Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

2023 елда Кукмара районында 262 пар никахларын теркәгән, 102 пар аерылышкан

Үткән ел район ЗАГС бүлегендә барлыгы 1243 акт теркәлгән.

Район ЗАГС бүлегендә «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны кисәтү» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда «Умиление» ана һәм балаларны яклау үзәге" вице-президенты, әйдәп баручы психологы Аида Фиогбе, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина һәм эшчәнлеге социаль гаилә сәясәтенә кагылышлы барлык оешма, учреждение җитәкчеләре, белгечләре катнашты. 

Гаиләнең иң зур байлык икәнен сөйләп тору беркем өчен дә яңалык булмас, әмма шулай да соңгы вакытта әлеге сүзнең дәрәҗәсе кими бара, яшьләр аерылышуга җиңел карый. Шуңа бәйле рәвештә демографик хәл дә тотрыклы түгел. Түгәрәк өстәл артында узган сөйләшү барышында да белгечләр әлеге мәсьәләләрне чишү, гаиләләрне саклап калу юлларын эзләде. 

Үткән ел район ЗАГС бүлегендә барлыгы 1243 акт теркәлгән. Бүлек җитәкчесе Зөлфия Латыйпованың сүзләре буенча, шуның 290ы — бала туу турында. 90ышар бала гаиләдә беренче һәм икенче булып туган, 73 гаиләдә — өченче, 37 гаиләдә дүртенче тапкыр әти-әни булганнар. Үткән ел 262 пар никахларын теркәсә, 102 пар аерылышкан. 

— Элек-электән гаилә игътибар үзәгендә булган. Россия Президенты указы нигезендә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителгәч, быел гаиләләр аеруча кайгыртучанлык тоярга тиеш. Ә балаларга исә бигрәк тә зур игътибар кирәк, — дип билгеләп үтте Айгөл Әхмәтшина. — Ышанып әйтә алабыз: бүгенге көндә районда күпбалалы гаиләләрнең саны арта. Хәтта быел иң беренче булып дөньяга килгән сабый да күпбалалы гаиләдән. Ул — әти-әнисенең бишенче нарасые. Андый гаиләләр — районда 48. 

Айгөл Әхмәтшина шулай ук дәүләт ярдәмнәре турында да сөйләде. Мәсәлән, кимендә өч ел авыл җирендә яшәүче, беренче балалары туган 55 әнигә үткән ел 50шәр мең сум күләмендә ярдәм бирелгән. Ә өченче балалары туган 10 әни 100әр мең сум акча алган, 75 гаиләгә балалары туганнан соң бүләк алу өчен сертификатлар тапшырылган. «Гаилә елы уңаеннан районда муниципаль ярдәм чаралары булдыру турында да эш алып барыла. Әмма шушы матур күрсәткечләрдән тыш, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр дә бар», — дип билгеләп үтте ул.

Бүгенге көндә «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләрендә ведомствоара патронаж исәбендә 42 гаилә тора, аларда 101 балигъ булмаган бала тәрбияләнә икән. Исәпкә куелуның сәбәпләре төрле: балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә, физик көч куллану, алкогольле эчемлекләр белән мавыгу һәм башкалар. 

Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда 1006 күпбалалы гаилә яши. Шул исәптән өч балалы — 821, дүрт балалы — 138, биш һәм алты балалы — 42 гаилә, ә 5 гаилә җиде бала тәрбияли. Ун ел элек исә районда нибары 536 күпбалалы гаилә теркәлгән, ягъни соңгы вакытта әлеге категория ике тапкырга диярлек арткан, 2013 елда алты һәм җиде бала тапкан гаилә бөтенләй булмаган.

— Гаиләләрдә балалар саны артуга «Демография» илкүләм проектының нәтиҗәсе зур. Мәсәлән, күпбалалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләми, коммуналь түләүләр өчен дә ташламалардан файдалана, өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр, ел саен даруларга дип, 10 мең сум компенсация ала, — дип сөйләде район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина. — 2023 елда егерме алты меңгә якын мөрәҗәгать итүчегә матди ярдәм үзәге белгечләре тарафыннан федераль, республика һәм муниципаль бюджет хисабына 325 миллион 272 мең сум күләмендә субсидия, пособие, дәүләт социаль ярдәме һәм башка төрле түләүләр билгеләнде һәм бирелде.

2022 елда район үзәк дәваханәсе линиясе буенча 22 аборт теркәлсә, 2023 елда 10 әни йөклелеген туктаткан. Әмма шуңа да карамастан районда бала туу аз.

— Соңгы вакытта йөклелекне саклап калуга зур игътибар бирелә. Нәкъ шул нисбәттән район үзәк дәваханәсендә «Авырлы хатын-кызларга психологик ярдәм кабинеты» булдырдык. Хәзерге вакытта анда бер психолог ярдәм күрсәтә. Ул акушер белән әлеге вазыйфаны бергә алып бара. Тагын бер клиник психолог әзерлибез, апрель аенда ул диплом алачак. Әмма дәваханәгә акушер-гинекологлар җитми, бу зур проблема булып тора, — дип сөйләде район үзәк дәваханәсенең методик эшне оештыру буенча баш табиб урынбасары Рима Гафиатуллина. 

Очрашу әңгәмә, аралашу форматында барды. Сөйләнгән сүзләрнең нәтиҗәсе булсын өчен, бергәләшеп эшләргә кирәклеге ассызыкланды. Әйе, шәхси яктанмы яки һөнәри вазыйфаң буенчамы син кешеләргә авыр хәлдән чыгарга, тормышта югалып калмаска ярдәм итә аласың икән, бу зур хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев