Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Иске Юмья авылында яшәүче Ольга Тохтарова шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ольга Ивановна Иске Юмья авылында туып-үскән. Ул колхозда хезмәт куйган, тормыш иптәше белән 2 кыз үстергәннәр

Иске Юмья авылында яшәүче Ольга Тохтарова шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Йөзьяшәр әбине котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм “Әсәнбаш-Агро” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшиннар килгән иде. Кунаклар юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгын Рәхмәт хаты белән истәлек бүләген тапшырдылар.
Ольга Ивановна Иске Юмья авылында туып-үскән. Ул колхозда хезмәт куйган, тормыш иптәше белән 2 кыз үстергәннәр.
- Әни безне лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты, хезмәт сөючән, тырыш булырга өйрәтте. Үзе колхозда 4 сыйныфтан соң эшли башлаган. Әтиебез Николайга тормышка чыккан. Ә әти 3 яшьтә сукыр калган булган. Аңа да карамастан өйдәге бар эшне дә үзе башкарган. Алар әни белән тырышп йорт җиткергәннәр. Кызганычка каршы, әтиебез 1983 елда гүр иясе булды, - дип сөйләде кызлары Нина белән Роза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев