел җиңү телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев