Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Җитәкчебез белән горурланабыз

Артка борылып карап, гомер юлы белән горурлана алырлык, әле алга барырга да зур мөмкинлекләре булган кешеләр иң бәхетлеләр алар. Тормышта үз алдына максат куеп, шуңа ирешү өчен бөтен көчен биргәннәр генә хөрмәткә ирешеп яши.

Кешелеклелек, ярдәмчеллек һәм алдан күрүчәнлек - аларда төп сыйфат, шуңадыр үзләре артыннан башкаларны да югары үрләргә әйдиләр. Мәчкәрә интернат-мәктәбе директоры Шәүкәт Сабитов та – шундыйларның берсе. Ул әлеге мәктәптә 1988 елдан җитәкче вазыйфасын башкара. Беренче көннәрне искә алсаң, үзеңә – үзең ышанмассың: ябылырга торган мәктәп, нишләргә белми аптыраган коллектив, ярдәмгә мохтаҗ балалар... Ләкин яшь, энергияле егет төшеп кала торганнардан түгел. Ул җиң сызганып эшкә керешә, ял дими, көн-төн дими, кемнәр белән генә сөйләшми, кая гына бармый,  нәтиҗәдә хуҗалык ысулы белән яңа мәктәп бинасы төзелә, газ кертелә, балалар белем алуларын дәвам итәләр. Ә тынгысыз җитәкче аңа гына риза түгел, йокы бүлмәләре дә ошамый аңа һәм ул интернат төзү артыннан йөри башлый, зур тырышлыклар, үзе генә белгән борчулар белән бу бина да әзер була. Ул вакытларда ни дәрәҗәдә авыр, җаваплы эшкә алынуын әле ул еллар үткәч кенә аптырап искә ала.

Яңа мәктәп-интернатта балалар өчен мөмкинлекләр, уңайлыклар арта. Алга таба җитәкче үзенең һәр көнен, тормышын бу мәктәптә укучы ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен уңайлы шартлар булдыру эшенә багышлый. Алар өчен чын мәгънәсендә зур терәк, киңәшче, ярдәмче була. Мәктәбебезгә сыйфатлы итеп капиталь ремонт ясалуда да аның өлеше зур.

Шәүкәт Нәкыйп улы үз-үзенә бик таләпчән, укытучылар алдына да белем дәрәҗәсен даими күтәрүне максат итеп куя. Иң беренче булып, үзе Мәскәү социаль гуманитар институтында “Олигофренопедагог” квалификациясе алып кайта, аның артыннан барлык укытучы-тәрбиячеләр дә белемнәрен күтәрәләр. Мәктәп-интернатыбыз бүген күпләргә үрнәк, укучыларыбыз республика күләмендә төрле спорт ярышларында, хезмәткә өйрәтү фәне буенча бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулыйлар. Болар - барысы да җитәкченең тыңгысыз, тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Хезмәттәшебез - чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, шулай булмаса, аны шул дәрәҗәдә яратып, күңел биреп башкармас иде Аның бөтен барлыгы, җан җылысы, хезмәте, күңел теләге, тормышы - шушы мәктәп, андагы балалар. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яхшы булсын дип, уку-яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудыру артыннан чын күңелдән тырышкан Шәүкәт Нәкыйп улы Россия табигать фәннәре академиясенең академия киңәшчесе итеп билгеләнә. Аның хезмәтен күрәләр, югары бәялиләр. Ул “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исемен ала, “Казанның 1000 еллыгы”, “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк медальләре, В.И. Вернадскийның почетлы көмеш медале, “Кеше – алтын йөрәк” дипломы белән бүләкләнә.

Шәүкәт Нәкыйп улы үзенең тормыш иптәше Роза Зинагетдин кызы белән яшәүнең мәгънәсен, кадерен белеп, әйләнә-тирәдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Куелган максатларга ирешү өчен нык ихтыяр көче, зур тырышлык кирәк, бу сыйфатлар аларның икесенә дә хас. Гаиләдә алар - бер-берсенә терәк, ике кызлары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти-әни, оныкларына кадерле дәү әти, дәү әни, күрше-күлән, туганнар, дуслар, авылдашларына ышанычлы, хөрмәткә лаек кешеләр.

Еллар сиздерми генә үтеп тора. Тату коллективта һәркемгә игътибарлы булуы, һәркемне аңлавы белән дә сокландыра ул хезмәттәшләрен. Әйткән сүзен үти торган,  эзләнүчән, эшен зур җаваплылык белән төгәл башкаручы кеше янәшәсендә эшләү - безнең өчен зур горурлык.

Мәчкәрә  интернат-мәктәбе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев