Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Югары Арбаш авылыннан Әгъләмша Хәсәншин 90 яшен билгеләп үтте

Юбиляр белән 95, аннан соң 100 яшендә күрешергә дип саубуллаштык без.

Югары Арбаш авылында туып, шунда гомер иткән Әгъламша абый Хәсәншин, 90 яше белән котларга баргач: “Ваклый башладым инде, 100не тутырам әле, барыбер” дип әйтеп, елмаерга мәҗбүр итте.

Әлеге төбәкнең өлкән буыны аны агач эше остасы һәм бик азлар гына булдыра ала торган, инде хәзерге заман яшьләре күз алдына да китерә алмаган пыяла кисеп куючы дип хәтерли. “Әти, дүрт почмаклы йортыбызның уртасында торган өстәлгә табаклы пыяланы саклык белән генә, җайлап җәеп салып, шуны игәү белән игәүләп кисә иде. Аннан соң гына әле хәзер дә әтинең эш кораллары янында сакланучы “алмаз” пыяла кискечләр куллануга керде. Аны тәрәзә рамына туры килә торган размерга кисеп кырыйга алып куйганнан соң, өстәл өстенә, идәнгә коелган пыяла ватыкларын себереп албыз. Озак та үтми тагын шул ук хәл кабатлана, чөнки авылдашлар гына түгел, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә тәрәзә рамына пыяла кистерергә аңа килә иде”, - ди кызы Нурания апа. 

-Ялкауланмаска кирәк, агачтан нәрсә эшләп була, бөтенесен дә – өстәлен, урындыгын, тәрәзә рамын, эскәмиясен, барсын да эшләдем. Түбәсен дә яптым. Беркем дә кулдан тотып ничек эшлисен аңлатмады, тормыш үзе өйрәтте, - ди Әгъләмшә абый кызының сүзен дәва итеп.

Элек, совет Армиясе сафларында хезмәт итү зур дәрәҗә булып саналган. 19 яшендә солдат итеге кигән якташыбызга 3 ел Германия җирендә хезмәт итәргә туры килә. Нюрнберг шәһәрендәге ул еллар да хәтер сандыгында кызыклы хатирәләр белән саклана. Берсендә, тиз арада күпер төзегән солдатларга, су эченә кереп бу эшне өр-яңадан эшләп күрсәтергә туры килә. Ә аңарчы яңа гына корган күперне сүтәргә дә кирәк бит әле! Чөнки командование  солдатларның үзләре генә бу эшне  башкаруына ышанмый. Әгъләмша кебек эшкә батыр татар егетләре булганда ничек төзелмәсен ди инде?! Түзми, рядовой Хәсәншин озын, шул ук вакытта шактый авыр булган тимер юл рельсын берүзе өстерәп алып бара алуын күрсәтә. “Шуннан соң миңа беркемнең бер сүз әйткәне булмады” , – ди ул. Тәмәке тартмавы да армия хезмәтендә үзе бер зур бишле булып санала. Часть байрагы янында фоторәсемгә төшүе дә ул вакытта бик зур мәртәбә саналган. 

Өлкән лейтенантның гармунын алып торып, анда үзлегеннән өйрәнә алуы гомерлек шөгыленә әверелә. Дөрес, беренче мәлдә хезмәттәшләре гармун төймәләренә бик үк дөрес баса алмаган солдатка ризасызлык белдерсәләр дә, аның белән шаярып сөйләшәсе түгел икәненә тиз төшенәләр. Шулай ук җор телле һәм югалып калмавы сәбәпле командование тарафыннан кыска вакытлы ял да бирелә әле үзенә. Әгъләмша абый олыгая төшкәнче үзе уйнап, үзе җырлап авыл Сабантуйларының, бәйрәмнәренең бизәге дә булып тора.

Шушы ялга кайткан вакытында Нуриясенә өйләнеп, гаилә корып, яңадан хезмәт дәвам итәргә китә ул. Солдат шинелен салгач хуҗалыктагы такта яру цехында эшли, каравыл тора, буш вакытларында Киров якларына акча эшләргә йөри. Ләкин, тора-бара иптәшләренең аны бик ияртәселәре дә килми. Чөнки намус белән, сыйфатлы итеп һәрнәрсәне җентекләп эшләүче Әгъламша булганда “озын акча куу”ның файдасы калмый бит... Моннан күп еллар элек авылга республика җитәкчесе Минтимер Шәймиев килгәч, җыелышта торып басып авыл өчен “Уазик” машинасы сорап, аны авылдашы Ынта Хазиева белән юллап алып, “Москвич” алып кайтулары  да үзе бер тарих. 

-Сезнең буынга тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килде инде, - дип  куйган хезмәтләре өчен  рәхмәт белдерде район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова юбилярны бүләкләгәндә. 

- Ярый әле шулай булган, яшәүнең кадерен белмәс идек, - ди  Әгъләмшә абый. Ә үзе: Уйлый күңел төрлесен,
Уйлама күңел төрлесен,
Бәлки рәхәт күрерсең” дип яшь чагындагы җырны, “Кеше белән кеше бул!Кеше булган кешенен һәр нәрсәдә эше бар”, дип татар халык әйтемнәрен дә искә төшерә.

Нурия һәм  Әгъләмшә Хәсәншиннар ике кыз, ике ул үстереп, аларга дөрес тәрбия биреп тормыш юлына озаталар. Кызганыч, Нурия апа инде вафат. Әтиләре Әгъламша абыйны тәрбияләү бүгенге көндә балалары карамагында. 

Быел, Германия җирендә урнашып  совет оккупациясе гаскәрләре оешуга 80 ел тулды. Әгъламша абый районыбызда биредә хезмәт иткән иң өлкән ветераннарыбызның берсе. Шул уңайдан Германиядә хезмәт итүчеләр союзы исеменнән “Ветеран ГСВГ”(Германиядәге совет гаскәрләре группасы ветераны) медален подполковник Раиф Гомәров тапшырды. Өркеш авылы җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова, җирлек ветераннары советы рәисе Зоя Йосыповалар үзләренең истәлек бүләкләрен тапшырдылар. 

Юбиляр белән 95, аннан соң 100 яшендә күрешергә дип саубуллаштык без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев