Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Кар десанты» төркеме җитәкчесе Раниф Сәмигуллин: 33 ел эчендә 347 солдатның сөякләре табылып «Туганнар каберлеге«нә җирләнде

«Кар десанты» төркеме 23 апрельдә сугыш үткән җирләргә — Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы янындагы «Үлем үзәнлеге»нә янә ике атналык экспедициягә кузгала.

Шушы еллар эчендә экспедициядә катнашучыларның исемнәре шактый үзгәрсә дә, максат шул ук кала: үткәнебезне онытмау, гомере бәрабәренә тынычлык өчен ятып калган батырларны эзләү, аларның тарихын ачыклау. 

— 33 ел эчендә 347 солдатның сөякләре табылып, Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылындагы "Туганнар каберлеге«нә җирләнде. Шуларның алтысының тулы исем-фамилиясе ачыкланды, — ди «Кар десанты» төркеме җитәкчесе Раниф Сәмигуллин. 

12–15 кешедән торган төркем ел саен апрель ахырларында юлга кузгала. Ә быел исә 22 эзтабар барырга теләк белдергән. Алар арасында көллият студентлары, Янил урта мәктәбе укучысы, КФУ студенты Алинә Сәмигуллинадан тыш, инде ничә еллар дәвамында әлеге изге гамәлне кылучы, Янилдән ветеран укытучы Ринат Шакиров, Ришат Шакиров, Олыяздан Марат Мөхәммәтшин, Яңа Сәрдектән Рамил Шакиров, Аш-Буҗидан Рәмис Хәмәтдинов, Бакчасарайдан Рәдиф Мөхәммәтҗанов бар. Быел аграр көллият директоры Азат Гатин да алар белән бергә булачак.

— Без казу эшләре алып бара торган урында снаряд шартлаудан барлыкка килгән зур, тирәнлеге 4-5 метр чамасы су белән тулган чокыр бар. Анда солдатларыбызның бар икәнен ачыкладык. Шуның суын суыртып, ләмен өскә менгерергә уйлыйбыз, — ди алтынчы тапкыр әлеге экспедициядә катнашучы Раниф Сәмигуллин. — Егетләр ләмне ташыган арада безнең белән баручы өч кыз шуны аралап торачак дип планлаштырабыз. 

Үткән елгы экспедициянең беренче көне кыйммәтле табылдык белән отряд тарихында калачак. Эзтабарлар составында барган аграр көллият психологы Гүзәлия Нуриева солдат сөяген таба. 

«Сөяккә юлыккач, җирне ике метрга ике метр радиуста казыйбыз. Без аны, ягъни солдатны “күтәрәбез” дип сөйләшәбез. “Күтәргән” вакытта солдат медальонына юлыктык. Отрядыбызда язылмаган закон “яши”, сөяк янында табылган медальон шул эзтабарның уңышы булып санала, — ди Раниф. — Медальонны ачып карадык, язуы кичә генә салып куйган кебек, ялт итеп укыла. Кайтыр алдыннан тиешле беркетмәне тутырып, туганнары табылганчы дип, аны Бөек Новгородта калдырдык. Һәм 11 ай буена әлеге солдатның — Куйбышев өлкәсе, Сергеевск районы, Чекалино авылында 1906 елда туган Ефимов Егор Павловичның туганнарын эзләдек. Солдат турында “Халык хәтере” (“Память народа”) сайтында да мәгълүматларны таптык. Узган ел 15 солдатның сөякләрен, 3 медальон тапкан идек. Кызганыч, икесен укырлык булмады, кулга алуга таралды».

— Ефимовның туган авылындагы авыл җирлегенә хәбәргә чыктык, сугышта һәлак булучыларга куелган һәйкәлне фоторәсемгә төшереп җибәрүләрен сорадык, игътибарга алмадылар. Кайвакытта кешенең битарафлыгына гаҗәпләнәсең, бу очракта да шулай булды, — дип сүзен дәвам итә Раниф. — Казанда солдат медальоннарын укый торган Расыйх абый Сәлахиев Тольятти шәһәрендәге «Набат» хәрби-патриотик үзәктән Алена Маньшинага мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте һәм Алена бер атна эчендә солдатның туганнарын юллап та бирде. Солдатның әнисе Надежда Сергиевск бистәсенә күченә һәм 1973 елда шунда үлә. Ә хатыны Мария 1958 елда кызы һәм улы Николай белән Хабаровск өлкәсенә яшәргә китә. Николай Краснодар өлкәсе, Старонижестеблиевск станицасында 2016 елда вафат була. Солдат Егор Ефимовның бүгенге көндә бер оныгы — Мәскәүдә, икесе Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә яшиләр. Алар белән элемтәгә чыктык. Бик сөенделәр, үзләренең, чынлап та, солдат Ефимовның оныклары икәнлеген раслап, хәтта документларының күчермәләрен дә җибәрделәр. Хатыны Мария сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган ирен 80нче елларда эзләтеп тә караган була. Без казу эшләре алып барган җирдә Икенче удар армия солдатлары катнаша, һәм аларның 90 проценты биредә һәлак була, әсирлеккә эләгә, дигән мәгълүмат бар. Мясной Бордагы бик зур туганнар каберлегендә 70 меңнән артык солдатның сөякләре җирләнгән. Ел саен 8 майда тантаналы төстә аларны күмү оештырыла. Узган ел Егор Ефимовны да, мәгълүматларын язып, шунда күмдек. 30лап табут эчендә 150дән артык солдат сөякләре урнаштырылды. Без үзебез тапканнарын үзебез табутка салып күмгәнгә күрә, Егор Ефимовның кайда җирләнгән ноктасын хәтерлим. 1–4 майда Егор Ефимовның оныклары Новгород өлкәсенә — безнең яныбызга киләчәкләр. Алар белән бергә солдат Ефимов табылган урынга истәлек тактасы урнаштырачакбыз. Шунысын да өстик: Егорның без 1917 елда туган энекәше турында да мәгълүматлар таптык, ул 1943 елда Украина җирендә һәлак була. 

«Кар десанты» төркеме 23 апрельдә сугыш үткән җирләргә — Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы янындагы "Үлем үзәнлеге"нә янә ике атналык экспедициягә кузгала. Узганында Гүзәлиянең кулы җиңел булды. Быел да уңышлы сәфәр булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев