Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Җиңү көне уңаеннан Кукмарада хәрби техника парады һәм “Үлемсез полк” хәтер акциясе узды

Бәйрәм рус зираты янындагы һәйкәлгә веноклар салудан башланды

Бөек Җиңү көненнән дә дулкынландыргыч бәйрәм юктыр, мөгаен. Бөтен ил халкы көтеп алган әлеге көннең кыйммәтен, бөеклеген берни белән дә тиңләштерерлек түгел. Менә бүген дә бар халык: олысы-кечесе кулларына шарлар, чәчәкләр тотып, Комсомольск мәйданына җыйналды. Орден-медальләр таккан ветераннар – безнең горурлыгыбыз, әмма аларның сафы елдан-ел кимеп бара. Бүгенге көндә безнең арабызда 18 сугыш ветераны гомер итә. Тагын бик күп еллар үтеп, буыннар алмашынса да, фронт һәм тыл каһарманнарының ил азатлыгы өчен куйган батырлыклары онытылмас, якты истәлекләре халык күңеленнән җуелмас. 

Бәйрәм рус зираты янындагы һәйкәлгә веноклар салудан башланды.

 

Кукмара шәһәре буйлап тантаналы йөрүе бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Механикалаштырылган һәм җәяүлеләр колоннасы, “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар тантаналы төстә Комсомольск мәйданына барды. Бәйрәмдә район башлыгы Сергей Димитриев, хәрби комиссар Равил Гафиев, якташыбыз - Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Президентының котлавын җиткереп, ветераннарыбызга саулык-сәламәтлек һәм ил-көннәребезнең тыныч булуын теләде. 

Район мәгариф учреждениеләрендә белем алучы яшь талантлар катнашында әзерләнгән концерт программасы да һәркемнең күңеленә хуш килде. 

Кичке якта концерт программасы, массакүләм күңел ачулар һәм бәйрәм салюты булачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ МОНДА

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk