Ильяс ХАҖИЕВ: «Мин Кукмарадан», - диюгә күбесе: «Кайда соң ул?» - дип җавап кайтара иде
Кызганычка каршы, районыбыз, аның тарихы һәм шәхесләре турында яшьләр бик аз белә.
Күптән түгел Бөек Җиңүгә 75 ел тулды. Районыбызның батырларын искә алып, яшь буынга сөйләү – безнең максатыбыз. Алар арасында лаеклы урынны Сабир Әхтәмов алып тора. 20 июльдә якташыбызның бакыйлыкка күчкәненә алты ел булды, бу батырның исеме районыбызны мәңгегә тарихка кертте.
Казанда укып йөргәндә үз районымны, аның Татарстанда гына түгел, бөтен Россия күләмендә танылуын бүтәннәргә җиткерәсем килде. Моның сәбәбе: “Мин Кукмарадан”, - диюгә күбесе: “Кайда соң ул?” - дип җавап кайтара иде. Кызганычка каршы, районыбыз, аның тарихы һәм шәхесләре турында яшьләр бик аз белә. Моның сәбәпләренә хәзер төшенеп тормыйм, чөнки әйтәсе сүзем башка.
Беренче курстан ук уку йортында узган күп конкурсларда катнашып, туган җирем турында гел чыгышлар ясадым. Чираттагы бәйгедә “Туган төбәгемнең танылган шәхесләре” дигән темага презентация ясап тапшырдым. Анда сүзем нәкъ менә Сабир Әхтәмов хакында барды. Миңа җиңү насыйп булмады, ул кирәк тә түгел иде, иң мөһиме – туган җирем, аның шәхесләре турында белү һәм моны бүтәннәргә җиткерү.
Мәгълүмат эзләгәндә мин Манзарас мәктәбенең Сабир Әхтәмовка багышланган музеена бардым, ерак түгел аның кабере дә урнашкан. Зиратта булып кайткач, мине бер сорау борчыды.
Сабир Әхтәмов – батыр, Советлар Союзы Герое, сугыштан соң гомерен үз иленә багышлаган, балаларны рухи яктан тәрбияләп, аларда батырлык хисе уяту белән ахыргы көннәренә хәтле шөгыльләнгән кеше. Бу дөньядан киткәч, аның турында хәтер озак сакланырмы, әллә еллар узган саен аны онытырлармы? Танылган актер Сергей Бодров сүзләре шунда искә төште дә инде: “Дөнья синсез яшәвен дәвам итә. Моны аңлавы авыр, әмма мөһим”.
Беләм, күп кеше әйтер: “Ничек инде онытып булсын, мин, мәсәлән, онытмадым!” Кызганыч, без дөреслекне әйтергә куркабыз, үзебездәге ялганны танырга ашыкмыйбыз. Ә, чынлыкта, исән ветераннарны күп кеше май аенда гына искә ала, аларны хөрмәтли, аннары бу каядыр юкка чыга. Сәбәбен һәркем үзе анализларга тиеш.
Шул борчыган сорауга нихәтле җавап эзләсәм дә, аны таба алмадым. Моңа җавап юктыр да кебек, төгәлрәк әйтсәң, табуы авыр...
Ильяс ХАҖИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев