Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ике җиңел машина бәрелешкән: бер кеше үлгән һәм икесе зыян күргән

Башлангыч фаразлар буенча, «Лада Приора» автомобилен йөртүче 58 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлек сайламыйча каршы як полосага чыга

Лаеш районында «Лада» һәм «Фольксваген» капма-каршы бәрелешеп бер кеше үлгән һәм икесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Алдагы көнне 15.05 сәгатьтә Саескан Тавы - Шәле автомобиль юлының 15нче чакрымында, башлангыч фаразлар буенча, «Лада Приора» автомобилен йөртүче 58 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлек сайламыйча каршы як полосага чыга һәм «Фольксваген Поло» автомобиле белән бәрелешә», – дип сөйләделәр ЮХИДИда агентлыкка.

Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип фаразланган кеше алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Чит ил машинасының имгәнгән 29 яшьлек йөртүчесе һәм «Ладаның» төрле җәрәхәтләр алган 53 яшьлек пассажиры хастаханәгә озатылган.

Фото: Республиканская Госавтоинспекция

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X