Яшәсен бәрәңге (хикәя)
Бервакыт Сәрбиҗамал бройлер чебиләрен эшкәртеп бирергә икенче як күрше иренә әйткән иде. Аның хатынының ярыктан күзәтеп торуын күргәч, әллә нишләп китте. – Әй күршекәем, аннан интегеп карап торганчы, әйдә, булышырга кер, яңа пешкән коймагым да бар, чәйләп алырбыз, – диде.
“Рәхәт замана килде”, – дип шатлана-шатлана, Сәрбиҗамал күршесе белән чәй эчәргә утырды.
Мич әйберсе пешергән саен диярлек күршедә яшәүче ахирәтен чәйгә эндәшми калганы юк аның. Менә бүген дә бәрәңге пешереп, аңа ак эремчек, акмай салып төйде дә, камыр җәеп, пәрәмәч пешерде. Чәйләп алганнан соң, күршесенә күчтәнәчен дә биреп озата чыкты.
Әнисеннән калган йола буларак, һәр җомгада тәмле камыр әйберсе пешерми калганы юк аның.
Әти-әнисе ахирәткә киткәнгә дә шактый еллар узды. Үзе дә инде картая бара. Ләкин картаям дип әйтүчегә ул һәрвакыт:
– Карт аю урманда гына яши, – дип җавап бирә.
“Сәрбиҗамалеттәй, сиңа ничә яшь?” – дип сораучыга: “Йөрәгем унсигездә, халәтем кырыкта, ә калганын үзегез белегез”, – дип җаваплый да куя.
Сүзгә тапкыр, һәрчак шат күңелле булуы аны картайтмаган да шикелле. Ир көйләп, бала карап, усал биемнәр белән яшәмәгәнгә дә яшь күренәдер.
Сәрбиҗамал – барлык гомерен колхозга багышлаган кеше. Алдынгы сыер савучы булып эшләгән еллары, хезмәте авыр булса да, яшьлек белән әллә ни сизелмәгән дә икән ул. Әйе, күңелле яшьлек еллары, Мактау тактасында торган вакытлар... Авылның кайбер кызлары көнләшеп тә куялар иде үзеннән.
Артыннан йөрүче егетләрнең күбесе шәһәрдә яшәүне кулай күреп, авылда калмадылар. Колхозда барлык кешегә дә эш җитми бит, күп итеп мал асрап торсаң гына инде.
Сәрбиҗамалның авылдан китәсе килмәде. Әтисе вафатыннан соң әнисе дә авырый башлады. Аны тәрбияләп, шактый еллары узды. Шулай яши торгач, карт кыз булып калды. Яшьтәш егетләре – өйләнеп, ә иптәш кызлары кияүгә чыгып киттеләр.
Әти-әнисенең йорты да искереп, бүрәнәләре чери башлады. Аңа алдынгы сыер савучы буларак, колхоз шыңгырдап торган нарат агачларыннан кечкенә генә булса да өй салырга булышты. Агачын колхоз бирде, ә эшләтүенә үзенең җыйган акчасы җитте.
Яңа өй яңа өй инде. Тәрәзәләргә өр-яңа пәрдәләр элде. Аның тәрәзә төбендәге гөлләре шау чәчәктә утырды. Гөлнең яшь үсентесен сорап килүчеләрне дә буш чыгармады.
– Гөлләрегез белән сөйләшегез. Алар сөйләшкәнне ярата, – ди иде.
Яңа өй булгач, анда яшәве дә рәхәтрәк кебек тоелды. Авылда бар кешенең өенә су кергән. Ә Сәрбиҗамал колонкадан ташый. Урамдагы колонканы да аның өчен генә калдырдылар.
Ахирәте әллә ничә тапкыр: “Өеңә су кертәсең бар”, – дип әйткәләде. Аның сүзен тыңлап, Сәрбиҗамал су кертү остасы Мансур янына китте.
– Мансур улым, сиңа гозерем бар, минем өйгә су кертеп бир әле, – диде ул.
Билгеләнгән көнгә Мансур, кирәк-яракларын, тимер торбасын алып, су кертү эшенә тотынды. Җирне казып, торбалар сузып, өйгә су килә башлаганчы, атна-ун көн узды. Өеңдә су булу үзе зур байлык та, олы шатлык та икән бит. Краннан су алган саен рәхмәт өстенә рәхмәт укыды ул.
– Сәрбиҗамалеттәй, акчаң җитәрлек булса, чокыр казып, юынган суыңны да шунда ага торган итик, – диде Мансур. – Картлык көнеңдә урамга чиләк белән су түгеп йөрмәссең.
Акчаның никадәр кирәклеген сорашканнан соң ризалашты.
– Акчам җитә икән бит, – дигән булды. – Әнә ахирәтнең суы керә дә, чыга да. Минеке дә шулай булсын.
Тик шунысы гына гаҗәп: суга кергән өчен дә, канализациягә аккан өчен дә түләү бар икән. Суга счетчик куярга куштылар, чөнки анда түләү килми. Сәрбиҗамал счетчик куйдырды.
– “Чүтчиге” дә булды, – дип сөенде ул.
Өенә газ да керттеләр. Гомер буе брикет, ташкүмер, утын ягып чиләнгән иде. Тагын рәхәткә тиештем бит дип, очраган бер кешегә әйтә бирде.
Берәрсенең ирен эшкә чакыра керсәң, хатыны ун әйләнеп чыга. Янәсе, ялгыз хатын белән әллә нишләп ятмыйлармы. Сәрбиҗамал аның ишеләрне белмәде, гомере эш белән үтте. Ялгызы үз өе белән яшәүләре җиңелләрдән булмады. Бакчасын да кешенеке шикелле гөл итеп тотты, кош-кортын да асрады.
Бервакыт Сәрбиҗамал бройлер чебиләрен эшкәртеп бирергә икенче як күрше иренә әйткән иде. Аның хатынының ярыктан күзәтеп торуын күргәч, әллә нишләп китте.
– Әй күршекәем, аннан интегеп карап торганчы, әйдә, булышырга кер, яңа пешкән коймагым да бар, чәйләп алырбыз, – диде.
Күзәтеп торган хатын иреннән шүрләпме, песи шикелле йомшак басып юкка чыкты.
Менә шундый көннәрдә ул ялгыз калуы өчен бик нык уфтана иде. Уфтансаң да, уфтанмасаң да, гомер узган. Бу яшьтә парлашып яшәп китү һич мөмкин түгелдер.
Алай дисәң, парлашканнар да юк түгел. Әнә Фазылҗан бабай кызы Хәдичә унга барды, уннан кайтты. Унга барам, уңганчы барам, дигәндәй, ахырда бер кара халыктан булган ирне йортка кертте. Ул бик тырыш кеше булып чыкты. Йорт-җирен курчак өе шикелле итеп куйды. Картлык көннәрендә бер-берсенә иптәш булып, чөкердәшеп яшәп яталар.
– Минем холкым андый түгел шул, үлгәнче ялгыз яшәрмен инде, – дип уфтанды Сәрбиҗамал.
Менә бер көн түләү квитанцияләре килде. Сәрбиҗамал пенсиясен кулына алды да:
– Монысы – утка, монысы – суга, монысы – газга, монысы – чүпкә, монысы – даруга, – дип бүлеп куйганнан соң, ашарга дигәне аз гына калды. – Ярар, алдагыларына түләрмен. Әйтмәгәнне кем белә, ачмаганны кем күрә, дигәндәй, ашадыңмы дип, авызымны ачып карамаслар әле.
Менә шулай бөтен гомерен колхозда эшләп үткәргән Сәрбиҗамалның пенсиясе “ташка үлчим” генә иде.
– Алдагы айларда газны киметеп тотармын, утны да сүндергәләрмен, иртәрәк ятарга туры килер. Ә мунчага килгәндә, бер-ике чиләк су белән дә юынып була бит. Нәрсә диләр әле? Экономияме? Әйе, экономияләрмен, – дип сөйләнде Сәрбиҗамал. – Бәрәңгем белән итем булса, барыбер тук яшәрмен. Әйе, ачык авызым ач тормас. Ипинең телемен юка гына итеп кисеп ашарга мөмкин. Ашказанына да җиңелрәк булыр. Кәнфит, перәннек, колбаса, балык белән дус түгелмен. Кибет тулы ризык, очсызрагын алырга тырышырмын. Он алсам, бәрәңгедән әллә ниләр пешерермен: пәрәмәч, дучмак, кыстыбый, кыздырган бәрәңге, бәрәңге пилмәне, боламыгы, өчпочмак, бәлеш, чикмәнле бәрәңге, мич бәрәңгесе... Чүлмәккә ит, суган, борыч салып, духовкага куеп пешереп тә була. И-и-и, менә бит, ач тормам. Яшәсен бәрәңге!
Фәридә Хисамова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев