Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кайсына барырга? (хикәянең дәвамы)

Шәмсехәят бүгенге көненнән бик канәгать калды. Шулай булса да, төнлә никтер тагын рәтләп йоклый алмады. Кичәне башыннан ахырына кадәр күз алдыннан үткәрде, һәрбер әйтелгән сүзне күңеленнән бәяләп, кайберләре белән бәхәсләшеп тә ятты

Әй, бу Гарифә карчыкның сүзе дөрес булмады, ахры. Ясир андый бәйрәменнән аны читтә калдырмас иде. Гарифә карчыктан бу хәбәрне кемнән ишеттең дип тә сорамавына үкенде. Мондый сүз әйтүче ышанычлы кешеме, әллә түгелме? Имеш-мимешләр таратучылар күп ул. Тел сөяксез, теләсә нәрсә сөйләргә мөмкин.

Сәгатькә караса, мәдәният йортындагы кичә башланырга да вакыт җитеп килгәнен күреп, ул, башындагы икеле-микеле уйларыннан тәмам арынып, күңелен тәгаен Фәргать энесе бәйрәменә барырга дип күнектерде. Инде Ясирдән хәбәр килгән очракта да ул бу уеннан кире кайтмаячак. Кичәдә сүз бирсәләр, нәрсәләр әйтергә кирәклеген дә әллә кайчан уйлап куйган иде. Шундый кире кагылгысыз уй-ният белән ул, ишеген бикләп, урамга чыкты. Хәзер аның күзләре ерактан бик шәйләп бетерми. Каршысына килгән шәүләне энесе Фәргатькә охшатты. Шул-шул, әнә аяк атлауларына кадәр шул. Алар бик җылы итеп кочаклашып күреште.

— Апам, сау-сәламәтме, сине алырга килүем. Син залда утырмасаң, кичәнең бик матур бер бизәге булмаячак бит. Әле яңарак авыл мәктәбеннән кайттык. Анда да минем бу бәйрәмем уңае белән котлаулар, очрашулар оештырганнар иде. Мине болай зурлауларына рәхмәт инде. Менә, шөкер, сиңа килергә дә өлгердем.

— Чакыру кәгазеңне алганга бер ай инде, менә шунда барырга чыгып килешем. Ай, рәхмәт инде шулай якын итеп үзең килүеңә. Кичәңдә, чынлап та, мине күрергә теләвеңә тагын бер тапкыр инандым. Хәер, моңа башта ук шикләнмәгән идем.

Фәргать апасын култыклап алды. Алар, шулай сөйләшә-сөйләшә, район мәдәният йорты тарафына юнәлде.

Кичә бик матур узды. Зал туп-тулы, юбилярны белүчеләр, иҗаты белән кызыксынучылар бихисап. Районның иң зур җитәкчеләре юк иде югын. Алар ниндидер бер түрәнең туган көнендә икән. Аның каравы урынбасарлар барысы да монда. Мәдәният йорты сәхнәсендә уен-җыр, дәртле биюләр, мәгънәле сүзләр, хатирәләр кич буе яңгырап торды. Шәмсехәят әбинең сәхнәгә күтәрелүен дә алкышлап каршыладылар. Ул Фәргатьнең сугыш чоры баласы булуын, әтисез үсеп, әнисе тәрбиясендә менә шундый зат булып җитешүен горурланып сөйләде. Аның яшь чагындагы тормышыннан кызыклы сәхифәләрне әйтеп көлдерде. Чәй мәҗлесе дә бик җылы үтте. 

Шәмсехәят бүгенге көненнән бик канәгать калды. Шулай булса да, төнлә никтер тагын рәтләп йоклый алмады. Кичәне башыннан ахырына кадәр күз алдыннан үткәрде, һәрбер әйтелгән сүзне күңеленнән бәяләп, кайберләре белән бәхәсләшеп тә ятты. Кичәдән алган тәэсирләре бик тә күңелен кузгаткан иде. Таң алдыннан гына йокыга китте. Ул уянганда, сөбханалла, сәгать тугыз булып килә иде.
Ишеген сак кына шаку тавышына аның йокылы-уяулы халәте ачылып китте. Тагын Гарифә карчык икән.

— Шәмсехәят, ишеттеңме әле, белмәгән булсаң, авыр хәбәр китергәнемне кичерә күр!

— Әйдә, әйдә, Гарифә түти. Нинди авыр хәбәр турында сөйлисең? Кичәге бәйрәмнән соң күңелем кузгалып калды. Әйтерсең лә, ул хөрмәтләүләр миңа булган. Күңелем күтәренке. Син нинди авыр хәбәр турында сөйлисең?

— Сөйләмәскә, күршем Саймә бүлнистә эшли бит. Шул төнге эшеннән кайтты. Синең каенешеңне төнлә бик авыр хәлдә шунда китергәннәр. Чире бик каты булган. Брачлар берничек тә алып кала алмаганнар. Үлгән.
— Нинди каенеш? Ясирме?
— Шул инде, шул. Кичтән ресторанда мәҗлес корып утырганнар. Шуннан соң хәле авырайган. Мантымаган инде, гомере беткәндер. Ходайдан узып, берни дә эшләп булмый шул.

Шәмсехәят кулларын күтәреп дога кылды:
— Иннә лилләһи вә иннә иләйһи. Урыны оҗмахта булсын. Әйбәт кеше иде...

...Шәмсехәят карчыкның бүгенге көне каршылыклы хис-тойгылар белән узды. 
— Хушлашу кайда буласы икән? Бара алырмынмы? Үлгәч булса да күреп каласы иде бит, — диде ул. Көне буе шул уйлар белән бимазаланды. Әмма бу сорауларына җавап таба алмады. Аның ишеген шакучы күренмәде...

Фоат ГАЛИМУЛЛИН,
Арпаяз-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев