Янил урта мәктәбендә «Туган җир сулышы» исемле республикакүләм конференция үткәрелде
Уку йортының электрон адресына 20дән артык районнан барлыгы 412 эш килгән.
10 ел дәвамында белем алган Янил урта мәктәбендә үтәчәк фәнни-гамәли конференциягә чираттагы тапкыр жюри әгъзасы буларак чакырылгач, йөрәк рәхәт итеп кысылып куйды. Беренчедән, төшләремә керүче туган мәктәбемне инде сагынган идем. Икенчедән, катнашучы секциямнең эше кызыклы: журналистика белән бәйле. «Мин журналист булсам» дип атала ул.
«Туган җир сулышы» исемле республикакүләм конференция быел җиденче тапкыр үткәрелде. Аңа чакырып старт бирелгәч (министрлыктан приказы ике атна элек кенә чыкты, диделәр), катнашучылар шул арада әллә никадәр эш тәкъдим итәргә өлгергәннәр. Мәктәп директоры Ришат Шакиров әйтүенчә, уку йортының электрон адресына 20дән артык районнан барлыгы 412 эш килгән. Шуларның яртысы икенче этапка үткән. Дистанцион форматта да катнашучылар булган.
Бу көнне районыбыз мәктәпләреннән тыш, күрше Балтач, Байлар Сабасы, Арча районнарыннан, Актаныштан, Балык Бистәсе, Алабугадан, Казанның «Иннополис» мәктәбеннән кунаклар бар иде. Аларның һәркайсын мәктәбемдә бик җылы итеп каршы алып, игътибар күрсәтеп, тугыз төрле секциядә эшләрен карадылар. Шәхсән үзем, әйткәнемчә, башка секциядә булганлыктан, нинди хезмәтләр тәкъдим иткәннәрен тулаем күреп өлгерә алмадым. Әмма «Төбәкне таныткан һөнәрләр» һәм «Яңа педагогик практикалар, эш ысуллары һәм формалары эзләү» секцияләрендә кайбер кызыклы эшләрне тыңларга туры килде. Әйтик, аның беренчесендә Мәмәшир урта мәктәбеннән Ләйсән Исхакова - авылларында борынгыдан сакланып килгән май язу аппаратын, икенчесе - Саба районы укучысы - фанерадан эшләнгән затлы шәҗәрә агачын тәкъдим итте. Онлайн форматта жюрида катнашкан якташыбыз, Казан федераль университеты укытучысы Әлфия Мотыйгуллина да аларны бик кызыксынып күзәтте.
Икенче секциядә Балтач урта мәктәбеннән килгән җәмгыять фәне укытучысы Ләйсән Әминованың чыгышын тыңларга өлгердем. Ул укучыларының, бизнес өлкәсенә кереп китеп, инде мәктәп яшендә үк акча эшләүләре белән кызыксынулары турында сөйләде.
Әйтик, бер укучысы, чәчтараш һөнәрен үзләштереп, билгеле бер суммага прическалар ясаса, икенче бер егет үзе әзерләгән камыр ризыкларын сата икән. Укытучы үзе дә конференциянең бу секциясендә катнашучылар белән кызыклы уен-конкурс үткәреп алды. «Эшмәкәрлекне формалаштыру дәрестән тыш чараларның төрле баскычларында булырга мөмкин», - диде ул.
Ә нәрсәләр сөйләр икән минем булачак яшь коллегаларым? Я, аларны да тыңлап карыйк әле.
Дөресен генә әйткәндә, журналистика өлкәсендә инде утыз елга якын эшләсәм дә, бу теманы яктырту авыр бирелер иде. Чөнки ул, Россиядәге быелгы Укытучы һәм остаз елына багышланып, «Әгәр мин журналист булсам, укытучы һөнәрен күтәрү өстендә нәрсә эшләр идем» дип аталды. Килешәсездер, тулысынча ачып бирү өчен катлаулы тема. Ә укучылар укытучылары белән берлектә тырышканнар. Ике яшь төркемендә ун проект тыңларга туры килде. Гомуми балл куйганда укучыларның үз-үзен тотышы, теманың актуальлеге, бирелеше исәпкә алынды. Әлбәттә, хәзерге газета укучы язмалардагы берничә абзацка сузылган «су»ларны укып та тормый, йөгертеп кенә үтә.
Журналисттан шунда ук темага кереп китеп, беренче җөмләсеннән үк үзенә җәлеп иттерү сорала. Сәрдекбаш урта мәктәбеннән Камилә Гайнетдинова белән Арча районының Наласа авылыннан Әнвәр Мөхетдинов, Янил урта мәктәбе укучысы Гүзәл Мөхәрләмова, Ядегәр урта мәктәбеннән Алсу Фәйзуллиналарга кул чабып, «афәрин» диясе килә. Беренче җөмләләреннән үк алар үзенә «каратты», бүген үк район газетасына аларны практика үтәргә чакырырга була. Фикер сөрүләре дә үзгә, сөйләм теле дә йөгерек, үз-үзен тотышлары да. Кыскасы, коеп куйган булачак журналистлар.
Алар үзләре дә киләчәктә әлеге һөнәрне сайларга теләүләрен белдерде. Шулай ук Казаннан онлайн форматта жюрида эшләгән, аларны сорауларга күмгән авылдашым Райнур Шакиров та бу сүзләр белән бишкуллап килеште. Кыскасы, безнең хезмәтебезне дәвам итәрлек өметле яшьләр калкып чыга. Хыяллары гына чынга аша күрсен. Киләсе VIII конференциядә очрашканга кадәр!
Фотода Әнвар Мөхетдинов белән Камилә Гайнетдинова
Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев