Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Изге айда изгелекләр кылыйк

Май башларында районда барлыгы 7 янгын чыгу очрагы теркәлгән.

Янгын. Әлеге сүздән тәннәр чемердәп, йөрәк кысып куя. Соңгы вакытта районыбызда бу куркыныч бәла-каза турында еш ишетергә туры килде. Район янгын-коткару частенда апрельдә, май башларында районда барлыгы 7 янгын чыгу очрагы теркәлгән.

Әйе, янгын - иң куркыныч бәлаләрнең берсе, ул үз юлындагы беркемне дә, бернәрсәне дә аямый. Аннан соң бары кара күмер, көл генә кала. Ә иң куркынычы: янгында кешеләр, терлекләр һәлак була.

Кукмараның Комаров урамында            чыккан янгында өлкән яшьтәге хатын-кызның һәлак булуы турындагы хәбәр мизгел эчендә бөтен Кукмарага таралды.  Фаҗига булган урынга 117нче янгын-коткару часте белән бергә авария, медицина, полиция хезмәткәрләре дә килеп җитә. Янгын сүндерүчеләрне йортның хуҗасы каршы ала. Ул биредә тормыш иптәше, балалары һәм хатынының әнисе белән яшәгәнлеген әйтә. Ир-ат йорттан төтен чыкканын беренчеләрдән булып күреп ала һәм хатынының әнисен коткарырга ашыга, әмма инде соң була... Ә калган гаилә әгъзалары бу вакытта өйдә булмый.

Янгын сүндерү хезмәтенең телефонына башка янгын очраклары турындагы хәбәрләр дә ирешеп тора: Янилдә “Балкыш” кибетендә ут чыга, Уразай авылында - 72 квадрат метрлы сарайдан, Адайда – мунчадан, Иске Йортта гараж белән машинадан кара күмер кисәүләре генә кала. Кукмараның Парковая урамында чыккан янгын вакытында йортның түбәсе, каралты-куралары яна, шулай ук күрше хуҗалыкта сарай һәм мунча түбәсен өлешчә ут ялмап ала. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк.

9 май иртәсе дә Чишмәбаш авылына бәйрәм шатлыгы түгел, ә борчу-хәсрәт алып килде. Кукмара янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, авылда шәхси хуҗалыкта сарай януы турындагы хәбәр Глонасс+112 хезмәте аша алына. Көчле җил нәтиҗәсендә ут сарайдан торак йортка, каралты-кураларга һәм күрше хуҗалыкларга күчә. Янгын чыккан хуҗалыкта йорт һәм каралты-куралар тулысынча кара күмергә әйләнә. “Кызыл әтәч” тере җан ияләрен - йорт хайваннарын да кызганмый харап итә. Шулай ук янгын вакытында бер як күрше йортның түбәсе, сарае яна. Икенче яктагы йортның түбәсенә зыян килә.

Кукмара һәм Балтач районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Фәрхәт Кәримуллин сүзләре буенча, янгыннарның күбесе электр җиһазларын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә килеп чыккан.

- Саклык чараларын күрү берәүгә дә комачауламый, - диде ул. - Электр җиһазларыннан файдаланган очракта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау таләп ителә. Кулдан ясалган яки төзек булмаган электр плитәләре, җылыткычлар куллану катгый тыела. Электр җылыткычлары даими файдалану өчен исәпләнмәгән, шуңа күрә артык эшләткәндә, чыбыкларга көчәнеш килергә һәм ут чыгарга мөмкин. Аларның техник торышларын даими рәвештә тикшереп торырга, ут белән сак эш итәргә кирәк.

Янгыннан зыян күргән йорт хуҗаларының, аларның якыннарының кайгы-хәсрәтләрен, кичерешләрен бернинди сүз белән дә аңлатып бирү мөмкин түгел, гомер буе туплаган, тир түгеп эшләп тапкан малың санаулы минутлар эчендә күз алдында юкка чыксын әле! Мондый кайгыны күтәрергә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, ярдәменнән ташламасын.

Хөрмәтле райондашларыбыз, мондый бәла-каза миңа килмәс дип беребез дә кистереп әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә әйләнә-тирәдәгеләрнең кайгыларына битараф булмыйча, зыян күрүчеләргә изге айларда булдыра алган кадәр матди һәм рухи ярдәм күрсәтсәк иде. Тамчыдан күл җыела, диләр бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk