Яралы язмышларны сыендырган бина: Кукмаралылар Лесхозда урнашкан картлар йортында булдылар
Ни кызганыч, районыбыздан да 12 өлкән кешене язмыш җилләре бирегә китергән.
Саба районының Лесхоз авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты. Күпме яралы язмышларны үзенең киң, җылы кочагына сыендырган мәрхәмәтле бина...
Без «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Руслан Шәрипов җитәкчелегендә талантлы мәдәният хезмәткәрләре һәм «Көмеш яшь» волонтерлары белән, ел саен үткәрелә торган «Туган як» акциясе кысаларында, әлеге дәүләт учреждениесендә булып кайттык. Ни кызганыч, районыбыздан да 12 өлкән кешене язмыш җилләре бирегә китергән.
Билгеле, әлеге интернат-йортта өлкәннәргә тормыш итү өчен бөтен шартларны да булдырырга тырышалар, хәзерге вакытта монда зур ремонт эшләре бара, хезмәткәрләр дә ачык йөзле, тәмле телле. Моны биредә яшәүче якташларыбыз да дәлилләде. Тик ни дисәң дә, туган йортка җитәме соң?! Ә яшь барган саен, күңел бигрәк тә сагыну-сагышларга бирелә торган була. Шуңа күрә үзешчән артистларның моңлы җырларын тыңлаганда өлкәннәрнең күзләрен тутырып, уйга батып утырганнарын күргәч, күңелләр тулып, йөрәкләр сыкрап куйды. Әлеге минутларда алар ни турында уйлана икән: туган якларын сагынамы, якыннарын искә аламы, бәлки шушы хәлгә төшергән язмышына үпкәлидер, арада тормышындагы ялгышлары өчен үзен битәрләүчеләр дә бардыр... Әнә Зур Кукмарадан Габдрахман Һадыев «Уфтанма» җырын суза, әйтерсең лә, аларны үзенчә юатырга, тынычландырырга тели. Әйе, бер кеше дә бу язмыштан хали түгел, алда ни көтәсен белми. Кырыслык, битарафлык биләп алган заманда яшибез.
Интернат-йортның директоры Рөстәм Равилинның сүзләренә караганда, биредә республиканың 19 районыннан килгән 80нән артык кеше тәрбияләнә.
— Монда авыр тормыш хәлендә, караучысыз калган, тормыш итү өчен шартлары булмаган кешеләр килә. Бу елның декабрь аенда интернатның ачылуына 22 ел була, — дип сөйләде ул. — Хезмәткәрләребез даими рәвештә өлкәннәр белән эш алып бара. Хәрәкәтләнә алмаучыларны сиделкалар карый: ашаталар, эчертәләр, юындыралар. Шәфкать туташлары табиб билгеләве буенча медицина ярдәме күрсәтәләр: дару бирәләр, укол кадыйлар. Белгечләр исә көн тәртибе нигезендә хезмәт күрсәтәләр. Иртә белән сәгать сигездә иртәнге аш, ә аннары дәвалану, тернәкләнү, хезмәт процедуралары башлана. Төшке аштан соң өлкәннәр ял итәләр, кабат көн тәртибендә каралган эшләр белән мәшгуль булалар.
Соңгы елларда интернатта капиталь ремонт эшләре бара. Шуның нигезендә барлык бүлмәләр яңартыла, бинаның территориясе тәртипкә китерелә.
— Ремонт барышында интернатка яңа җиһазлар кайтырга тиеш һәм алга таба эшне заманча технологияләр нигезендә алып барырга планлаштырабыз. Бүлмәләр санитар-гигиена таләпләренә туры китереп үзгәртелә, шкаф-купе, караватлар яңартылачак. Һәр бүлмәдә өчәр кеше яшәячәк. Ремонт вакытында коляскада хәрәкәтләнүче инвалидларның да физик мөмкинлекләре исәпкә алына, ягъни шкафлар аларның буе җитәрлек биеклектә булачак, юыну бүлмәләре, ишекләр киңрәк итеп, тотыну өчен култыксалар белән эшләнәчәк. Интернатта ашханә бар, әмма киләчәктә биредә яшәүчеләрнең үзләренә дә пешерү мөмкинлеге булдырылачак. Кемдер янына якыннары гел килеп тора, ә кемгәдер юк. Шуңа күрә аларның күңелләрен яраламау, стресс булдырмау максатыннан, аерым кунак бүлмәсе ясадык. Психологик бушану өчен, сенсор кабинеты да эшләнәчәк. Чәчтарашханә, физкабинет, дәвалау физкультурасы кабинеты, китапханә — барысы да бина эчендә урнашкан. Шулай ук лифт куйдырдык. Душ, ванна бар, болардан тыш, атнага ике тапкыр мунча көне үткәрелә, — дип, бина белән таныштырды Рөстәм Равилин.
Картлар йортында яшәүчеләр арасында парларын табып, гаилә коручылар да бар икән. Директор киләчәктә аларның мөнәсәбәтләрен ЗАГС хезмәткәрләрен чакырып рәсмиләштерергә җыенабыз дип билгеләп үтте.
Концерт тәмамланганнан соң, кукмаралылар белән якыннанрак танышып, хәлләрен белештек. Иске Йорт авылыннан Вафирә Шәрифуллина интернатта күптәннән яши.
— Яшь бара, сиксәнне тутырдым. Кызым үлгәннән соң ялгыз торасым килмәде, кеше янында булырмын дип, картлар йортына килергә уйладым. Биредә үземә иптәшләр таптым, сөйләшергә, аралашырга була. Монда тормыш төрлечә, бер әйбердән дә зарланасым килми. Караучылар әйбәт, ашаталар, эчертәләр. Яшь барган саен, сәламәтлек белән мактанып булмый, авыртулар да күп. Сабага, Казанга дәваханәгә алып баралар. Көнебез ничек үтә дип, ятабыз, торабыз, йөрибез. Туган яклар сагындыра, кайтасы килгән чаклар да була. Кукмарада күптәннән булганым юк инде, — диде ул.
Туган яклары, яшьлеге турында сөйләшкәндә Мәхмүт абый Мөхәммәтрәхимовның күзләре яшьләнеп, күңелләре тулды. Бирегә килү сәбәбен дә язмыш шулай кушкандыр инде дип аңлатты.
— Мин Сазтамак авылында туып-үстем, әтине тимер юлда станция начальнигы итеп куйдылар да, Иштуганга күчендек. Кукмарадагы беренче мәктәптә белем алдым. Аннары Лениногорскида нефть техникумына укырга кердем, авылны сагынып кайтып киттем. Үткән елның декабрь аеннан бирле монда яшим. Интернатта бик әйбәт, үземә ошый. Казанга алып барып операция ясадылар, шәфкать туташлары сәламәтлегемне карап кына тора, алар искиткеч ягымлы, акыллы. Мин газета-журналлар, китаплар укырга яратам, китапханәбез бай. Урамга чыгам, анда умарталар янында кайнашам. Үзеңә шөгыль табарга була. Селкенергә, хәрәкәтләнергә кирәк бит, — диде ул. — Бүлмәдәшем эпилепсия белән авырый, аны да гел карап кына торалар. Җыештыручылар да бик тырыш, бина ялт иткән. Атна саен мунча көне үткәрелә.
Мондагы эшләүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Үземә иптәшләр таптым, якташлар да күп. Кукмаралылар безне онытмыйча, концертлар куеп, бәйрәм оештырганнары өчен дә зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев