Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз Алексей Максимов икенче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

Бүләкне аңа район башлыгы Сергей Димитриев тапшырды.

Россия Федерациясе Оборона министры боерыгы белән якташыбыз Алексей Максимов икенче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медаленә ия булды. Бүләкне аңа район башлыгы Сергей Димитриев тапшырды. 

Алексейга — 26 яшь. Ул тумышы белән Иске Юмья авылыннан. 

— Мин Ош. Юмья урта мәктәбендә 4ле һәм 5ле билгеләренә укыдым. 11 сыйныфтан соң Казан дәүләт аграр университетына кердем. Иң элек бакалавриат, аннары магистратураны тәмамладым һәм, диплом алганнан соң, армиягә киттем. Анда минем өчен бөтенләй яңа тормыш ачылды: киләчәктә үземнең хәрби булырга, туган илне якларга һәм сакларга теләвемне аңладым, — ди ул. 

Мәскәү астындагы Таманск дивизиясенең Краснознаменный полкында хәрби хезмәт үткәндә яшь егеткә 2022 елда махсус хәрби операция зонасында да булырга туры килә. Алар урман эчендә окоп казып, шунда бер ай тирәсе яшиләр, хезмәт узалар. 

— Алдынгы сызыкка кермәсәк тә, андагы хәлләрне үз күзебез белән күрдек. Ул чагында бердәмлекнең, дуслыкның никадәр мөһим булуына тагын да ныграк төшендек, — ди әңгәмәдәшем. — Боерык чыккач, безне кабат хезмәт урыннарына кайтардылар, ә инде килешү буенча килгән иптәшләр шунда калды. 

Армиядән соң бер-ике атна ял итә дә Алексей Казандагы Россия милли гвардия гаскәрләренә эшкә урнаша. Бүгенге көндә ул шунда хезмәт куя.

— Икетуган абыем белән бергә эшлибез, — ди ул. — Төп бурыч: хәбәр алынуга, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, тиешле адреста булу. Безнең карамакка дәүләт объектлары, мәктәп, балалар бакчасы, музей һәм фатирлар керә. Аларны саклыйбыз, тиешле маршрут буенча күзәтү эшләре алып барабыз, шулай ук җәмәгать урыннарындагы тәртип өчен дә җавап бирәбез. Исерткеч эчемлек кулланып тавыш-гауга чыгаручыларны, сугышучыларны тынычландырырга туры килә. 

Агрономлыкка укыган егетнең хәрби юнәлешне сайлавын әти-әнисе ничек кабул итте икән?

— «Бу — синең сайлау. Без каршы килмибез», — диделәр. Куркыныч һәм авыр хезмәтне үз иттем һәм моңа үкенмим, — ди Алексей. — Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычны уңышлы үтәгән өчен икенче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр. Әлеге бүләк — алга таба тагын да тырышып хезмәт куярга бер этәргеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев