Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Илнур Хәев: Күңелем белән һаман полициядә

Манзарас авылында яшәүче Илнур Васыйл улы 26 ел буе хокук саклау органнарында эшләгән.

Югары Өскебашта туып-үсеп, бүгенге көндә Манзарас авылында яшәүче Илнур Хәевның милициядә эшләвен белгәч, күпләр аңа: «Тапкансың эш», - дип әйтә. «Әмма мин беркайчан әлеге хезмәтне сайлавыма үкенмәдем. 26 елның узганы хәтта сизелмәде дә», - ди бүгенге көндә отставкада булган полиция майоры. 

...1986 ел. Армиядән кайтып, документын алырга паспорт өстәленә килгән япь-яшь егетне бүлекчәнең ул вакыттагы начальнигы Газинур Шакиров милициягә эшкә чакыра. 

 - «Юк ла, сез нәрсә инде, эш бетмәс, минем бер дә форма, кирза итек киясем килми», - дип каршы килүем хәзер дә истә. Кайтып ул турыда әтигә сөйләвем генә булды, авыз ачып сүз дә әйттермәде - чакырган җиргә барасың! Шулай итеп, мин берничә көннән милиция ишеге төбендә идем. Документларны тапшырып, хезмәт иткән урынымнан тиешле белешмәләр алып, медицина комиссиясе узганнан соң, 1987 елның 1 мартында приказ килде. Мине ведомстводан тыш сак бүлегенә билгеләделәр, - ди Илнур Васыйл улы, хезмәт юлы башлаган вакытларын хәтерендә яңартып.

Урамнарда, җәмәгать урыннарында тәртипне тәэмин итү, барлык оешма-предприятие, банк, кибетләрнең иминлеге ведомстводан тыш сак бүлеге карамагында була. 

 - Берничә елдан каравылчыларны сигнализация һәм пультлар алыштырды, һәм эшебез азмы-күпме җиңеләйде, - ди Илнур Хәев. – «Чәй йорты» ашханәсе янындагы бакча эчендә общепитның складлары бар иде. Бервакыт төнлә белән шунда йөкче булып эшләүче ир кеше склад ишеген каерып эчкә үтмәкче була. Мин - төнге дежурда. Сигнализация эшли башлауга, тиз арада урынга ашыктык. Хәтта һавага бер тапкыр кисәтү рәвешендә атарга да туры килде. Куркудан йөзләре агарган ирне тоткарлап бүлеккә алып килдек. Коралны үз гомеремдә беренче тапкыр әнә шунда кулландым. Шөкер, башка кирәге чыкмады.

Илнур Хәев, 2001 елдан башлап, 13 ел дәвамында участок инспекторы вазыйфасында Березняк, Ятмас-Дусай, Өркеш, Түбән Үрәс, Пычак һәм Манзарас җирлекләренә керүче авылларга хезмәт күрсәтә. Кул астында машина юк. Шуның өчен маршрут автобусы, юлда очраган техникаларга утырып, участокларга иртән чыгып китәләр дә, хуҗалык рәисе, җирлек башлыгы, ферма мөдире, мәктәп директоры, авыл халкы белән аралашып, кисәтү әңгәмәләре уздырып, кичке якта гына әйләнеп кайта торган була алар. 

- Проблемалар туганда, урында хәл итәргә тырыша идек, - ди әңгәмәдәшем. – Җинаятьләр хәзерге белән чагыштырганда күбрәк тә булгандыр әле ул чорларда. Фермалардан маллар, төрле кирәк-ярак, кабельләр, хуҗалык техникаларының запас частьларын урлау дисеңме... Исерткеч эчемлек кулланучылар да бихисап. Тулы булмаган гаиләләрне дә онытырга ярамый. Клуб мөдирләре белән гел бергә эшләдек. Мәдәният йортларында оештырылучы дискотекаларны да калдырмый, шимбә-якшәмбе барлык авылларны да бер кат әйләнеп кайта идек. Чөнки үз күзләрең белән күргәч, теге яки бу җирлектәге ситуацияне дә контрольдә тоту күпкә җиңел. Кызганыч, хәзерге полиция хезмәткәрләре кәгазь эшенә кереп чумдылар, аларның халык янына чыгарга вакытлары калмый да диярлек. Заман таләбе бит, бернишләп булмый.

Хезмәт чорында кызганыч та, елмаеп искә ала торган хәлләр дә булмый калмый. Илнур абыйның күңел букчасында да бик күп алар.

 - Полициядә төрле акцияләр еш уздырылып тора. «Алкоголь» операциясе барышында хезмәттәшем Рәүф Фәләхов белән бер авылга барырга туры килде, - дип башлады ул сүзен. - Суррогат аракы белән сәүдә итүчене дә беләбез, әмма кулыннан тотмагач, гаеп ташлап булмый бит. Инде нишләргә?! Шактый гына йөргәннән соң, кибет тирәсендә бер сәрхушне очраттык. «Әйдә, безгә булыш әле, буш итмәбез», - дибез. Баштарак: «Юк, юк, миннән була торган эш түгел, үз авылдашым бит», - дип карышса да, соңыннан ризалашты. Акча бирдек тә өйгә кереп китте һәм бераздан товар белән чыкты. Алдан сөйләшенгәнчә, тоткарладык та өчәүләшеп сатучы хуҗа янына кердек. Беребез аңлатма ала, икенчебез акт яза дигәндәй... Шулай әкрен генә өстәл янында утырганда, сәрхушнең теле ачылып китмәсенме?! «Син монда начар аракы сатып ятасың, өстәвенә кыйммәт. Әз генә акча җитмәсә дә бирмисең», - дип, хуҗа кешене ачуланыпмы-ачулана бу. Аннары як-ягына каранды да, тиз-тиз генә идән астына төшеп, ике әрҗә суррогат аракы алып менеп, «шап» итеп өстәлгә куйды. Барысын да алып киттек, аны саткан кешегә, әлбәттә, штраф түләргә туры килде. Шуннан соң башкача ялган аракы белән эш итмәде ул.

Милициянең элеккеге бүлек җитәкчесе Рифкать Хәйретдинов, кадрлар бүлеге начальниклары Дамир Гаязов, Василий Антипов, бик күп яшьләргә остаз булган Рашит Нигъмәтуллиннарның вафатына да инде шактый еллар икән. «Рәхмәтем аларга дога булып барып ирешсен, - ди Илнур Васыйл улы. - Шулай ук Газинур Шакиров, Илһам Сабитовка да хөрмәтем чиксез. Бүгенге көндә шәхси сак предприятиесендә эшләсәм дә, күңелем белән мин һаман полициядә. Ватсап мессенджерында үзебезнең ветераннар төркемен булдырдык, шуның аша аралашып торабыз, районда булган җинаятьләр турындагы хәбәрләрне, һәр вакыйганы күңелдән уздырып анализлыйбыз». 

Әңгәмәдәшем – гаиләсендә кайгыртучан ир, үрнәк әти дә. Тормыш иптәше Гыйльминур ханым белән алар ике улга гомер бирәләр. Кукмара районы Гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы урынбасары булып эшләүче Газинурлары өйләнгән, Алсу белән ике бала үстерәләр. Рифнурлары исә металл савыт-сабалар заводына урнашкан. «Милициядә эшләгән чорда улларымның үскәнен күрмәдем дә диярлек, - ди Илнур абый. – Хәзер, Аллага шөкер, гаиләмә, оныкларга вакыт күп кала. Олыгаеп барганда, анысы аеруча мөһим».

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk