Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Инвалидларга нинди ташламалар каралган?

Белешмәләр өчен телефоннар

1. Федераль ташламалардан файдаланучы инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының үз өлешенең 50 проценты күләмендә субсидия түләнә. Әлеге субсидиянең күләме норматив белән чикләнә.

2. Татарстанда халыкка адреслы ярдәм күрсәтү кануны нигезендә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга, шулай ук пенсия яшендәге эшләмәүче гражданнар белән бергә күпфатирлы йортларда яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәкләргә – 50 процент, 80 яшьтән өлкәнрәкләргә 100 процент күләмендә капиталь ремонт өчен түләүгә ташлама билгеләнгән.

3. Автомобильләр өчен инвалид билгесе бирелә.

4. Социаль җыелма: даруларга – 828,14 сум, шифаханәләрдә дәвалану өчен – 128,11 сум, тимер юл транспортында бушлай  йөрү өчен 118,94 сум каралган.

5. Торак шартларын яхшырту өчен 2005 елның 1 маена кадәр исәпкә баскан инвалидларга, инвалид балаларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына субвенция бирелә.

6. Торакка мохтаҗ булган, исәпкә 2005 елның 1 гыйнварыннан соң баскан авыр формадагы  хроник авыртулы инвалидларга торак субсидиясе бирелә.

7. Гражданин социаль хезмәтләр күрсәтүгә  мохтаҗ дип табылса, аңа социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-хезмәт, социаль-хокукый, тормыш итү эшчәнлеге чикләнгән кешеләргә коммуникатив потенциалларын үстерү максатларындагы хезмәтләр күрсәтелә. 

Белешмәләр өчен телефоннар: 2-83-94, 2-64-65.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев