Иске Йортта йортлар яңамы?
Кечкенә авылларны барлавыбызны дәвам итәбез. Бу юлы Зур Кукмара җирлегенә керүче Иске Йорт якларына юл алдык.
...Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, Иске Йорт авылына XVII гасырда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда аның Йолгыш дип аталуы мәгълүм. Өлкәннәрнең сүзләренә караганда, авыл урнашкан җирләр элек Йолгыш исемле байныкы булган.
Авыл атамасы да шуннан килеп чыккан булса кирәк. Ул чагында өйләр салам түбәле, иске, ярымҗимерек бит инде. Мөгаен, шуның белән бәйле рәвештә Иске Йорт дип үзгәртелгәндер дигән фараз да бар. “Ә менә хәзер авылның исеме җисеменә туры киләме соң?” – дияр күпләр. Машинада барганда үземнең башны да нәкъ менә шул сорау каезлаган, кечкенә авылларга хас булганча, ташландык нигезләр, чокыр-чакырлы юллар күз алдымнан китмәгән иде. Әмма Иске Йортның үзәк урамына асфальт юлдан җилдереп килеп кереп, берсеннән-берсе яхшы, хәтта икешәр катлы йортларны, капка төпләрендә чит ил машиналарын күргәч, уйларым шул арада үзгәрде дә куйды.
- Авыллар картая, яшьләр күбрәк шәһәргә китү ягын карый, диләр бит. Ә менә мин үзебезнең авыл турында алай димәс идем. Бүгенге көндә биредә 50 хуҗалыкта 173 кеше яши. Киләчәктә кайтып яшәргә дип, иске өйләрне сатып алалар, алар урынына яңа йортлар сафка баса. Кибет, ФАП, мәктәп, балалар бакчасы юк дип тә зарланып йөрүчене күрмәссез, - ди безне каршы алган Иске Йорт клубы мөдире Энҗе Зәйнетдинова. – 4-5 ел элек авылыбыз урамына асфальт салынды. Үз эшләрен алып баручылар, итек басучылар, фермерлар да юк түгел. Мәһабәт зур өйләр һәм яхшы техника – болар барысы да - авылдашларымның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Дөнья матур, тормыш рәхәт хәзер
Авылдагы иң өлкән кешеләрнең берсе – тугызынчы дистәне түгәрәкләп килүче Габделхәй абый Закиров. Олы улының гаиләсендә кадер-хөрмәттә, дөньяның матурлыгына, тормышның рәхәтлегенә шөкрана кылып яши ул.
- Безнең балачак, яшүсмер чор аеруча авыр вакытларга туры килде. Иң элек мин колхозда эшләдем, аннары Кузбасс якларына ФЗОга киттем. Анда берничә ел күмер чаптым. Иртә белән шахтага төшеп китәсең дә сигез сәгать хезмәт куйганнан соң кире җир өстенә күтәреләсең. Караңгылык, эш кораллары, күмерне вагонеткаларга тутырып ташыган вакытлар һаман да истә. Бераздан язмыш җилләре мине Урта Азиягә илтте. Урал якларында таш чыгарып, кабат туган җиргә әйләнеп кайттым һәм үзебезнең колхозга атлы эшкә урнаштым, армиягә кадәр урманнан агач чыгардым, - дип, үзенең яшь вакытларын хәтерендә яңартты Габделхәй Закир улы.
Әдия исемле кызга өйләнеп, өч балага гомер бирә Закировлар. Олы уллары Рашит Иске Йортта төпләнгән, Фәритләре – Якутия якларында, ә кызлары Рашидә Нократ Аланында яши. Алты оныгы, алты оныкчыгы бар бабайның. “Тормыш бик рәхәт, тик менә картаеп кына киттем шул, – дип офтана ул. – Балаларга рәхмәт, бик яхшылап тәрбиялиләр”.
Рашит абый белән Руфия апага терәк кенә түгел, ә киңәшче дә әле Габделхәй абый. “Мин колхозда күп еллар шофер булып эшләп пенсиягә чыктым. Гомер буе мал-туар асрадык, хәзер дә көчтән килгәнчә тырышабыз, - ди гаилә башлыгы. - Зур эшкә керешкәнче, әти белән сөйләшеп алсаң, һичшиксез, ялгышмыйсың. Йортыбызның йозагы да ул. Яши генә күрсен”.
Канәгать булу ул – зур нигъмәт
Миннегөл апа белән Шәйхелмулла абый Мифтаховларга да кереп чыктык. Ике катлы йортта гомер кичерә алар.
- Яшьләр тырыша. Без хәзер киңәш, юнәлеш кенә биреп торабыз, - ди өлкәннәр. – Балалар китеп эшлиләр. Аларны озатып, кайтуларына вак-төяк кош-кортларны карап, ашарга пешереп куябыз.
Шәйхелмулла абый гомере буе эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Яр Чаллыда да, колхозда да күп еллар хезмәт куйган. Әлеге һөнәргә элек тә ихтыяҗ булган, хәзер дә кайсы гына тармакны алма, алтын куллы эретеп ябыштыручыларга сорау зур. “Трактор, чәчкеч, ургычларны язгы-көзге кыр эшләренә яхшылап әзерләү бездән башка гына булмый иде. Бар күңелемне биреп эшләдем. Хәзер инде өйдә генә торам, күзләрем начар күрә, операциясез дә булмады”, - ди ул.
Ә менә Миннегөл апа тумышы белән Киров өлкәсенең Шөн авылыннан. 1982 елда Шәйхелмулла абыйның бертуган энесенә тормышка чыга ул. Бер ул, бер кыз үстерәләр. Тик тигезлектә бәхетле картлык кичерү генә насыйп булмый аларга: Миннехәй абый 1993 елда авырып вафат була.
- Шәйхелмулланың үз гаиләсе юк иде. 1994 елда без аның белән никах укытып бергә яши башладык. Балалар да, оныклар да үз итә, бик яраталар аны, - ди Миннегөл апа. – Аллага шөкер, юлларыбыз да бар, газ-су өйләргә кергән, мәчеттә азан тавышлары яңгырый. Кибет юк, аның каравы “Автолавка” атнага ике тапкыр бар кирәк-яракны алып килә. Булганына канәгать булып яшәп ятабыз.
Табын муллыгы - тырышлыкта
Иске Йорт авылында яшәүче Сәгыйтовлар әнә шулай ди. Бүгенге көндә аларның хуҗалыгында сигез сыер малы бар. Өстәвенә ел саен 50 чеби, 15 үрдәк бәбкәсе алып үстерәләр икән.
- Мин – Аш-Буҗи авылы кызы. Казанда иң элек тегүче һөнәрен үзләштердем, аннары кисүчелеккә укыдым. Тегү буенча 25 ел эш стажым бар, шуның 20 елга якыны Кукмараның көнкүреш комбинатында, ательеда үтте. Иске Йорт авылы егете Зиннурга тормышка чыккач та, яраткан хезмәтемнән аерыласым килмәде. Тик менә юлсызлык, иртәнге сәгать биштә кышкы бураннарда көртләр ерып, олы юлга чыгуларның авырлыгы аркасында гына эшемнән китәргә мәҗбүр булдым. Ирем һәм балалар белән киңәшләштек тә мини-ферма төзергә, маллар асрап көн күрергә булдык, - ди хуҗабикә Фәридә ханым. – Элек тә ике сыер иде безнең. Кукмарадан арып-талып кайтканнан соң сыерларны сава, каймак аера, ә икенче көнне алып барып сата идем.
Хөкүмәттән 120 мең сум дәүләт ярдәме алгач, хуҗалыкка алты ай дәвамында торакны сафка бастыру бурычы куелды. Шулай ук ферманы мал белән дә тулыландырырга тиеш идек. Без таләпләрнең барысын да үтәдек. Бүгенге көндә, шөкер, мөгезле эре терлекләр саны 17гә җитте. Шуларның сигезе - сыерлар.
Яхшы кирпечләр белән торгызылган, пластик тәрәзәләр куелган торакларда гына яши хәзерге сыерлар. Ферма эчендә дә ник бер салам, чүп әсәре чәчелеп ятсын.
- Фәридә апа, барысына да ничек өлгерәсез? - дим.
- И-и-и, хөкүмәт эшенә барасы булмагач нәрсәсе бар инде аның?! Иртәнге сәгать дүртенче ярты-дүрттә йокыдан торабыз да көне буе малкайлар янында кайнашабыз. Иртә торып, соң ятсаң, бөтенесен бушка ашыйсың, дигән бит берәү. Нәкъ шулай дип көлешәбез инде. Сыерларны мин ике аппарат белән савам. Ә инде әзер продукцияне – сөт, эремчек, каймак, корт – кем нәрсә тели, заказлар буенча даими клиентларыбызга илтеп бирәбез, - ди ул. – Иптәшем Зиннур күп еллар күмәк хуҗалыкта эшләгән иде. Соңгы 16 елын Кукмара янгын сүндерү частенда хезмәт куя. Эше график белән булгач, бар эшне бергәләп башкарабыз. Улыбыз Рифнур - Балтач районының янгын-коткару часте начальнигы. Пенсиягә чыккач, гаиләм белән авылга кайтам, ди. Шуның өчен аңа яңа йорт салып куйдык. Кызыбыз Гүзәл Казанда эшли. Балалар белән һәрчак горурланып яшәдек. Буш вакытлары булу белән булышырга гына торалар. Алга таба да куанычларын күрергә язсын.
Сәгыйтовларның үз җир кишәрлекләре бар. Җәйнең коры килүенә карамастан, быел да терлекләргә азыкны мулдан хәзерләгәннәр. 30 төргәк печән, 18 трактор сенаж салганнар, солы һәм арпа да шактый күләмдә җыеп алынган.
- Комбайннан кала барлык төр техникабыз да бар. Трактор, сука, тырма, печәнне төргәкли торган җайланма дисеңме... Шуның өчен ничекләр генә кеше яллап эшләтик икән инде, дип борчылмыйбыз, - ди алар. – Ялкауланмасаң, тырышсаң, мал асрап акча эшләп һәм менә дигән итеп яшәп була.
Клубның буш торганы юк
Иске Йорт авылындагы 56 еллык тарихы булган мәдәният учагын да читләп узмадык. Биредә клуб мөдире булып Энҗе Зәйнетдинова эшли. Бина тыштан бик боегып кына утырса да, эчендә җанлылык сизелә: бар җирдә чисталык, стеналарга тиешле мәгълүмати такталар куелган, музыка уйнап тора.
- Мин клуб мөдире булып 2019 елдан эшлим. Аңарчы почтада, башлангыч мәктәптә пешекче булып хезмәт куйдым, - ди ул. – Үзем Кукмара егетенә кияүгә чыксам да, авыл җанлы булуым туган ягыма тартып кайтарды. Иптәшем Илшат белән авылда өй сатып алдык, аны зурайттык. Улыбызга инде 17 яшь, Кукмара аграр көллиятендә укый, ә кызыбыз - 6 сыйныф укучысы. Клубка мөдир кирәк булгач, әлеге эшкә алындым. Хезмәтемне бик яратам. Биредә алты берләшмә эшли. Җыр, бию, оста куллар, нәфис сүз, рәсем ясарга яратучылар, сәламәтлек төркемнәренә балалар да, өлкәннәр дә йөри. Төрле бәйрәмнәр үткәрәбез, дискотекалар да була. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре, Зур Кукмара клубында эшләүче коллегалар да гел ярдәм итәләр, киңәшләрен бирәләр. Тик менә клубның иске булуына гына борчылам. Түбәсеннән су үтми әлегә, әмма кайчагында түшәмнән балчык коела. Киләчәктә 50 урынга исәпләнгән мәдәният йорты төзелсә, без анда тагын да ялкынланып эшләр һәм иҗат итәр идек.
Энҗе Бөтенроссия халык санын алуда да катнашкан. “Иске Йорт һәм Янсыбы авылларын йөреп чыктым. Каршылыклар булмады, һәр кеше сорауларга җавап бирде”, - ди ул.
XVIII гасырда, XIX гасырның беренче яртысында биредә яшәүчеләрне дәүләт крестьяннары катламына кертәләр. Алар башлыча җир эшкәртү, мал асрау, урман кисү, балта остасы, йон тетү, бау үрү эшләре белән шөгыльләнгән.
Авылда 1859 елда – 309, 1897дә – 484, 1908дә – 599, 1920дә – 632, 1938дә – 593, 1949да – 411, 1958дә – 403, 1970тә – 358, 1979да - 305, 1989да 201 кеше яшәгән.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев