Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гражданнар игътибарына!

Кукмарада өлкәннәр көне уңаеннан бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

2 октябрьдә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында, Кукмара нотариаль округы нотариуслары, Пенсия фонды белгечләре, “Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы” (БТИ), суд приставлары һәм адвокатлар тарафыннан Өлкәннәр көне уңаеннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча бердәм көн үткәрелә. Әлеге чара Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 15нче йорт, 2нче кат, “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узачак.

Кабул итү графигы:

8дән 9.30 сәгатькә кадәр Пенсия фонды белгече Мамаев Марс Егорович;
9.30дан 11 сәгатькә кадәр суд приставы Әхәтова Әлфирә Фәрид кызы;
11 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр нотариус Вәлиев Рафил Кавый улы;
12.30 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр БТИның Кукмара бүлекчәсе җитәкчесе Йөзмиев Габделнур Миннехәй улы;
14 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр адвокат Вәлиева Рәйсә Наил кызы.

Белешмәләр өчен телефон: 2-65-14.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев