Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Игътибар! Апрель башында Кукмарада хәбәр итү системасын тикшерү үткәреләчәк

Хөрмәтле райондашларыбыз, тынычлык саклавыгызны һәм хәбәрне игътибар белән тыңлавыгызны сорыйбыз

“2019 елның 2-3 апрелендә региональ, җирле һәм локаль хәбәр итү системаларын, шул исәптән Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу яки килеп чыгу куркынычы янау турында ашыгыч рәвештә халыкка хәбәр итүнең комплекслы  системасын тикшерү турында”гы республика гражданлык оборонасы җитәкчесе карары нигезендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә хәбәр итү системасын тикшерү үткәреләчәк.

Тикшерү вакытында район территориясендә стационар сирена җайланмалары һәм махсус транспорттагы каты тавышлы сигнал бирү җайланмалары кабызылачак, сигналлар идарә органнарына җиткереләчәк, шулай ук телефоннарга СМС-хәбәрләр җибәрелергә, телерадиотапшыру челтәрләре аша хәбәр ителергә мөмкин. Хөрмәтле райондашларыбыз, тынычлык саклавыгызны һәм хәбәрне игътибар белән тыңлавыгызны сорыйбыз.

Гражданлык саклану идарәсе

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев