Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ике сугыш кичкән бабам

Шәмәрдәнгә ипигә менгән вакытта бабам гел үзе белән сөйләшә иде. Бервакыт мин аннан “Бабай, син гел кем белән сөйләшәсең?” дип сорап куйдым. Ул мина: “Кызым, син мине бүлдермә, тыңлап кына бар, мин зур кеше – командирым белән сөйләшәм”, – дип җавап бирде.

Минем бабам Нигъмәтҗанов Гыйлемҗан Нигъмәтҗан улы 1899 елның 15 апрелендә Югары Шәмәрдән авылында туа. Бабамның яшьлеге илдә революция елларына һәм гражданнар сугышы вакытына туры килә. Ул 1918 елда гражданнар сугышына алына. Бабамның сөйләве буенча Блюхер армиясендә ак гвардияче Деникинга каршы сугышалар. Бабам Блюхерны минем командирым, дип яхшы яктан, ихтирам белән гел телгә ала иде.

Шәмәрдәнгә ипигә менгән вакытта бабам гел үзе белән сөйләшә иде. Бервакыт мин аннан “Бабай, син гел кем белән сөйләшәсең?” дип сорап куйдым. Ул мина: “Кызым, син мине бүлдермә, тыңлап кына бар, мин зур кеше – командирым белән сөйләшәм”, – дип җавап бирде. Без күп вакытлар бабай белән бергә йөрдек, мин башка бабайның сүзен булдермәдем, тыңлап кына йөрдем.

Гражданнар сугышына бер гасыр булганда, күңелемдә бабайның сөйләгән истәлекләре кабат яңарды. Ул атлы армиядә хезмәт итеп, ачлы-туклы чаклары еш булган. Иптәшләре дә, атлар да бик күп кырылган. Шул вакытта аларны ачлыктан Блюхер коткарып калган. Ул аларга үлгән атны тунатып, казан астырырга боера. Без ит ашап исән калдык, дип, безгә кич утырырга килгән иптәшләренә күз яшьләре белән сөйли иде.

Бабамның тагын бер истәлеге: гражданнар сугышында бер абзыйдан “Ямщик”  җырын өйрәнеп кайтып, шуны гел җырлап йөрде. Әлеге җырны күп еллардан соң “Казан егетләре” төркеме башкаруында ишетеп, телсез калдым.

Сугыштан кайткач, бабам колхоз төзүдә катнашкан, колхозда эшләгән. 1942 елда сугышка китә, пулеметчик булып сугыша. Бабамның язмалары әле дә кадерле ядкәр булып саклана. Бер кулының җилкәдән алып беләзеккә кадәр бернинди сөяге дә юк, бары тире генә, ә кул бармаклары исән иде. Ләкин шул гарип кулы белән дә күпме эшләр башкарды. Аңа бер дә җиңел булмагандыр, чөнки башында мина ярчыклары, аякларында яралар күп иде. Сугыш яраларыннан бабам рәтләнмичә, 1968 елда бакыйлыкка күчте. Быел аның үлгәненә ноябрьдә 50 ел була. Бабам Югары Шәмәрдән зиратында җирләнде.

Нигъмәтҗан бабайның җиде баласы була: биш малай һәм ике кыз. Ватан сугышына биш малае да китә, икесе яу кырында ятып кала. Өчесе сугыш яралары белән исән-сау авылга әйләнеп кайталар. Шуларның берсе – минем бабам Гыйлемҗан.

Менә шундый михнәтле дә, данлы һәм шанлы да тормыш юлы үткән минем бабам. Әле бу сугышның бер мизгеле генә, бабайның сөйләве буенча истә калганы гына бит.        

Ясирә САДЫЙКОВА, Ядегәр авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев