Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Татарстанда 438 ветеран өстәмә түләү алачак

10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча апрель аенда киләчәк.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан түләүләрне тапшыра башлады, дип яза «Татар-информ» МА.

«10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына апрель аенда башка төр пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә киләчәк», - дип хәбәр итә Пенсия фондының матбугат хезмәте.

Безнең республикада Җиңү көне уңаеннан бирелә торган еллык түләүне 438 сугыш инвалид һәм катнашучысы алачак. Моның өчен аларга гариза язарга кирәкми. Акча Пенсия фондының территориаль бүлекчәләрендә булган мәгълүматларга нигезләнеп җибәрелә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk