Иске Юмья авылыннан Вячеслав Гордеев: Нәрсә саклаганны үзебез дә аңламадык
26 апрель – Халыкара радиация һәлакәтләрен һәм катастрофаларын бетерүдә катнашучылар һәм анда вафат булган корбаннарны искә алу көне
Иске Юмья авылыннан Вячеслав Гордеев Ватан алдындагы бурычын иң куркыныч, радиацияле нокталарның берсе саналган Казахстандагы Семипалатинск атом-төш полигонында үти. Әмма яшь егет бу вакытта аның нинди куркыныч булуы турында күз алдына да китерми.
Вячеслав Ивановичның тормыш юлы бик аяныч һәм кызганыч, язмыш аны бала чагыннан ук шактый сынаган. Тик ул бу турыда бер дә уфтанмый, бүгенге көненә рәхмәтле булып, тормыш иптәше белән тигезлектә, кызлары Оля, уллары Артемның, оныкларының уңышларына куанып гомер итә.
– Әнием Ольга һәм әтием Иван икесе дә шушы авылныкы булганнар. Җиде балага гомер биргәннәр. Мин гаиләдә алтынчы бала булып туганмын. Тик биш яшьлек вакытымда әни әшәке авырудан үлеп киткән, ә өченче сыйныфта укыганда, авариягә очрап, әти һәлак булган. Әтинең вафатыннан соң, аның икенче хатыны – үги әни – энем белән икебезне Нократ Аланы районының Ямное поселогындагы интернатка җибәргән. Калган балалар мөстәкыйль булганнар, үзләрен үзләре карый алганнар, күрәсең, алар төрлесе-төрле якка таралышканнар. Бөтен кешене шулай чыгарып җибәреп, үги әни бу йортта үзенең кызы белән яшәп калган. Аның янында якты чырай булмаса да, туган йортка кайтасы килгәндер инде, интернаттан берничә тапкыр качтым, әмма тотып, барыбер шунда кире кайтаралар иде. Бүгенге көндә әлеге интернат ябылды, шулай да анда бергә яшәгән иптәшләр белән әле дә аралашып торабыз, – диде ул, балачагын хәтерендә яңартып.
Вячеслав Ивановичның Рязань өлкәсенә укырга киткән абыйсы була. Бервакыт ул төп нигезенә кайткач, бертуганнарының калмавына бик гаҗәпләнә, шуннан соң “әни” кешене бу йорттан чыгарып җибәрә. 8 сыйныфка кадәр интернатта яшәгән Вячеславны Катя апасы кире туган йортларына алып кайта. 9-10 сыйныфларны инде ул Ош.Юмья мәктәбендә тәмамлый. 1986–1988 елларда егет армия сафларында хезмәт итә.
– Бер атна поездда бардык, әмма кайда барганыбызны белмәдек, башта Семипалатинск шәһәрендә карантин уздык. Аннары атом полигонына алып киттеләр. Ул коры далада урнашкан, якын-тирәдә бер агач, бер тереклек тә юк, бушлык иде. Без анда казармаларда яшәдек, ә полигонга автобус белән йөрттеләр. Яхшы ашаттылар. Шәһәр ерак булгач, читкә чыгып йөрмәдек. Шунда үзебезнең кибет бар иде. Сигез тиенгә кабартмалар сатып алган истә. Ике ел буена бер тапкыр да вакытлыча ялга кайтмадык, – диде әңгәмәдәшем.
Солдатлар колонналар узган вакытта полигонда сакта торалар (оцепление), каравылга йөриләр. Дөресен генә әйткәндә, нәрсә саклаганыбызны үзебез дә аңламадык, ди Вячеслав Иванович. Анда зур мичкәләр булганын хәтерли, әмма аларга нәрсә салынганын белми. Барысы да бик яшерен була. Хәтта хезмәтләре хакында биш ел сөйләргә ярамаганлыгы турында документка кул куйдыралар.
– Полигонда сынаулар җир өстендә дә, астында да алып барылды. Бервакыт шулай сакта вакытта тау ярылды, аннан куе төтен күтәрелде. Шул чакта бөтен офицерлар составы төрле якка йөгереште, без исә урында басып калдык, чөнки посттан китәргә ярамый иде. Ярый әле тау “түзде”, бу бик куркыныч иде. Ә җир өстендәге шартлауларны ерактан гына күрергә туры килде. Сынаулар вакытында дневальныйлардан кала казармадан барлык солдатларны да урамга чыгаралар иде. Җир тетри, син плацта чайкалып басып торасың, биналарда тәрәзәләр коелып төшә... Хәтта сынаулар уздырырга Америкадан да килделәр, – дип сөйләде райондашыбыз.
Яшь егетләргә нәрсә саклаганнарын да аңлатмаганнар икән, бу сынауларның радиацияле, сәламәтлек өчен зыянлы булуы турында белмәүләренә шаккатасы да юк. Хәтта аларның күпме радиация алулары да тикшерелми. Вячеслав Гордеев белән Оштырма-Юмья авылыннан Расим Шайфуллин да хезмәт итә, әмма ул мәрхүм икән инде.
– Районда үткәрелә торган чараларга йөрим, тик үземнең хезмәттәшләр белән элемтә юк. Чөнки ул вакытта адрес, телефоннарны алышу турында уйлап та карамадык, бик яшерен иде бит. Солдат альбомы ясатырга да рөхсәт булмады, значоклар да бирелмәде. Дембель алдыннан бик яхшылап тикшереп, тентеп чыгардылар, – диде ул.
Армиядән Вячеслав Ивановичны апасы Катя каршы ала. Бүгенге көндә ул, тормышка чыгып, Иске Каенсар авылында гомер итә икән. Егет башта колхозга эшкә урнаша. Аннары “шабашка”га йөри башлый, хәзер дә әлеге хезмәтен ташламый. Бәхетен ерактан эзләми: күршесе Татьяна белән тормыш кора. Алар бер-берсен белми торган булалар, клубта танышалар. Татьяна гармунчы егетне бик тиз күреп ала һәм үзенә карата. Ә Вячеслав Иванович кечкенәдән моңлы бала булып үсә. Беренче сыйныфта укыганда әтисе алып биргән “Вятка” гармунында үзлегеннән уйнарга өйрәнә. Өченче сыйныфта әтисе аңа зуррак гармун сатып ала. Мәктәпне тәмамлагач, ул хәтта Алабуга мәдәният училищесына укырга да керә, тик армия сафларына алыну сәбәпле, аны калдырырга туры килә, аннан кайткач та укып бетерү мөмкинлеге булмый. Тормыш иптәше Татьяна Сергеевна үзе дә бик матур җырлый икән, әмма моңа вакыт кына юк, ди. Бүгенге көндә ул Казандагы җиденче дәваханәдә хезмәт куя. Бәлки пенсиягә чыккач, җырлап-биеп йөрергә вакыт булыр дип елмая алар.
Тарихи чыганакларга караганда, Семипалатинск полигонында беренче сынау 1949 елның 29 августында уздырыла. Беренче бомбаның куәте ул вакытта 22 килотоннаны тәшкил итә. Ә 1949 елдан алып 1989 елга кадәр Казахстандагы бу яшерен полигонда җир өсте һәм җир астында 460тан артык атом-төш сынавы үткәрелә. Шуның нәтиҗәсендә 40 ел буена йөзләрчә мең кеше радиациягә дучар була. Элек бу турыда сөйләргә ярамаган. Дөреслек Казахстан бәйсезлек алгач кына ачыла. Һәм бары тик 1989 елда гына республика хакимияте Семипалатинск полигонын ябуга ирешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев