Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Иске Юмья клубы эшлиме?

Башка авылларда мәдәният йортларының гөрләп эшләве турында ишетәбез дә, ни өчен безнекендә йозак эленеп тора, дип аптырыйбыз.

Безнең Иске Юмья авылында клуб ачылмый, бинасы зур булса да, һәйкәл урынына тик тора. Ә бит монда мәдәни һәм күңел ачу чаралары, бәйрәмнәр, тематик кичәләр үткәреп, түгәрәкләр эшен оештырып булыр иде. Яшьләр исә йә урамда, йә елга буенда үзләрен кая куярга белмичә йөриләр. Аннары без, яшүсмерләр тәртипсез, дип зарланабыз.

Башка авылларда мәдәният йортларының гөрләп эшләве турында ишетәбез дә, ни өчен безнекендә йозак эленеп тора, дип аптырыйбыз. Безнең клуб хезмәткәре нәрсә өчен акча ала икән соң?! Эшләргә теләмәсә, урынына энергияле, үз һөнәрен сөюче башка кешене билгеләсеннәр иде. Бу мәсьәлә буенча кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә икән?

Исемем редакция өчен генә

Редакциягә әлеге хат килеп ирешкәннән соң, район Мәдәният йорты директоры Айгөл Сафина, аның урынбасарлары Гөлнара Бәдыйгыева, Дамир Каюмовлар белән Иске Юмьяга юл тоттык. Анда безне клуб мөдире Нина Антонова, сәнгать җитәкчесе Маргарита Черновалар каршы алды. Колак ишеткәнче, күз алданрак күрә, диләр бит. Шуңа күрә мәдәният йорты янына килеп туктагач, аның үлән басып киткән бакчасына игътибар итми кала алмадык. Башка авыллардагы кебек чәчәкләр дә бизәми икән. Гомумән, клуб бинасы авыл уртасында моңаеп утыручы ташландык йортны хәтерләтә иде.

Әйе, аның тарихы белән таныш кешеләр, иске бина бит инде, диярләр. Чөнки мәдәният йорты 1974 елда куллануга тапшырылган икән. 44 ел вакыт үзен сиздерә, билгеле. Бина “картайган”, сары буявы да уңып килә, идәннәрендә дә зур ярыклар барлыкка килгән. Кыш көннәрендә үткәрелә торган еллык отчет җыелышлары вакытында монда туңып утырганнар искә төште...

Иске Юмья мәдәният йорты Оштырма Юмья авыл җирлегендәге клубларны берләштереп торучы үзәк мәдәният учагы санала. Биредә мөдир, сәнгать җитәкчесе, аккомпаниатор һәм техник хезмәткәр – барлыгы дүрт кеше эшли. Алар барысы да биредә хезмәтләрен туксанынчы елларда башлап җибәргәннәр, бары тик техник хезмәткәр генә эшкә яңа урнашкан икән.

Клуб мөдире Нина апа Антонованы эшкә элеккеге авыл җирлеге башлыгы Михаил Маматов чакырып китергән була. Аңа кадәр ул чит җирләрдә бәхетен сынап караган, Воркута якларында клубта кино күрсәтүдә, балалар бакчасында, кибетләрдә хезмәт куйган. Ә Иске Юмьяга кайтып урнашкач, бар гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган.

- Биредә әзрәк эшләгәч, китмәкче дә булдым, профсоюз комитетына да чакырып килделәр, әмма җирлек башлыгының җибәрәсе килмәде, нишлибез синнән башка, диде. Шулай итеп, мин хезмәтемне дәвам иттем, - диде Нина Антонова. - Мәдәният йортын тәртипкә китерү өчен бар күңелемне бирдем. Әле дә тырышып эшлибез. Коллективыбыз дус-тату, барлык бәйрәм-концертларны бергә-бергә оештырабыз. 23 февраль, 8 Март, Яңа ел кебек календарь бәйрәмнәре дә күңелле үтә. Авылдашлар арасында үзешчән артистларыбыз бар, кайчан чакырсак та, алар бик теләп булышалар, театр, ансамбльләрдә чыгыш ясыйлар. Яшьләр өчен кичке сәгать унбергә кадәр дискотекалар да була. Үзебезнең аппаратура иске инде, әмма эшләмәслек түгел. Район үзәгеннән дә килеп, дискотекалар ясыйлар. Әлбәттә, мондый чаралар түләүле оештырыла, әмма шуңа карамастан, ул көннәрдә клубта алма төшәрлек тә урын булмый, күрше-тирә авыллардан да киләләр. Әле  менә 22 сентябрьдә дә шундый дискотека көтелә.

Мәдәният йорты китапханә, мәктәп, балалар бакчасы белән дә тыгыз элемтәдә тора. Балалар, укучылар, яшьләр өчен төрле чаралар үткәрәбез, диделәр. Үзләре әйтүенчә, биредә “Радуга” – зурлар һәм “Ялыке” балалар фольклор ансамбльләре, үзләренең удмурт театрлары оешкан. Халык, чиркәү җырларын, фольклорны яратучылар һәм башка төрле сигез түгәрәк эшләп килә икән.

- Иске Юмья авылы клубында барлык бәйрәмнәр дә билгеләп үтелә. Алар фотоотчет һәм планнар белән дәлилләнә, - диде Айгөл Сафина. - Клуб мөдире Нина Антонова, нинди генә яңалык кертелсә дә, һәрвакыт өйрәнергә, укырга  әзер тора. Олы яшьтә булуына карамастан, заманнан артта калмаска тырыша.

- Быел укытучыларның август киңәшмәсенә әзерлек максатында еш кына район үзәгенә эшкә йөрергә туры килде, анда бөтен коллектив белән бара идек. Дөресен генә әйткәндә, Кукмарадан арып кайткан көннәрне клуб ачылмады. Бәлки шуңа күрә халык арасында канәгатьсезлек тугандыр, - дип аңлатты мәдәният йорты мөдире. - Әлегә мин чираттагы ялда, тик шулай да клубның бикләнгәне юк, барлык бәйрәмнәр, яшьләр өчен дискотекалар вакытында була.

- Клубыбыз кечкенә, иске инде, әмма барыбер үз көчендә. Без, клуб хезмәткәрләре, үзебездә генә түгел, күрше-тирә авылларга, район үзәгенә дә барып чыгыш ясыйбыз, - диде клубның аккомпаниаторы Виктор Тукташев. - Клубта берәр чара үткәрелә икән, бу турыда кеше күп йөри торган урыннарга белдерүләр элеп куябыз. Кайвакыт тамашачылар клуб тутырып киләләр, кайвакыт әзрәк була, авылдашлар үзләре дә төрле уен-конкурсларда катнашалар. Мин клубта егерме биш ел эшлим инде. Элек, әлбәттә, икенчерәк иде. Авылның бер башында гармун тавышы ишетелсә, бөтен халык шуңа кушыла иде. Хәзер исә яшьләр күбрәк электрон музыка уен коралларына игътибар бирәләр.

Мәдәният йортының эшчәнлеге турында тагын да күбрәк белер өчен, Иске Юмьяга шалтыратып, авыл халкының фикере белән дә кызыксындым. Эш вакыты булгангамы күбрәк өлкәннәр белән аралашырга туры килде, ә трубканы алган урта яшьтәгеләрнең күбесе “мин клубка йөрмим”, диделәр. Бу да үзенә күрә җавап, билгеле, чөнки кызыксындыру булганда, өлкәнрәк яшьтәгеләрне дә мәдәният йортына тартырга мөмкин бит.

- Мин клубка чыкмыйм, белмим нигәдер, теләгем юктыр инде, - диде телефон трубкасының икенче башындагы тавыш. - Ә менә Удмуртиядән артистлар килсә, бик теләп клубка чыгар идем. Күрше-тирә авылларга киләләр бит, нишләп безгә дә чакырмыйлар икән? Ә клуб эшчәнлегенә килгәндә, анда төрле чаралар үткәрелә дип беләм. Тик шулай да авылдашлар арасында, клуб мөдире “эшләми”, дигән сүзләр йөри, яше дә бар бит инде.

- Безнең клуб мөдире – өлкән яшьтәге кеше. Аның күп эшен балалар бакчасында хезмәт куючы кызы алып бара, төрле чараларны да ул оештыра. Ә клуб мөдире озак еллар эшләсә дә, аның сәхнәгә чыгып бер сүз дә әйткәнен хәтерләмим, - диде бер искеюмьялы. - Җәй үтеп китте, ә авылда бер бәйрәм дә булмады, клуб та ачылмады. Башка җирләрдә авыл көннәре, кичке уеннарны зурлап оештыралар, бездә дә шундый бәйрәмнәр үткәрелсен иде. Җирлегебезгә керүче авылларда да клублар гөрләп тора бит, ә үзәк саналган Иске Юмьяда шундый хәл.

Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: Иске Юмья мәдәният йортының эшчәнлеге турында сорау ачык килеш кала. Авылга берничә сәгатькә килеп киткәндә генә барысын да ачыклау да, күргәннәрне-ишеткәннәрне язып бетерү дә мөмкин түгел. Иң гадел бәяне шушы авылда яшәүчеләр үзләре бирер.

фото: Ризилә Корбанова, Хезмәт даны

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk