Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 90%ы «кирәк була калса» дип кенә килгән

Бу турыда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков җиткерде.

Поликлиникалар ябык һәм планлы кабул итүләр булмаганда 7нче шәһәр дәваханәсе һәм ДРКБга мөрәҗәгатьләрнең 90 процентка якыны «кирәк була калса» дигән була. Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков туры эфирда сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Элегрәк 7нче шәһәр дәваханәсе һәм ДРКБның кабул итү бүлекләренә тәүлеккә уртача 340-350 кеше мөрәҗәгать иткән. 50 проценттан артыгы госпитализациядән баш тарткан, - дип белдерде Садыйков. – Бу чорда мөрәҗәгатьләрнең якынча 80-90 проценты “кирәк була калса” дип кенә булды».

Бу күрсәткеч Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында анализланачак, алга таба республикада медицина ярдәме күрсәтү системасы үзгәрергә мөмкин.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында кичектергесез хәлләр буенча поликлиникага мөрәҗәгатьләр булмады дияргә була, дип билгеләп үтте Садыйков. Планлы кабул итүләр өчен поликлиникалар ябык иде.

Хәзер Татарстанда поликлиникалар эшли башлады. «Төп агым башлыча иртәнге сәгать 8.00 белән 11.00 арасында була. Төштән соң тыныч. Әмма без барлык эпидемиологик чаралар: маска, перчатка кию, дистанцияне сакларга тиеш», - дип искәртте республика халкын Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

фото: Ильнар Тухбатов
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk