Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз Динә Абдуллина «Татар кызы-2023» халыкара бәйгесендә җиңүче булды

Үзбәкстан башкаласы Ташкентта узган «Татар кызы-2023» халыкара бәйгесенең финал ярышлары үтте.

Татар кызларына хас булган барча сыйфатларны да үзенә җыйган, Җирлегебезнең Нормабаш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яшәүче кызыбыз - Динә Абдуллина, 17 сентябрь көнне Үзбәкстан башкаласы Ташкентта узган «Татар кызы-2023» халыкара бәйгесендә катнашып, «Иң максатчан кыз» номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта Байлангардан Минзәлия Әһлиуллина хәбәр итте.

Якташыбыз Динә Абдуллина «Татар кызы-2023» халыкара бәйгесендә җиңүче булды

Безнең үзешчән артистыбыз, кечкенәдән үк җыр-моңга гашыйк булып, мәдәният йортыбыз сәхнәсендә моңлы җырлары, курайда, гитарада уйнавы белән авылдашларыбызны һәрдаим сөендереп торган, күпкырлы талант иясе, бар яктан да уңган-булган Динәбез авылыбызда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. Мәскәүдәге татар иҗтимагый оешмасына йөри башлый. Тәртипле, бар яктан да талантлы, иң мөһиме, җанында татар рухын саклаучы кызны биш куллап яратып каршы алалар Мәскәү татарлары. Ул татар иҗтимагый үзәгенең, Мәскәү татар яшьләре советының, МДУ татарлары якташлыгының, татар милли үзәгенең иң актив әгъзасы. Шулай ук теләгән кешеләр өчен университетта татар теле дәресләре дә укыта. 

Укытучылар гаиләсендә чын милли тәрбия алып үскән кыз илебез күләмендә үткән төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар яулый. Динә Абдуллина Мәскәү төбәгендә яшәүчеләр арасында үткән «Татар кызы» халыкара конкурсында катнашып җиңүче булган иде. Моннан 3-4 ел элек башланган бәйгедән Динәбез Җиңү белән кайтты.

Һәммәбезнең горурлыгы булган Динәбез, Мәскәү дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлап бүгенге көндә үз белгечлеге буенча хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев