Изге Рамазан аенда Казанда Кукмара якташлары ифтар мәҗлесенә җыелды
Кукмара якташларының ифтар мәҗлесе Казандагы иң нурлы, бай тарихлы Мәрҗани мәчетендә узды.
Иң изге һәм мөбарәк Рамазан аеның соңгы көннәре калып бара. Күңелне бераз моңсулык биләп ала. Әмма ул мөселманнарның йөрәген озак вакытлар җылытып торырлык нур, яктылык калдырып китә. Шушы вакыт аралыгында күпме яхшы гамәлләр кылынды, ифтар ашлары уздырылды, изге Коръән аятьләре укылды. Казан шәһәрендә яшәүче якташлар белән үткәрелгән ифтар мәҗлесе дә шундый бай эчтәлекле, мәгънәле иде.
Очрашу иң элек Болгар ислам академиясенең Казандагы бүлекчәсендә башланып китте. Кукмара якташлар җәмгыяте рәисе, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов уку йорты белән таныштырды, якташлар җәмгыяте оешу тарихына тукталды. 1982 ел була ул. Шул вакытлардан бирле әлеге оешма үзенең эшчәнлеген туктатмый, Казанда яшәүчеләрне туплап, берләштереп тора.
Кукмара якташларының ифтар мәҗлесе Казандагы иң нурлы, бай тарихлы Мәрҗани мәчетендә узды. Биредә катнашучылар Коръән аятьләре укыдылар, үзләренең матур хатирәләре белән бүлештеләр. Шулай ук Кукмарада бик күп эшләр башкарылуын, аларда читтә яшәүче райондашларның да өлеше зур булуын билгеләп үттеләр.
«Әлеге очрашуны үзебезнең якташларны барлау, алар белән күрешү, аралашу максатыннан оештырдык. Чара ифтар форматында беренче тапкыр үткәрелде. Чөнки Рамазан ае ул берләштерә, бу айда күңелләр тагын да йомшак була. Алга таба да шулай бердәм булып яшәргә язсын», — диде районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.
Район башлыгы Сергей Димитриев әлеге мәҗлесне оештыручыларга һәм чакыруны кабул итеп килгән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Шулай ук ул якташларны районның уңышлары, башкарылган эшләр белән таныштырды, алга таба планнары, уй-фикерләре белән уртаклашты һәм, изге Рамазан ае белән котлап, матур теләкләрен җиткерде.
«Туган җирне берничек онытып булмый. Бүгенге көндә районда яшәмәсәгез дә, һәрберегезнең күңелендә ул иң кадерле урында сакланадыр, Кукмараның уңышларына сөенәсездер дип уйлыйм. Без бердәм булганда аны тагын да үстерергә мөмкин. Форсаттан файдаланып, шуны әйтергә телим: районга инвестицияләр кирәк, производстволар күбрәк ачылган саен, яңа эш урыннары барлыкка килә, кешеләрнең яшәү шартлары яхшыра дигән сүз. Шуңа күрә сезне һәм танышларыгызны районда бердәм булып эшләргә чакырам», — диде Сергей Димитриев.
Әлеге очрашуда катнашкан «Татарстан Республикасының төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры Илнар Хафизовның Кукмарадан чыгып киткәненә 17 еллар тирәсе булса да, аның туган ягы Әсән-Елгага кайтмаган атнасы бик сирәк.
«Кайларда гына йөрсәм, кайларда гына яшәсәм дә, Әсән-Елга — җир йөзендәге иң матур авыл. Без, мөмкинлегебез барында, туган як өчен барысын да эшләргә тиеш», — дип, авылына мөкиббән китеп, аның киләчәге өчен борчылып, бүгенгесен кайгыртып яшәүче якташыбыз ул. Аның тырышлыгы һәм теләктәшлеге белән Әсән-Елгада асфальт юллар салынды, су торбалары, ут баганалары, яктырткычлар тулысынча алышынды, мәдәният йорты, балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде, яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде...
«Кукмарадан чыккан, бүгенге көндә Казанда яшәүче якташлар белән җыелып, ифтар мәҗлесе үткәрү теләге күптәннән бар иде. Аллага шөкер, быел ул тормышка ашты. Якташлар бик күп, алар төрле өлкәләрдә матур итеп хезмәт куялар. Районыбыз да һәрвакыт үсештә. Шәһәр генә түгел, авыллардагы үзгәрешләрне күреп, күңел сөенә. Моның өчен район башлыгына рәхмәт, Сергей Димитриев — көчле җитәкче. Кукмаралылар башка районнардан аерылып торырга тиеш, алар бик булган, алар бик уңган бит! Без, әлбәттә, бердәм булып, бер-беребезнең уңышларына сөенеп, Кукмарабызны еракларга танытып, зурлап, данлап яшәсәк иде», — диде Илнар Хафизов.
Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре:
1982 елда якташлар җәмгыяте оешкач, Казанда яшәүче якташларыбыз, ышанып, «руль»не миңа тапшырдылар. Мин бу вазыйфаны 32 ел башкардым. Кукмарадан киткәнемә 65 еллар тирәсе. Әмма әле дә үземне Кукмара кешесе итеп исәплим. Кукмарага чакырсалар, сөенә-сөенә кайтам, гәрчә инде анда өем дә, нигезем дә юк. Ләкин районым, якташларым бар. Бигрәк тә олы кешеләрне күрәсем килә, аларны сагынып яшим. Үземнең әсәрләремдә, чыгышларымда, публицистик мәкаләләремдә һәрвакыт аларны искә алырга, бәя бирергә тырышам. Кукмараның уңышлары бик зур, без аны белеп, сөенеп торабыз.
Марзыя Сәлахова-Мухина:
Әтиебезнең вафатыннан соң, 1972 елда әниебез белән биш кыз Березняк авылыннан Казанга күченеп килдек. Миңа ул вакытта унбиш яшь иде. Кечкенә чактан бик актив балалар булып үстек. Фоат абый Галимуллин район Мәдәният йортында эшләгәндә, биш бертуган концертлар куя идек. Ике апа гармунда уйный, кайсыбыз җырлый, шигырь сөйли, төрле этюдлар күрсәттек. Бик күңелле үстек. Авылны беркайчан да онытмадык, мин, гомумән, җай туры килгән саен Березнякка кайтырга тырышам. Чөнки аның туфрагына басу, суларын эчү дә шифа. Якташларыбызны бик хөрмәт итәбез, яратабыз. Кайда, кем белән генә сүз алып барсак та, кукмаралыларны эшчән халык буларак телгә алалар. Мин горурланып куям, бу исемлеккә без дә керәбез бит! Үзем медицина өлкәсендә хезмәт куйдым, 35 ел ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә эшләдем. Хезмәтемне югары бәяләделәр, Аллага шөкер, СССР вакытында ук медаль белән бүләкләндем. Әти-әнием исә икесе дә укытучылар иде. Әти башка өлкәдә дә хезмәт куйды. Сугыш һәм аннан соңгы ачлык елларында бер дә җиңел булмагандыр аларга. Биш балалары да югалып калмыйча, тормышта үз урыннарын таба алганнар икән, без аларга рәхмәтле дип саныйм. Булатов абый чорындагы активлык безнең канга сеңгән, шуңа күрә кайда чакырсалар, шунда шатланып барабыз. Мондый очрашулар бик кирәк, ул бит йөрәгеңә җылылык бирә, күңелеңә матурлык, рухи байлык төяп кайтасың.
Нурфия Халикова:
Тумышым белән мин Бурсыкъелга авылыннан, районнан чыгып киткәнемә егерме биш еллар тирәседер. 1999 елда мәктәпне тәмамлагач та, Казан шәһәренә килдем, укырга кердем, шушында гаилә кордык. Туган якларыма бик еш кайтам, аны яратам. Бүгенге көндә мин балалар бакчасында мөдирнең тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшлим. Казанда без кукмаралылар белән һәрвакыт аралашып торабыз. Мондый очрашулар бик кирәк. Беренчедән, ул элемтәне ныгыта, икенчедән, чит җирләрдә якташлар белән очрашкач, туганнарны күргән кебек хис итәсең. Ул кеше күңелгә шулкадәр якын була, рәхәтләнеп аралашасың, илһам аласың. Элек әзрәк шигырьләрем язылмый торса, тормыш иптәшем Ильяс: «Нурфия, әйдә, туган авылыңа кайтарып куям. Син анда күбрәк иҗат итәсең», — ди иде. Аллаһка шөкер, быел беренче «Кулларымда дисбе төймәсе» дип аталган дини шигырь җыентыгымны чыгарам. Икенче китабым туган як, әти-әни темасына багышланыр, ә өченчесе көндәлек тормышта язылган шигырьләр булыр дип өметләнеп торам. Чыннан да, туган як илһамландыра, Кукмарага, авылдашларыма иң изге теләкләрем.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев