Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның концертына кем барасы билгеле булды

Конкурста барлыгы 153 кеше катнашты

Үткән атнада соры, моңсу көзнең иң матур бәйрәмнәренең берсе – Халыкара әниләр көне билгеләп үтелде. Редакция коллективы да әлеге күркәм чарадан читтә калмады: “Матур җырлар – иң зур бүләк” дигән акция оештырып, бер әнигә Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның концертына ике кешелек билет бүләк итте. Акциядә катнашу өчен ноябрь аенда киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен  “Хезмәт даны” яки “Трудовая слава” газеталарына язылып, квитанция күчермәсен редакциягә юлларга кирәк иде.  Әлеге вакыт аралыгында исемлектә 153 абунәче теркәлде.

Җиңүчене билгеләүне хөрмәтле ир-атларыбызга тапшырырга уйладык. Ә халыкта төрле сораулар тумасын, юкка борчылып тормасыннар өчен бу җаваплы эшне очраклы кешеләргә йөкләргә булдык. Урамга чыгып, берничә көчле затка мөрәҗәгать итсәк тә, әллә вакытлары тыгыз иде, безгә ярдәм итүче табылмады. Шуннан соң күршедәге элеваторның ашханәсенә юл тоттык. Анда безне бик шатланып каршы алдылар.

- Район газетасын ашханәдә хезмәт куючылар барыбыз да алдырабыз, яратып укыйбыз. Безнең оешма турында еш языла, яңалыкларны, кайда нинди объектлар ачылганын, кибетләрдәге ташламаларны шуннан укып беләбез, - диде өлкән пешекче Дилбәр Гаязова. – Редакциягә якын гына урнашсак да, квитанцияне бер дә тапшырганыбыз юк иде, Аллаһ боерса, икенче юлы истә тотарга кирәк икән.

Биредә пешекче булып эшләүче егет Ильяс Мөхетдинов җиңел кул белән җиңүче номерны да тартып чыгарды. Бүләккә Кукмарадан Марсилә Фәйзрахманова лаек булды. Җиңүче - ике бала әнисе: тормыш иптәше Җәүдәт белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Фәнзил белән Алинә 3нче урта мәктәптә белем алалар.

Марсилә “Ромашка” балалар бакчасында хезмәт куя. Биредә барлыгы тугыз кеше альтернатив рәвештә, ягъни почта хезмәтеннән файдаланмыйча, подписка рәсмиләштергән.

- Без гомер буе газета алдырдык, әмма соңгы бер-ике елда интернеттан да карап була дип туктаган идек. Ә бакча мөдире бу мөмкинлекне әйткәннән соң, яңадан язылырга уйладым: уңайлы һәм чагыштырмача арзан бит, - диде ул. – Моңарчы бер әйбер дә отканым юк иде, бик сөендем, рәхмәт сезгә, Әниләр көненә, чыннан да, зур бүләк булды.

Марсилә тумышы белән Байлангар авылыннан икән. Әмма бүгенге көндә төп нигезендә якыннары калмаган.

- Әти бик иртә - без яшь вакытта, ә әни минем кызымның туганына кырык көн булганда вафат булды. Көтеп алган оныгын рәхәтләнеп ярата да алмады. Бик авыр вакытлар иде бу, “Эх, мин нинди бәхетле бит”, - дип сөенергә дә өлгерми калдым, барысы да бер мизгелдә челпәрәмә килде. Шуңа күрә һәрвакыт танышларыма әниләрегезнең кадерен белегез, димен. Кайбер кешеләр хәл белергә дә вакыт юк, эш күп, диләр. Мин хәзер бөтен эшемне ташлап, әни янына йөгереп барыр идем, әмма булмый шул. Әни яшь вакытта гына түгел, олыгайгач та бик кирәк икән, - диде ул, тамак төбендәге төерен йотып. – Бүгенге көндә минем, Аллага шөкер, әнием кебек кайнанам бар. Аның исеме - Илсөяр. Тормышымда нинди генә вакыйга булса да, иң элек аның белән уртаклашам, киңәшләшәм, балаларны үстергәндә дә ул - безнең төп ярдәмче. Мине кызы кебек якын күргәне өчен зур рәхмәт аңа.

Әни – җир йөзендәге иң матур, ягымлы, йомшак сүзләрнең берседер. Ә аның мәгънәсенә еллар узган, чәчләргә чал кергән саен тагын да ныграк төшенәсең.

фото: Ризиә Корбанова, Йолдыз Низамиева/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk