Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Илфат Гарипов: «Якташыбыз Илдус Габдрахманов - безнең көтеп алынган кунак»

Авыл җанлы, кешелекле, ярдәмчел. Бу сүзләр Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов турында.

Җирлекләрне халык яшәтә, диләр. Бүген туембашлыларның заманча, мул тормышта гомер итүенә кемнәр генә сокланмас икән? Авыл уртасындагы мәһабәт дин йортыннан әйләнә-тирәгә моңлы азан тавышы тарала, әкияти балалар бакчасыннан сабыйларның шат авазы ишетелә, мәдәният йорты да үзенең икенче яшьлеген кичерә…

Туембашта нинди генә эшләр башкарылса да, аларның башында якташлары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахмановның нык терәге, булышлыгы сизелә. Аның кебек үзенең туган ягы, гомер иткән нигезе өчен җан атып торган шәхесләр барында сүнеп барган авыллар да яңадан кояш булып кабынырга мөмкин.

Шушы көннәрдә ул үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Кай арада алтмыш ел гомер сизелми генә үтеп киткән, диген. Әлеге вакыт аралыгында тормышта зур җиңүләр дә, кечкенә борчу-шатлыклар да бик күп булгандыр.

Илдус абый гади авыл гаиләсендә дөньяга килеп, әнисе Раҗия апаның бердәнбер, кадерле улы булып үсә. Башта Туембаш башлангыч, аннан Мәчкәрә урта мәктәбендә белем ала. Ике ел гомерен Ватан алдындагы бурычын үтәүгә багышлый. Ә армиядән кайтканнан соң, укуын авыл хуҗалыгы институтында дәвам итәргә була. Яшь белгеч хезмәт юлын «Татарстан» хуҗалыгында бригадир буларак башлап җибәрә һәм озакламый «Дружба»га рәис итеп билгеләнә. Әлеге хуҗалыкта эшләү дәвамында ул үзен алдынгы карашлы, туры сүзле, гадел җитәкче итеп таныта. Бүгенге көндә дә җирлек халкы Илдус абыйны матур хатирәләр белән генә искә ала.

«Илдус Харис улы “Дружба” хуҗалыгына 1986 елның декабрь аенда килде. Аның энергиясе ташып торган яшь ир-егет чагы иде. Минем Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгы булып торган вакытлар бу. Аның белән ун ел бергә иңгә-иң куеп эшләргә туры килде. Әлеге еллар күңелдә якты истәлек булып уелып калды, чөнки без бик килешеп, аңлашып, тату  эшләдек. Нинди дә булса сорау буенча аның “юк” дип кире борып чыгарганын, ярдәм итмичә калганын хәтерләмим. Әле дә исемдә: ул елларны җирлектәге физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне Казанга дәваханәгә йөртергә туры килде. Илдус Харис улы һәрвакыт техника белән тәэмин итте. Аларга печән, салам, утынын бирде. Шулай ук җирлекнең төрле авылларыннан ундүрт ятимне, туганнары, якыннары белән сөйләшеп, приютларга җибәрмичә саклап кала алдык. Әлеге егет-кызлар тәртипле-тәрбияле булып үстеләр, бүгенге көндә һәрберсенең үз гаиләсе бар. Алар әле дә очраган саен рәхмәт әйтеп искә ала. Бу эшне дә хуҗалык җитәкчесенең ярдәменнән башка эшләп булмас иде. Кашкарадан сугыш инвалиды Михаил Волков фермада яшәде. Шул елларны аның торак мәсьәләсен хәл иттек, фатир бирдек. Илдус Харис улы: “Син үзеңнең күз алдындагы проблемаларны беләсең - әйт йомышыңны”, - ди торган иде. Мин исә ул ышанып тапшырган эшне төгәл үтәргә тырыштым. Шуңа күрә җирлек башлыгы буларак ирешкән уңышларны Илдус Харис улы белән килешеп эшләү нәтиҗәсе, дип саныйм. Ул рәислек иткән чорда хуҗалык та алга китте: сөт җитештерү үсте, кырлардан югары уңыш җыеп алынды. Фермада, җирлекләрдә тәртип урнашты, милләт аеру булмады, һәркем кеше буларак кадерле иде. Ул яшь булуына карамастан, олыны олы итә белде», - диде Поч.Кучук җирлегенең башлангыч ветераннар советы рәисе Равил Кәримов.

Район башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкарган вакытта ул Кукмараның үсеше, киләчәге өчен күп көч куя. Шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булып эшли башлагач та, туган якларын онытмый, һәрвакыт ярдәм итә. Илдус абый Туембашка даими кайта, төп йортның җылысын, әнисенең якты истәлеген күз карасыдай саклый.

Туембашның аерым җирлек булып формалашуы да Илдус Харис улының тәкъдиме белән эшләнә. Ул авылдашларының бер гади генә белешмә кирәк булса да, автобуска чыгып, машина яллап, Күкшелгә хәтле баруларын күреп борчыла. Һәм 1997 елны Чуллы, Туембаш авыллары аерым җирлек булып формалаша.

«Ул елларда безнең авылларның торышы бик начар иде: газ, су, юл юк, яшьләр читкә китү ягын карый. Ә соңгы егерме ел эчендә Илдус абыйның теләктәшлеге, булышлыгы белән җирлегебез күзгә күренеп үзгәрде: “Чиста су” программасы нигезендә ике авыл да сулы булды, яңа мәчет төзелде, чишмәләр, күперләр, юллар төзекләндерелде. “Тойма” җәмгыяте базасында өстәмә эш урыннары булдырылды, үткән ел гына да егерме сигез кеше җиләк теплицасында хезмәт куйды. Алга таба ул тагын да зурайтылыр дип ышанабыз. Әлеге эшләрнең нигезендә хөрмәтле Илдус Харис улының урыны билгеләп бетергесез. Чөнки без нинди генә йомыш төшсә, нинди генә мәсьәләне хәл итәсе булса да, аңа таянабыз. Ул үзе дә җирлек җыеннарында катнаша, депутатлар белән киңәшмәләр, мәчеттә ел саен ифтар мәҗлесләре үткәрә. Авылда Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл дә  – Илдус абыйның хезмәте. Якташыбыз – бәйрәмнәрдә дә көтеп алынган кунак. Әле күптән түгел генә “Кышкы спартакиада” оештырдык, җәйгә чыксак, Сабантуйлар гөрләп уза. Без шундый киң күңелле, авыл җанлы якташыбыз булу белән чын йөрәктән горурланабыз. Алга таба да шулай матур итеп, киңәшләшеп, бергә-бергә эшләргә, яшәргә язсын», - диде Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов.

Хезмәтенә - хөрмәт

Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре.

«Казанның 1000-еллыгы истәлегенә», «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен», «Фидакарь хезмәт өчен», «Казан шәһәрендәге 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек, «Россия агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен» алтын медале, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев