Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Исерекләр "Татар радиосы"на һөҗүм иткән

Полиция хезмәткәрләре өч һөҗүмченең икесен тоткарлаган, берсе кача алган


28 ноябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында “Татар Радиосы” милли радиостанциясе студиясенә һөҗүм иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге радиостанциянең мөхәррире Фәрит Аймалетдинов хәбәр итте.

“Безнең радиостанциянең студиясе аерым бинада урнашмаган, арендалап тордык. Һөҗүм итүчеләрнең ачкычлары булган, алар ишекләрне үзләре ачып кергән. Минем аңлавымча, шунда кәеф-сафа корып утырганнар һәм кызык эзләп студиягә кергәннәр. Һөҗүм итү өчен алай җитди сәбәпләр юк, шуңа күрә шау-шу куптарырга кирәкми”, - диде ул.

Фәрит Аймалетдинов сүзләренә караганда, һөҗүм итүчеләр исерек хәлдә булган. Радиостанциянең техник бинасына бәреп кергән өч ир-егет аппаратурага зыян китерергә өлгермәгән. Полиция хезмәткәрләре өч һөҗүмченең икесен тоткарлаган, берсе кача алган. Хәзерге вакытта вакыйга факты буенча тикшерү эше бара.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев