Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Иң кечкенә һәм ябыгы ул Илшат. Авырлыгы да 22 килограмм гына аның

    ...Дөньяга килгәндә хәлсез, яшәү чаткылары сизелер-сизелмәс кенә булган малайны бала тудыру йортында хәтта кулга алырга да куркалар. Табибларның: “Ай-һай, бу малай кеше булыр микән?!” – дип, баш чайкавына карамастан, сабыйның кеп-кечкенә йөрәге “яшим, яшим” дип талпына.

    - Безгә котлаулар бүлеге кирәк иде. Илшатыбызга 50 яшь тула... 
    Татар Толлысы авылында туып-үсеп, шунда яшәп, бүгенге көндә Манзараста гомер кичерүче Илшат Мәүләвиевны котларга әнә шулай барлык туганнары да бердәм булып килде. 

    ...Берсеннән-берсе кечкенә буйлы өч абыйсының күңелен энеләре күрә. “Боларның кайсысы юбиляр икән?” – дип, ир-егетләргә сынаулы караш ташларга да өлгермәдек, уебызны сизгәндәй, Райнур үзе сүз башлады: 

    - Иң кечкенә һәм ябыгы ул Илшат. Авырлыгы да 22 килограмм гына аның. Кызганыч, ул хәзер авыру, бөтенләй сөйләшми диярлек. Көненә ике-өч сүз, кыска җөмләләр генә әйтә. 

    ...Дөньяга килгәндә хәлсез, яшәү чаткылары сизелер-сизелмәс кенә булган малайны бала тудыру йортында хәтта кулга алырга да куркалар. Табибларның: “Ай-һай, бу малай кеше булыр микән?!” – дип, баш чайкавына карамастан, сабыйның кеп-кечкенә йөрәге “яшим, яшим” дип талпына. Тернәкләнә ул, елмая да башлый, үрмәли, тәпи китә. Тик менә буе гына үсми...

    Райнурның сөйләве буенча, Илшат мәктәптә сигез сыйныф укый. Бик акыллы, тәртипле, тырыш укучыларның берсе була ул. Хәрефләр танып укырга, кулына каләм тотып язарга да өйрәтә аны укытучылар. Акыллы, гадел, һәрчак дөреслек яклы булган малай бик яхшы шахмат уйный, хәтта район күләмендә оештырылган турнирда икенче урынга да чыга. Яшьтәшләренеке белән чагыштырганда буе һаман кечкенә булу гына йөрәгенә тынгылык бирми аның. Тора-бара дусларыннан да читләшә, үз-үзенә бикләнә бичара бала. 

    - Әлеге авыр хәленнән аны Башкортостан якларыннан килгән цирк артистлары коткарды, - ди Райнур. - Алар клуб мөдиреннән кечкенә буйлы кешеләр турында сорашалар. Бу хакта безнең Илшатка да әйтәләр. Әти-әниләр ризалыгы белән ул әнә шулай 16 яшендә, цирк артистларына ияреп, авылдан китеп барды. Алар бик күп шәһәрләрдә чыгыш ясыйлар. Бервакыт безнең авылга да кайттылар. Шул чагында сәхнәдә абыебызны күреп шатланулар, аның өчен горурлануыбыз бүгенгедәй хәтердә. Циркта фокусчы ярдәмчесе иде ул. Шулай ук үзе дә шаян номерлар күрсәтте. Аның сәхнә киемнәре хәзер дә кадерләп саклана. 

    Илшат цирк труппасында эшләгәндә туган ягын, туганнарын бер дә онытмый, аларга һәрчак посылка белән тәм-томнар, әстерхан чикләвекләре, урын-җир комплектлары юллый. 4-5 елдан соң кабат гаиләсе янына кайта һәм күмәк хуҗалыкка төрле эшкә урнаша. Әмма бер көйгә эшләп йөргән егет суга төшкәндәй юкка чыга...

    Реклама

    - Бик озак эзләдек без аны, бик борчылдык, - дип, сүзен дәвам итә Райнур. – Шактый вакыттан соң Башкортостан дәваханәләренең берсеннән Илшат турында хәбәр алдык. Сөенечебезнең чиге юк иде ул вакытта. Әти абыйны алырга киткәч, аны дәваханәдән хәтта җибәрәселәре дә килмәгән. Ияләшеп беттек, үз кешебез шикелле ул безгә, дип елыйлар. Ул анда хәрәкәтләнмәүче, урын өстендә яткан авыруларга массаж ясый, шуның өчен кеше биргән азмы-күпме акчаларны хәер сорашучыларга, мохтаҗларга өләшә торган була. Өйгә кайтканда Илшат инде бөтенләй диярлек сөйләшми иде. Әти-әнинең берүзенә авыру абыйларны карау авыр булгач, мин Казаннан авылга кайтып төпләндем. Бүгенге көндә әтиебез мәрхүм, өч абый исә тулысынча минем карамакта. Мин – кайда, алар – шунда. Бергәләп саф һавада йөрибез, паркта тренажерларда шөгыльләнәбез. Тернәкләнү курсларының да файдасы шактый. Авыру кешеләргә карата хөкүмәт тагын да йөз белән борылсын, кешеләр дә мәрхәмәтлерәк булсыннар иде. Махсус программа кысаларында торак шартларын яхшырту өчен абыйларның берсенә бирелгән акчаларга Манзарастан йорт сатып алдык. Хәзер шунда яшибез. Әниебез янына атна саен Татар Толлысына кайтабыз. 

    50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Илшат Мәүләвиев телевизордан кызыклы тапшырулар, татарча концерт карарга ярата, циркны үз итә икән. Матур, итагатьле итеп сөйләшүчеләргә дә битараф түгел ул.

    Гаиләдә җиде баланың (алты малай, бер кыз. – авт.) өчесе авыру булып туу – әти-әни өчен зур сынау. Бүгенге көндә иң төпчек, бердәнбер сеңелкәшләре гаиләсе белән Саба районының Иләбәр авылында яши, ике малайлары вафат булган, ә калганнар - Райнур тәрбиясендә. Үз гаиләсен булдырмыйча, бар көчен, бар тырышлыгын абыйларына ярдәм итүгә багышлаган ир-егеткә афәрин диясе генә кала.  

    Кадерле улым һәм абыебыз Илшат! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, озын-озак яшәргә насыйп булсын.

    Кабатлансын ел да синең бәйрәм,
    Һәр көн кояш гомер өстәсен.
    Ходай бездән туган йортыбызда
    Сине күрү бәхетен өзмәсен.

    Әниең, энеләрең Азат, Хәмзә, Райнур, сеңлең Миләүшә. 

    фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: