“Гөрләвек” балалар бакчасы тәрбиячесе Диләрә Шакирова: Әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре ишетү – хезмәтемә иң югары бәя
Аның педагогик стажы да 25 елга якынлаша.
Ана белән баланың беренче тапкыр беразга гына аерылып торуы, мөгаен, сабыен балалар бакчасына урнаштырганда буладыр.
Акылың белән моның аерылышу түгел, ә берничә сәгатькә генә нәниеңне тәҗрибәле белгечләр карамагында калдыруыңны аңласаң да, йөрәктә кырык төрле сорау: еламасмы, ашатырлармы икән, йоклый алырмы инде дип баш ватасың. Менә шул вакытта тәрбиячеләр синең иң якын кешеләреңә әверелә, чөнки үзеңнең йөрәк парәңне нәкъ менә аларга калдырып китәсең. Шөкер, Кукмарабызда заманча җиһазландырылган балалар бакчалары да, тәҗрибәле тәрбиячеләр дә җитәрлек. Шуларның берсе – “Гөрләвек” балалар бакчасы тәрбиячесе Диләрә Шакирова.
– Балаларга белем, тәрбия бирү кечкенәдән килгән хыялым иде, – ди Диләрә Рифат кызы. – Курчакларымны диванга тезеп утыртып, китап укыган булып уйнаганым бүгенгедәй хәтеремдә. Укытучы һөнәренә мәхәббәт каннан да күчкәндер, чөнки нәселебездә укытучылар күп, әбием дә гомер буе Өлге башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирде.
Урта мәктәпне тәмамлап, Арча педагогика көллияте дипломын, соңрак югары белем алганнан соң, яшь белгеч Өлге башлангыч мәктәбенә эшкә урнаша. Ләкин сабыйларга булган мәхәббәте аны балалар бакчасына алып килә. Башта “Миләшкәй”, аннары “Гөрләвек”тә нәниләрне олы тормышка аяк басарга әзерли башлый ул.
Тәрбияче – кызыңның, улыңның икенче әнисе сыман. Диләрә Рифатовна да иртән һәр нәнине елмаеп, хәлләрен сорашып каршы ала. Балаңның шат күңел белән төркемгә кереп китүе әни кеше өчен зур шатлык бит. Тәмле телле, йомшак тавышлы, шул ук вакытта таләпчән тәрбиячене балалар да ярата. Әти-әниләр белән дә уртак тел табып, килешеп эшли белә Диләрә Шакирова.
– Хәзер бит бала бишектән үк кызыксынучан булып үсә. Ул әле кечкенә, бу турыда белү артык дип уйлау һич кенә дә урынлы түгел. Көненә әллә ничә төрле сорау бирә алар. Нәкъ менә шул вакытта җавап табып өлгерергә, кысыксынуларын дөрес юлга борып җибәрергә кирәк тә инде. Шулай булганда гына сабыйның белемгә омтылышы барлыкка килә, – дип, тәҗрибәсе белән уртаклашты тәрбияче.
Килешәм, кайчакта өйдәге бер баланың сорауларына да җавап табып бетереп булмый. Ә төркемдәге 30лап сабыйның теләкләрен исәпкә алсаң, тәрбиячегә никадәр белемле, сабыр, бала җанлы булырга кирәклеген аңлыйсың.
Педагог булып туарга кирәк, диләр бит. Бу өлкәдә чын йөрәге белән балаларны яратучылар, аларга белем-тәрбия бирү өчен җаны-тәне белән тырышучылар гына эшли ала, минемчә. Диләрә Рифат кызы нәкъ менә шундыйлардан. Аның педагогик стажы да 25 елга якынлаша икән.
Тормыш баскычларын менгәндә таянырлык пар канатың, гаиләң булу да – олы бәхет. Әңгәмәдәшемнең тормыш иптәше Кукмара металл савыт-сабалар заводында хезмәт куя, кызлары Зәлия КХТИда икенче курста укый, ә уллары Аяз 9 сыйныфны тәмамлаган.
– Эшеңнең нәтиҗәсе уңай булу – кем өчен дә матур күренештер. Төркемдәге балаларның дуслыгы, белемгә омтылышлары арту алга таба эшләргә этәргеч бирә миңа. Әти-әниләрнең дә теләктәшлек күрсәтүләре, алардан рәхмәт сүзләре ишетү – хезмәтемә иң югары бәя, – ди Диләрә Шакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев