Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз, шагыйрь Рәниф Шәрипов: Яшәү көчен шигърияттә таптым

Матбугатта беренче шигырьләре узган гасырның җитмешенче елларында республика күләмендә күренә башлаган.

Халык телендә Чокырча дип аталучы туган авылы Аман-Оштырмадан чыгып киткәненә 40 елга якын вакыт үтсә дә, аны утыртып алып киткән чананың салкынлыгы шагыйрь күңеленнән юылмыйча, йөрәгеннән кан ярасы булып тамып, ничә еллардан соң шигырь юлларына сарыла. «Кан-яшь гыйльме аласы, ярый күрми анасы... Боз кебек күз карашы... Мин китәм, сез каласы», — дигән юлларны укыганда укучы күңеленә дә аның кичерешләре сөңге булып кадала. Юк, Чокырчаның үзе турында Рәниф абый беркайчан да начар итеп искә алмый, әле хәзер дә хатирәләр дәфтәрен барлаганда бары тик җылы, якты истәлекләр белән генә авыл урамнарын әйләнә ул. (1979 елда яшь иҗатчыларның Кукмарада узган V республика конференциясендә катнашкан Сибгат Хәким белән Илдар Юзеев, махсус кереш сүзе язып, яшь шагыйрьнең «Чокырча тавы» исемле поэмасын «Социалистик Татарстан» газетасында бастырырга булышалар.) Әле сәламәтлеге уңайрак чакларда, Чокырчага кайтып, авылдашлары белән күрешеп торса, хәзер инде уналты катлы йортның унөченче катындагы фатирыннан чыгып йөрмәсә дә, бүгенгәчә авыл белән элемтәсен өзми, яңалыклардан хәбәрдар булып яши ул. 

Җәмбикә түтинең ире сугышта һәлак була, аннан туып калган кызы да инде зур үсеп килә һәм ул, ялгыз калмас өчен, тагын бер бала — Рәнифен алып кайта. 

Рәниф Шәрипов: «Без ярлы яшәдек. Әни иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә булса да, тормышыбыз мантый алмады. Авылга эшкә җибәрелгән фельдшер бездә яши иде, ул мәктәпкә кергәнче үк мине укырга һәм язарга өйрәтте. Алты яшемдә беренче шигырьләремне яздым. Әнине сөендереп, мәктәптә җиңел һәм яхшы укыдым, хирыслыгымны күреп, акча ягы такыр булса да, әни балалар газеталары һәм журналлары яздырып ала иде. Китапларны “су урынына” эчтем, күрше авылдагы зур китапханәгә җәяү барып, китаплар алып кайта идем. Кышкы озын кичләрдә әни янына дус кызлары, аның кебек үк тол хатыннар килә. Йон оекбаш, бияләй бәйләгәндә алар моңлы татар халык җырларын җырлыйлар, кычкырып, шигырьләр һәм поэмалар укыйлар иде (бу арттыру түгел, аларның сөйләгән әсәрләрен әле дә хәтерлим). Шул вакытта күземә яшьләр килеп, алар әле мин аңламаган сагыш утына сала иделәр. Уйлавымча, нәкъ менә балачакта ук шигъри дөньяны тоюым, язмыш дип атарга мөмкин булган авыр иҗади тормышым салына башлагандыр».

Авылдашлары сөйләве буенча, Җәмбикә түтәй бик матур җырлый торган була. Өенең кече ягында үзенчә нидер көйли-көйли кер юганын өлкәннәр хәтерлиләр әле. Рәнифкә дә иҗади яктан сәләт әнисеннән күчкәндер, ди алар. Авыр хезмәт әнисенең сәламәтлеген нык какшата, һәм ул 1961 елда вафат була. Бишенче сыйныф укучысы Рәнифне Габдулла Тукай эзләре сакланган Арча районына — Субаш Аты авылында урнашкан балалар йортына озаталар. 

Рәниф Шәрипов: «Балалар йортында кырыс, кайчакта рәхимсез үк булган, әмма холкымны формалаштырган һәм сәламәтлекне ныгыткан тормыш мәктәбен үтәргә туры килде. Хәзерге күзаллаулар буенча ничек кенә сәер тоелса да, безнең арабызда эчүчеләр дә, тәмәке тартучылар да, наркоманнар да юк иде. Спорт белән шөгыльләнү, көчле, сәламәт булу беркем тарафыннан да көчләп тагылмаса да, бездә камиллеккә омтылу культы иде. Яңа килүчеләр арасында тәртип бозучы була икән, нәфрәт басымы астында ул да бик тиз үзгәрә. Нәтиҗәдә, мин, ябык кына, юньле ризык та күрмәгән, турникта тартыла алмыйча, сыйныфташларым алдында көлкегә калган малай, дүрт елдан соң чаңгы ярышлары буенча мәктәп чемпионы булдым, икенче зурлар разряды нормасын үтәдем, утыз тапкырдан артык турникта тартыла башладым. Авыр сынаулар белән тулы мизгелләр мине кайвакыт яшәү һәм үлем чигенә китереп бастырсалар да, тормышымның бу өлеше киләчәк язмышым өчен бик мөһим булды. Балалар йортындагы унъеллыкны әллә ни көчәнмичә генә, нигездә бик яхшы билгеләргә тәмамладым. Балалар йортындагы кырыс тормыш шартларында шигърияттән тыелып торырга мәҗбүр булганлыктан, күңелем тарткан гуманитар юнәлештәге югары уку йорты урынына бер дустым чакыруы буенча, озак уйлап тормыйча, 1967 елда Казан химия-технология институтына җиңел генә укырга кердем. Ләкин бу минем сукмак түгел икәнен бик тиз аңладым. 1968 елның маенда армиягә алдылар. Төньяк флотка эләктем, хәрби корабта сигналчы матрос булып хезмәт иттем. Сәләтемне күреп, кораб командиры ярты елдан соң сигналчылар бүлекчәсе командиры итеп билгеләде».

Төньяк флоттагы сигналчы хезмәте турында кыска гына аңлатып үтик әле. Корабта алар бары тик икәү генә. Димәк, диңгездә көн саен 12 сәгатьлек вахта (4 сәгать басып торасың, 4 сәгать ял итәсең). Әле бу өйрәнү тревогаларын исәпкә алмаганда, ул вакытта ике сигналчы да күперчектә булырга тиеш. Бу әле ярты бәла генә. Атлантик океандагы җылы диңгез агымы (Гольфстрим) Баренц диңгезе аша да үткәнлектән, ул туңмый, кыш озын, анда һәрвакыт диярлек шторм була. Дулкыннар сигналчыларны баштанаяк каплый, ким дигәндә 20 градуслы салкында киемнең бер генә өлешендә дә коры җеп тә калдырмый. Вахтадан соң үтәли юешләнеп һәм арып йокларга ятыла. Кием киптерергә урын һәм вакыт юк, әмма бу беркемне дә борчымый. Ә 4 сәгатьтән соң иптәшең килеп, сине, ягъни — юеш киемле Рәнифне уята һәм янә күперчеккә — көчле салкын җил кочагына чыгып басасың. Шушы халәт кайвакытта атналар буена дәвам итә. 

Рәниф Шәрипов: «Бәхетсезлегемә каршы, мин иң яхшы сигналчыларның берсе идем. Диңгездән соң причалда дивизия элемтәчесе көтеп тора, ул безне алыштырырга тиешле икенче корабта янә дозорга баруны үтенә иде. Армиядә профориентация бөтенләй булмаганга күрә, сигналчыларның бер өлеше хәрби белгечлеккә ия түгел иде. Шуңа күрә үзем өчен дә, башкалар өчен дә югарыда әйтелгән шартларда айлар буе диңгездә йөрергә туры килде. Кайчакта боларның барысына да ничек түздем дип уйлыйм. Ә аның кайтавазы рәхимсез булды: буыннарым шешенеп, Полярный шәһәрендәге госпитальгә эләктем. Түзә алмаслык авыртулардан тавыш-тынсыз елый, бары тик күз яшьләрем генә ага иде. Иң элек мине, сынган яки имгәнгән дип, хирургия бүлегенә салдылар. Өч көннән соң гына диагноз куя алдылар. Полиартрит. Организмымда бик көчле ревматик атака башланып, аны ярты елдан соң гына берникадәр киметтеләр һәм озатып йөрүче белән өйгә кайтарып җибәрә алдылар. Гражданкада мондый төр дәвалану ала алмаячагымны аңлап, госпиталь җитәкчелеге мөмкин кадәр озаграк үзләрендә тотарга тырышты. Ел ярымнан Казанга кайткач, хәлем начарлана барды, һәм чираттагы бик каты кискенләшүдән соң (мин инде үлемне авыртудан котылу буларак көттем, нәкъ менә шушы авырудан бакыйлыкка күчкән яшьләрне белә идем) буыннарым — хәрәкәтсез, ә мин урын өстендә калдым. Шуннан соң ничектер авыру миннән китте һәм бүтән беркайчан да кабатланмады. Иң мөһиме — эчке органнарым зарарланмаган иде, ә бу әлеге авыру вакытында сирәк була. Армиядән апам Люция янына, аның фатирына кайттым. Әнием урынына калган апам ничек кенә булса да минем хәлемне җиңеләйтергә тырышты, төшенкелеккә бирелмәскә нык ярдәм итте».

Бер хәрәкәтсез урын өстендә калу белән яшь егет берничек тә килешә алмый һәм аннан чыгу юлларын эзли башлый. Нәтиҗәдә ясалма буыннар турындагы язмаларга юлыга. Оча-бот буынын ясалма буынга алыштыру буенча беренче операцияләр ясалучы травматология һәм ортопедиянең Казандагы фәнни-тикшеренү институтына урнаша. Әмма авыру вакытында уң бөерендә таш барлыкка килгәнлектән, аңа операция ясаудан баш тарталар. Ләкин бернигә дә карамастан үз сүзендә торып, бу клиникага кереп, ярты ел көрәшкәннән соң, өметсез дип саналган якташыбызның берьюлы ике буынына операция ясыйлар. Ул уңышлы уза. Ләкин егет 12 көн дәвамында тормыш белән үлем арасында ярым аңсыз шок хәлендә ята. Әлеге "караңгылык«тан котылып, бер айдан соң култык таягына баса ала. Бу инде хәрәкәт дигән сүз һәм тормышының бөтенләй башка этабы, тормышының яңача юнәлеше була! Конференцияләрдә хирурглар аны башка өлкәләрдәге коллегаларына уникаль очрак буларак күрсәтәләр, янә операция ясарга тәкъдим итәләр. Якташыбыз шунда ук ризалык бирсә дә, консилиумнан соң үзләре үк моның бик куркыныч булуын әйтеп каршы киләләр. 

Шушы аянычлы язмыш сынауларыннан соң Рәниф Шәрипов балачагыннан ук пыскып торган хыял утын кабыза: әдәби эшкә чын-чынлап тотына. Югары уку йортына керергә кыстасалар да, үзлегеннән белем алу юлын сайлый: күп укый, яза, поляк һәм инглиз телләрен өйрәнә, шул телләрдәге дөнья үрнәкләре белән таныша. Исәбе — аларны татар теленә тәрҗемә итү. Янәшәсендә тормыш иптәше, аны күз карашыннан ук аңлаучы Дамирасы булганда, тормышны үтә дә нык яратучы 75 яшьлек «егет» өчен авыр эш булмас. 

Рәниф Шәрипов: «Иҗатым турында аз язам. Матбугатта беренче шигырьләрем узган гасырның җитмешенче елларында республика күләмендә күренә башлады. Операцияне 1982 елда ясадылар, ә 1983 елда беренче шигырьләр һәм поэмалар җыентыгым чыкты... Вакыт ягыннан бер-берсенә якын булган бу ике вакыйга, минемчә, күп нәрсә турында сөйли. Бүгенге көнгә алты китабым, ундүрт поэмам, ике калын папка газета-журнал публикацияләре, очерклар, мәкаләләр, сценарийлар, пьесалар, балалар өчен язылган әсәрләрем бар. Яшәү көчемне шигърияттә таптым мин».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев