Җиңү Паркы мәчет янындагы мәйданга күчерелә
Шулай ук парк хәрби техникалар белән дә тулыландырылачак
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин:
- Республикада “Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү” программасы уңышлы эшләп килә. Без дә әлеге программада катнашабыз. Аның нигезендә менә өч ел дәвамында Нурминкә яр буйлары төзекләндерелә. Быел да программа буенча 25 миллион сум акча бүленеп бирелү турында Министрлар Кабинетының күрсәтмәсе чыкты.
Җиңү паркы төп районкүләм чараларны үткәрү урыны иде. Аны тагын да уңайлырак итү, мөмкинлекләрен киңәйтү максатында, ул күпкә кулай, тыныч җиргә - Кукмара үзәк мәчете белән Атлас Булатов исемендәге парк арасындагы мәйданга күчерелә. Чөнки ил азатлыгы өчен көрәшкән барлык райондашларыбызның да исемнәрен мәңгеләштерү өчен элеккеге урын җитәрлек түгел. Шулай ук парк хәрби техникалар белән дә тулыландырылачак. МИ-8 вертолеты, Су-23 истребителе кайтартылды, алар хәзерге вакытта реставрацияләнә. Барысы да урнаштырылып һәм төзекләндерелеп беткәч, бу барлык уңайлыклары да булган зур, матур парк булыр дип күзаллана. Киләчәктә Җиңү көне дә әлеге паркта үткәреләчәк.
Әлбәттә, районда башкарылган эшләр бик күп, әмма әле кул җитмәгән җирләр дә бар. Шуңа күрә шәһәр халкы, сабыр булып, әлеге эшләрдә үзләре дә теләктәшлек күрсәтсә, көчләреннән килгәнчә ярдәм итсә иде. Әйтик, йорт-җир тирәләрен чистартып төзекләндерсәләр, чәчәкләр үстерсәләр, әйләнә-тирәбез тагын да ямьләнеп китәр. Машина йөртүчеләрнең дә игътибарлы булуларын, җәяүлеләрнең газоннарны таптамауларын сорыйбыз. Кибет, сәүдә үзәкләренең хуҗалары да үзләренең территорияләрен матурлап, сатып алучылар өчен уңайлы мохит булдырсыннар иде. Һәм барыбызны да бер-беребезнең хезмәтен хөрмәт итәргә чакырам.
фото: Альбина Исенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев