Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яр Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге ханым солдатларга җылы оекбашлар бәйләүче кукмаралыларга электр йон җегерләгеч бүләк итте

Ул телевизордан хатын-кызларның кул белән йон җегерләгәннәрен күргәч, аларның хезмәтләрен җиңеләйтергә теләгән.

«Хөрмәтле, кукмаралылар! Сезне 78 яшьлек әби борчый. 15, 16 гыйнвар көннәрендә безнең Татарстан каналын караганда Кукмара хатын-кызларының фронтка оекбаш бәйләгәннәрен һәм орчык белән йон җегерләгәннәрен күрдем. Ә минем йон җегерләгечем электрныкы, ул инде миңа кирәк тә түгел, әгәр сезгә файдасы тисә, бик шат булыр идем. Олы яшьтә булу сәбәпле, үзем кайтарып бирә алмыйм, әмма яхшы күңелле кешеләр булышырлар дип ышанам...»

Яр Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге апа солдатларга җылы оекбашлар бәйләүче кукмаралыларга электр йон җегерләгеч бүләк итте

Кукмараның социаль координаторы Гөлзия Хисмәтуллинага менә шундый эчтәлектәге хат һәм электр йон җегерләгеч алып киләләр. 

«Беркөнне эшкә бер хатын-кыз килеп керде дә: „Фронтка ярдәм итүче, йон оекбашлар бәйләүче хатын-кызларны эзләп табарга булыша алмассызмы?“ — диде. Ләйсән исемле әлеге ханымның ире таксист булып эшли икән. Аңа Яр Чаллы шәһәреннән бер әби мөрәҗәгать итеп, шушы электр йон җегерләгечне Кукмарага алып кайтып тапшыруын сораган. Телевизордан хатын-кызларның кулдан йон җегерләгәннәрен күргәч, хезмәтләрен җиңеләйтәсе, булышасы килгән», — дип сөйләде ул. 

Без Гөлзия апа, Кукмарадан Нәкыя апа Орлова, Владимир Аввакумов, Зур Кукмарадан Расим абый Зәйнетдиновлар белән берлектә Өркеш якларында булып, солдатларга оекбашлар бәйләүчеләргә әлеге бүләкне тапшырып кайттык.

Яр Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге апа солдатларга җылы оекбашлар бәйләүче кукмаралыларга электр йон җегерләгеч бүләк итте

Өркеш хатын-кызларының Фирая апа Мортазиналарның йортында йон оекбашлар бәйләп утырган вакытлары иде. Авылда клуб юк, шуңа күрә биредә җыелалар икән. Алар инде шулай 270 пар оекбаш бәйләргә җитешкәннәр, хәзер тагын утызны өлгертәбез, диделәр. 

«Бүгенге көндә Зур Кукмарада яшәүче авылдашыбыз Зөлфия апа Зәйнетдинова тартты безне бу эшкә. Иң элек челтәр үрәсе иде бит дип мөрәҗәгать итте. „Кайда үрик, клуб юк бит бездә“, — дидем. Шуннан соң җәй көне урамда маскировка челтәрләре үрә башладык. Такта коймалар табып, аларга саморезлар беркетеп чыктык. Бер көнне авылның бу очында, аннары икенчесендә җыйналдык. Шулай итеп, 21 тапкыр очраштык. Кем килә алмый, өйләрендә материалны кисеп торды. Кәефне күтәрер өчен, үзебез белән самавыр йөрттек. Шуннан оекбаш бәйләүгә күчтек. Яр Чаллыдан җибәрелгән йон җегерләү машинасы безнең өчен көтелмәгән бүләк булды. Рәхмәт яусын, әлеге апа кебек кайгыртучан, изге күңелле кешеләр күбрәк булсын. Тагын бер хыялым бар иде, аны сезнең белән дә уртаклашыйм әле. Актив хатын-кызларны җыеп, театрга яки район үзәгенә концертка алып барасым, дөньяга алып чыгасым килә. Шушы эштә дә ярдәм итүче иганәче табылса, бик шат булыр идем», — диде Фирая апа.

Яр Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге апа солдатларга җылы оекбашлар бәйләүче кукмаралыларга электр йон җегерләгеч бүләк итте

Мортазиннарның йортларында бер бүлмәгә үзләре әзерләгән, халыктан җыелган, махсус хәрби операциягә җибәрәсе әйберләр урнаштырылган. Араларында ниләр генә юк. Хәтта солдатларга уңайлы булсын дип, ипиләрне шакмаклап турап, киптереп, шешәләргә тутырып алып килгәннәр. 

«Йон оекбашларыбыз да гади генә түгел безнең, аларның эченә Кыш бабай күчтәнәче кебек „сюрприз“ — конфетлар тыгам. Әз булса да егетләрнең кәефләрен күтәрим әле, дидем. Инде рәхмәт сүзләре килеп тә иреште: „Сез безне балачакка кайтардыгыз“, — дип яздылар», — диде Фирая апа. 

Яр Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге апа солдатларга җылы оекбашлар бәйләүче кукмаралыларга электр йон җегерләгеч бүләк итте

Авыл халкы әзерләгән ярдәмне Владимир Аввакумов һәм Расим абый Зиннәтуллиннар, рәхмәт әйтеп, машинага төяделәр. 

«Без — "Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" төркеме вәкилләре. Махсус хәрби операция башланганнан бирле андагы егетләргә ярдәм илтү белән шөгыльләнәбез. Без түгел икән, тагын кем, дигән фикердән чыгып эш итәбез. Райондашлар бик актив, авылларда бергәләп маскировка челтәрләре үрәләр, оекбашлар бәйлиләр, төрле кирәк-яраклар җыялар. Солдатлар да бик рәхмәтле. Алар без килгәч сөенәләр, шаяралар, көләләр. Мин егетләр янына барлыгы 18 тапкыр бардым, тиздән тагын юлга чыгачакбыз. Әйләнеп кайту белән бергә якынча 5000-5500 чакрым юл үтәбез. Һәрвакыт солдатларның үзләре янына ук барабыз, әти-әниләре, хатыннары, якыннары әзерләп җибәргән әйберләрне кулларына тапшырасы килә. Егетләр зарланмыйлар, бар әйбер дә җитә, җиңү безнең якта булачак, диләр. Әмма кайвакыт җылы резин итекләр, эш перчаткалары, тормышларын җиңеләйтү өчен төзелеш инструментлары, материаллары сорыйлар. Әйтик, эретеп ябыштыру аппараты белән генераторлары бар икән, "Кулибин"нар хәзер үзләренә кирәк әйберне ясап куялар», — дип сөйләде Владимир Аввакумов.

Расим абыйга 65 яшь. Махсус хәрби операциядә аның туганнары юк, танышлар, дуслары гына бар. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул алар янына 13 тапкыр барырга өлгергән инде. Соңгы тапкыр махсус хәрби операция зонасыннан кайтканыма берничә көн генә әле дип сөйләде. 

«Кайвакыт син олы бит инде, нәрсәгә анда барып йөрисең, диләр. Әмма егетләр янында бер тапкыр булганнан соң, тагын барасы, хәлләрен беләсе, булышасы килә. Алар үзебезнекеләр бит, димен», — диде олы йөрәкле якташыбыз.

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев