Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Юрист пенсиягә вакытында чыгу өчен ни эшләргә кирәк икәнлеген аңлатты

Рәсми рәвештә пенсия яшенә җиткәнче бер ай алдан, Социаль фонд бүлегенә барып, гариза тапшырырга кирәк.

Пенсия яше алдындагы һәр кеше пенсионер статусын рәсмиләштерү өчен документларны катгый билгеләнгән срокта шәхсән үзе тапшырырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» МА яза. Пенсиягә чыгу автомат рәвештә бара торган процесс түгел, чөнки эш бирүче дә, Социаль фонд та тиешле документлар рәсмиләштерү белән шөгыльләнми.

Рәсми рәвештә пенсия яшенә җиткәнче бер ай алдан, Социаль фонд бүлегенә барып, гариза тапшырырга кирәк. Моны Социаль фонд сайты, Дәүләт хезмәтләре порталы, телефонга шалтыратып яки эш бирүче ярдәмендә эшләргә, документларны почта аша җибәрергә, шулай ук күп функцияле үзәккә килергә мөмкин. 

Әгәр лаеклы ялга чыгучы кеше үз гаебе аркасында пенсия яше җиткән вакыттан соңрак тиешле гариза белән мөрәҗәгать итсә, аңа пенсияне гариза теркәлгәннән соң гына түли башлаячаклар.

Әгәр пенсия Социаль фонд гаебе белән үз вакытында килмәсә, әлеге акчалар тулысынча түләнергә тиеш, срогы буенча бернинди чикләүләр дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk