Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Җиңүчегә - шампуралы мангал: Мәмәширдә яшәүче Нигъмәтуллиннар бүләк алырга гаиләләре белән килде

Моннан ике дистә ел элек алар светодиодлы лампа откан булганнар. Әле ул вакытта газетада җиңүчеләр исемлеге генә бирелә иде.

Табигать кочагында ял дип әйтүгә, учак, тәмле шашлык күз алдына килә. Саф һавада төрле ризыклар пешереп, вакытны күңелле үткәрергә яратучылар өчен без менә дигән бүләк – шампуралы мангал уйнаттык. 
Әлеге акциянең шартлары бик гади: апрель аенда район газеталарына язылган квитанцияне редакциягә җибәрергә генә кирәк иде. Исемлеккә язып куелган 289 абунәче арасыннан 194нче номер астында теркәлгән Хаҗип Нигъмәтуллинга бәхет елмайды. Һәрвакыттагыча, җиңүчене компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә ачыкладык. Газетага альтернатив рәвештә язылып, аны редакциядән үзе барып алучы кукмаралы Зоя Гусева безгә бу эштә бик теләп ярдәм итте.

Мәмәширдә яшәүче Нигъмәтуллиннарның бүләк алырга гаиләләре белән килүе икеләтә күңелле булды. 

– Квитанцияне ватсап аркылы һәрвакыт үзем җибәрәм, сез оештырган акцияләрдә бер дә катнашмыйча калганыбыз юк, – дип башлады сүзен Саймә апа. – Бүләк уйнату көне җитсә, редакциянең социаль челтәрендәге төркеменнән туры эфирның видеосын гел кереп карый идем. Бу юлы эш белән урамда йөргәнмен. Сез шалтыратканда телефонга җавап биргән киленебез Эльвина чакырып сөенеч алды.

Моннан ике дистә ел элек алар светодиодлы лампа откан булганнар. Әле ул вакытта газетада җиңүчеләр исемлеге генә бирелә иде.

– Әлеге бүләк гаиләбезгә бик кирәкле. Үзем ясаганы булса да, шампуралы мангалны алырга кызыгып йөри идем. Йортыбыз янында бакча бар. Шунда туганнар белән ял итәргә яратабыз, – диде төп йортта яшәүче, Зур Кукмарадагы инструментлар сата торган кибеттә хезмәт куючы бердәнбер уллары Искәндәр. 

Сүз артыннан сүз китеп, үзара ягымлы, бер-берсен хөрмәт итеп аралашкан яңа танышларымның тормыш юлларына да тукталдык. Беренче сыйныфта укыганда әнисе авырый башлау сәбәпле, кечкенәдән бар эшкә өйрәнеп үскән Хаҗип абый армиягә кадәр мәктәптә слесарь-электрик, армиядән соң 7 ел төзелештә, 23 ел колхозда склад мөдире булып эшли. Ә Уразай авылында туып-үскән Саймә апа кияүгә чыкканчы Тырыш, Каенлык мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларга белем бирә. Аннары Мәмәширдә озынайтылган көн төркемендә тәрбияче була, мәктәптә китапханәче эшен алып барып лаеклы ялга чыга. 

Саймә һәм Хаҗип Нигъмәтуллиннар гаилә корганнан бирле, 34 ел дәвамында район газетасыннан аерылмыйлар.

– Газета килсә, 3 яшьлек оныгыбыз Айназ яныбызга күзлек күтәреп йөгерә инде. Вакытлы матбугатны өйдә чиратлашып укыйбыз: мин иң элек – “Атна вакыйгалары”н, ә Хаҗип – “Хезмәт даны”н. Ул газетаның соңгы битендәге һава торышын гел күз алдына алып куя. Бакчадагы виноградларым өшемәсме икән дип, һәрдаим температураны күзәтеп тора. Үземә шәхсән яңалыклар, безнең як кешеләре турындагы язмалар күңелгә якын, – диде Саймә Нурмөхәммәт кызы. “Башта газетаны өстән-өстән генә карыйм да аннары һәр материалны да рәттән укыйм, берсен дә калдырмыйм”, – дип өстәп куйды гаилә башлыгы.

Ике якның да нәселләрендә мөгаллимнәр булуы да китап-газетага мәхәббәт тәрбияләгәндер. Мәсәлән, Хаҗип абыйның әтисе Хәкимулла 30 ел Мәмәшир мәктәбе директоры вазыйфасын башкарган. Физика-информатика укытучысы һөнәрен үзләштергән Искәндәр белән химия укытучысы Эльвина да әти-әниләреннән бар яктан үрнәк алып яшиләр икән.

– Бүләк отуы күңелле, бик зур рәхмәт. Район газетасын бик яратып укыйбыз. Аңа алга таба да уңышлар телибез, – дип саубуллашты Нигъмәтуллиннар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев