Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ике дус

Үпкәләрне онытырга һәм кылган яхшы гамәлләрне күңелеңдә сакларга өйрән

Чүлдә баручы ике дус бервакыт бәхәсләшәләр, һәм берсе икенчесенең яңагына суга. Рәнҗетелгәне бер сүз дә әйтми, бары тик комга “Бүген иң якын дустым яңагыма сукты” дип язып куя. Соңыннан алар юлларын дәвам итәләр, оазиска җиткәч, су коенып чыгарга уйлыйлар. Кимсетелгәне чак батмый кала, аны дусты коткарырга өлгерә. Аңына килгәч, ташка “Бүген иң якын дустым гомеремне саклап калды” дип чокып куя. 

Яңакка суккан дусты: “Ни өчен мин сине кыерсыткач – комга, ә хәзер ташка язасың?” - дип сорый.

- Кем дә булса безне рәнҗетсә, җилләр очыртсын өчен – комга, ә эшләгән яхшылык эзсез калмасын, җил-давыллар югалтмасын өчен ташка тамгаларга кирәк. Үпкәләрне онытырга һәм кылган яхшы гамәлләрне күңелеңдә сакларга өйрән, - дип җавап кайтара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев