Иске Юмья авылында Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл-стела ачылды
Ә Иске Юмья авылыннан Бөек Ватан сугышында 232 кеше катнашкан. шуларның 147се ил азатлыгы өчен көрәштә һәлак булып, 85е генә исән-сау туган нигезләренә кайтып җиткән.
Бүген, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көндә, Иске Юмья авылында Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл-стела ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, вакытлыча район хәрби комиссары вазыйфасын башкаручы Васил Халәветдинов, Оштырма Юмья авыл җирлеге башлыгы Станислав Тимофеев һәм башкалар катнашты.
- Әлеге һәйкәл үзара салым һәм грант акчасы ярдәмендә төзелде. Бу бик кирәкле эш, чөнки без ил азатлыгы өчен көрәшкән үзебезнең геройларны белергә тиеш, - дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.
Оштырма-Юмья авыл җирлегеннән 492 кеше фронтка киткән, шуларның 295е өйләренә башка әйләнеп кайта алмаган. Бары тик 197е генә яңадан якыннарын күрү, туган як һавасын сулау бәхетенә ирешкән.
Ә Иске Юмья авылыннан Бөек Ватан сугышында 232 кеше катнашкан. шуларның 147се ил азатлыгы өчен көрәштә һәлак булып, 85е генә исән-сау туган нигезләренә кайтып җиткән. Әйе, Җиңүгә юл озын һәм авыр була. Фронтта да, тылда да һәркемнән гаять зур физик һәм рухи көч таләп ителә. Бу хакта һәркем белергә, бүгенге буын балалары, бәхетле тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнар истәлеген йөрәкләрендә саклап, үсәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев