Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Инфекционист коронавирусның җәйге вируслардан нинди аермалы ягы булуы турында сөйләде

Җәй көне көньяктан төрле авырулар кайта.

Россиянең көньяк төбәкләреннән кайтучы туристлар өйләренә төрле вируслар, шул исәптән коронавирус та алып кайта ала, дип кисәтте табиб-инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаков, дип яза МА Татар-информ.

Sputnik радиосына биргән интервьюсында ул гадәти инфекцияне COVID-19дан ничек аерырга кирәклеге турында сөйләде.Бу хакта РИА Новости яза.
«Җәй көне көньяктан төрле авырулар кайта. Бу - энтеровирус, ротавирус, норовирус. Әгәр эчәк авыруы симптомнарына ютәл, төчкерү, тамак авыруы да өстәлә икән, бу коронавирусның омикрон штаммы булырга мөмкин. Бу очракта ПЦР-тест тапшырырга кирәк», - диде инфекционист.

«ПЦР-тест коронавирус авыруын ачыкларга ярдәм итәчәк. Анализны оператив рәвештә ясарга кирәк. Бу табибларга авыруны ничек дәваларга һәм авыру белән контактка кергән кешеләрне ничек дәваларга кирәклеген күрсәтәчәк», - дип аңлатты Евгений Тимаков Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk