Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Иммунитет формалашсын өчен коронавируска каршы вакцинаны ике тапкыр ясатырга кирәк

Вакцина составында коронавирус булмаганлыктан, прививка ясатканнан гына COVID-19 белән авырып китү мөмкин түгел.

Татарстан Республикасында COVID-19 коронавирусына каршы теләге булган һәр кешегә вакцинация үткәрелә. Бүгенге көнгә инде 50 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Иммунитет формалашсын өчен аны ике тапкыр ясатырга кирәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Шул чакта иммунитет озак вакытка формалаша. Икенче тапкыр вакцина 21 көннән соң ясала.

Белгечләрнең сүзләре буенча, вакцина кешедә була торган аденовирусның рекомбинант кисәкчәләреннән тора. Аның составындагы S-аксым протеины коронавирус тышчасында да бар. Нәкъ шуңа карата иммунитет барлыкка килә.

Вакцина составында коронавирус булмаганлыктан, прививка ясатканнан гына COVID-19 белән авырып китү мөмкин түгел.

Иммунитет формалашкан беренче чорда сакланырга кирәк: җәмәгать урыннарына бармаска, салкында туңып йөрмәскә, битлек кияргә.

Коронавируска каршы иммунитет икенче вакцинациядән соң 3 атна үткәч барлыкка килергә тиеш.

 

фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев