Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Калай, пластмасса, агач материалы: Кукмара районыннан Рамил Мөбарәкшин эшнең тәмен тоя белә

Туембаш авылында яшәүче Рамил Мөбарәкшин — алтын куллы осталарның берсе. Калай, пластмасса, агач материалы — кулына кайсын ала, шуннан искитмәле сәнгать әсәре тудыра ул.

...Бизәкләп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, капка-коймалардагы матурлыкка соклана-соклана, остаханәгә узабыз. Ишекне ачып, эчкә үтүгә, үзгә бер тәмле агач, калай исе борынны кытыклап ала. 

«Балачактан хыялый идем мин. Кайда нәрсә күрәм, шуны өйгә кайтып ясап карарга тырыштым. Күбесе килеп тә чыкмагандыр инде, әмма бер дә төшенкелеккә бирелмәдем: „Бу миннән булмый“, — дип кул селтәгәнне хәтерләмим. Якыннарым да яраткан шөгылемә каршы килмәделәр, һәрчак үсендереп тордылар. Шөкер, кызыксынуым юкка булмады. Бу шөгыль минем күңелемә рәхәтлек бирә. Эшнең тәмен тоеп башкаргач, ясаган һәр җайланма-җиһаз йөрәгенә ятышлы булып чыга», — ди Рамил абый.

Рамил Мөбарәкшин Туембаш авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Әтнә техникумында техник-механик һөнәрен үзләштерә. Дипломлы белгеч берничә ел күмәк хуҗалыкта эшли дә, авылга зәңгәр ягулык керә башлагач, аны шунда җаваплы итеп билгелиләр. Инде менә 27 ел әлеге вазыйфаны башкара ул. Буш вакытларында исә бар мөмкинлек тудырылган, хәтта тимер мич белән җиһазландырылган остаханәсенә керә дә иҗат эшенә «чума».

«Безнең авыл халкы элек-электән итек басу белән шөгыльләнде. Сарык йоны эзләп, күрше-тирә районнарга шактый еш чыга идек. Бервакыт Балтач районы авылларында йөргәндә Рифат исемле егет белән таныштым. Ул калайдан тәрәзә йөзлекләре ясый иде. Миңа хезмәте бик ошады. Өйрәтүен сорадым. Аның ярдәме, киңәшләре белән әкренләп калай эшенә кереп киттем. Беренче карашка гына бик җиңел кебек тоела әлеге хезмәт. Җентекләп эшли башлагач, көннең узганын сизми дә каласың. Мин төрле станоклар ярдәмендә түгел, ә барысын да кулдан башкарам. Әйтик, тәрәзә йөзлегенең бер канатына якынча 15 деталь кирәк, ди. Бизәкне махсус кайчылар ярдәмендә кисү, аннары үзара тоташтырып чыгарга да шактый вакыт китә. Аннары мин ашык-пошык эшләүне бөтенләй яратмыйм: һәр деталь тиешенчә беркетелгән булырга тиеш», — ди әңгәмәдәшем.

Калай, пластмасса, агач материалы: Кукмара районыннан Рамил Мөбарәкшин эшнең тәмен тоя белә

Тәрәзә йөзлегенең һәр бизәген оста үзе уйлап таба, миллилеккә өстенлек бирә. Авыллар аша узганда күңеленә хуш килгәннәрен очратса, фотога төшереп алып кайта һәм, фантазиясен эшкә җигеп, аны тулыландыра, кабатланмый торган итеп эшли икән. Моннан ике ел элек пластмассадан көймә дә ясап куя әле ул. Бассейн эшләү хыялы да бар. 

«Пластмассаны эретеп ябыштыра торган җиһаз сатып алдым да аннан төрле җайланмалар эшләп карадым. Малларга су эчерә торган савыттан соң чират көймәгә җитте. Иң элек интернеттан аның ясау тәртибен, сызымын өйрәндем, шуннан соң эшкә керештем. Көймәне бер-ике көндә генә түгел, ә вакытым булган саен, илһам килгән чакларда ясадым. Эшләп бетергәч, буярга, бизәргә авылыбызның мәдәният йорты кызлары булышты», — ди Рамил абый.

Калай, пластмасса, агач материалы: Кукмара районыннан Рамил Мөбарәкшин эшнең тәмен тоя белә

Көймә язмам героеның йортыннан ерак түгел, каршы як буадагы басмага чылбыр белән беркетелгән. Теләге булган кеше анда рәхәтләнеп йөзә ала.

«Элек бу су буенда чүплек иде. Аны чистартып, төзекләндереп, нинди матур урын ясадылар. Сулыктан ерак түгел чишмә челтерәп ага. Суга балыклар җибәрдек. Менә дигән ял почмагы хәзер биредә. Арып-талчыгып киткәндә елга янына чыгып утырсаң, борчу-мәшәкатьләрең су белән юып алгандай була», — ди Рамил Мәгъсүм улы. 

Рамил абый тормыш иптәше Рузания апа белән ике кыз тәрбияләп үстерә. Балаларының инде үз тормышлары, әби белән бабайның өч оныгы бар.

«Ун яшьлек Илнур исемле оныгым остаханәгә керергә, кораллар белән эшләргә ярата. Әле бу юлы кайтканда чүкечне саплап киткән. Сабы сынган, үземнең һич кулым җитми иде алайса. Оныгым менә дигән итеп эшләп куйган, хәтта Рамил М. дип, язу да сырлаган. Шөкер, дәвамчым үсә. Эшләгәне кеше өчен булса, өйрәнгәне үзе өчен!», — ди оста, сөенеп.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев