Һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Кукмара районы егете Тимур Искәндәровның әнисе улының батырлыгы турында сөйләде
Әнисе Заря ханымның сөйләве буенча, Тимур кечкенәдән мөстәкыйль булырга ярата, үзенең яшьтәшләре белән генә түгел, хәтта таныш түгел кешеләр белән дә бик тиз уртак тел таба ала.
Вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән якташыбыз Тимур Искәндәров узган елның 13 августында үзенең туган авылы Поч. Кучукта җирләнде. Аңа май аенда 30 яшь тулган иде.
Әнисе Заря ханымның сөйләве буенча, Тимур кечкенәдән мөстәкыйль булырга ярата, үзенең яшьтәшләре белән генә түгел, хәтта таныш түгел кешеләр белән дә бик тиз уртак тел таба ала.
— Тимур минем олы балам иде. Кызыксынучан булды, куркуны белмәде. Хезмәткә өйрәнеп үсте. Хуҗалыкта нинди эш бар — печән хәзерләү, бәрәңге җыю, дисеңме, берсеннән дә читтә калмады. Алтын куллы бабасы механиканы яхшы белә, автомобильләр төзәтә иде, оныгын да шуларга өйрәтте, аның өчен әти дә, бабай да булды. Кайда нәрсә ватыла, нинди техниканы кабызып җибәрергә кирәк — Тимур боларның барысын да ялт итеп эшләп куйды. Мәктәптә тырышып укыды, спортны, аеруча чаңгыда йөрү, йөзүне яратты, хәрби булу турында хыялланды. Юлында нинди генә авырлыклар очраса да, аларны җиңеп чыга белде. Көчле рухлы улым йомшак күңелле, туганчылыклы, мәрхәмәтле, һәр кешегә ярдәмгә килергә әзер иде. Без аны бик сагынабыз, — дип искә ала аны әнисе.
Тугызынчы сыйныфтан соң Тимур укуын Кукмара аграр көллиятендә дәвам итә. Ә инде 18 яше тулгач, армиягә алына, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. 2014 елда райондашыбыз, Оренбург өлкәсендәге хәрби часть белән килешү төзеп, өч ел төрле роталарда хезмәт итә, өлкән разведчик дәрәҗәсенә күтәрелә.
— Тимур үзенең хезмәттәшләре белән һәрчак элемтәдә торды, аларга кунакка барды. Үзләре дә еш кына безнең авылга кайталар иде. Украинада махсус хәрби операция башлангач, аның иптәшләре контракт буенча хезмәткә китә. Берсендә улым кайтты да: «Әни, мин дә дүрт айга килешү төзедем», — диде. Коелып төштем, дөнья имин булмагач, әлеге гамәлен бер дә хупламадым. Тик менә карары нык, калырга үгетләү мөмкин түгел иде шул. Аларны 21 апрельдә Украинага җибәрәләр. Узган елның 6 июлендә 21нче мотоукчылар бригадасы составында Тимур үзләренә билгеләнгән бурычны үтәргә китә. Алар, өч кеше, төнне куе урман-посадка эчендә үткәрә. Бәрелеш вакытында егетләр чолганышка эләгә. Тимур үзе дә разведкачы-пулеметчы булганлыктан, каршы як окоптагы пулеметчыны тиз арада күреп ала һәм аның каршына чыга. Ул дусларын үлемнән саклый. Шул арада атыш башлана. Хәтта Тимурның гәүдәсен дә яу кырыннан нибары 12 июльдә генә үз якларына алып чыга алалар, — ди күз яшьләре аша Заря Евгеньевна.
Заря ханымның телефонында Тимурның бик күп фоторәсемнәре, иптәшләре җибәргән видеоязмалар кадерле истәлек булып саклана.
— Атна-ун көнгә бер булса да минем белән кәрәзле телефон аша элемтәгә чыга да, тиз-тиз генә хәл-әхвәлләрне белешеп ала идек. Соңгы сөйләшүебез исә 3 июльдә булды. Шуннан соң элемтәгә чыкмады. 13 августта алып кайтып җирләдек. Вафатыннан соң улыма Батырлык ордены бирелде. Ул укыган Поч. Кучук мәктәбенә истәлек мемориаль тактасы куелды, — ди әнисе.
Тимурның иптәшләре дә аны онытмый, Заря апа белән гел аралашып торалар икән.
— Үзен ялгыз, яклаучысыз дип хис итмәсен өчен, аңа көн саен социаль челтәрләрдән СМС-хатлар язып тордым. Укыганын күрсәм — сөенә, ә инде хәбәрем мин җибәргән килеш торса борчыла башлый идем. «Әни, бар да әйбәт булачак», — дип, һәрчак тынычландырды ул мине. Иптәшләре дә аның куркусыз булуын сөйләде. Җай туры килгәндә, Тимурга гел: «Яшең бара бит, әйдә, өйлән инде», — дип әйтә идек. Очрашып йөргән кызы булгандырмы-юкмы, белмим, ул беркайчан артыгын сөйләмәде. Минем соравыма: «Акча эшлим, өйне төзекләндерәм әле башта», — диде. Акчалары да килде, ремонт эшләре дә бара, үзе генә юк... Без Тимурны мәңгегә онытмабыз, аның батырлыгы турында киләчәк буыннарга да сөйләрбез. Тыныч йокла, балам! — ди бичара ана.
фото: Заря Искәндәрова/ шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев