Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гомәр ибне Хәттаб хикмәтләре

Бу тормыштагы иң яхшы нәрсәләргә без сабырлык нәтиҗәсендә ирештек

  • Кырыслык күрсәтмичә – көчле бул, зәгыйфьлек күрсәтмичә – йомшак бул.
  • Бу дөнья  тормышы  мәңгелек ахирәт тормышы белән чагыштырганда нәрсә соң ул? Куянның бер сикерүе кебек...
  • Буш сүз сөйләүдән тыелып торган кешегә хикмәт бүләк ителер. Артык кызыксынучанлык гадәтеннән арынган кеше тыйнаклык һәм итагатьлелек сыйфатларына ия булыр. Башкаларда кимчелек эзләүдән туктаган кешегә үз күңеле җитешсезлекләрен төзәтү мөмкинлеге бирелер. 
  • Бу тормыштагы иң яхшы нәрсәләргә без сабырлык нәтиҗәсендә ирештек.
  • Аллаһны ешрак зикер кылыгыз, чөнки бу – сихәтләнү. Кешеләрне еш зикер итүдән исә сакланыгыз, чөнки бу – авыру.
  • Бер кеше Гомәр радыйәллаһү гәнһүдән: “Йә Гомәр, синнән дә кыюрак кеше бармы ул бу дөньяда?” - дип сорагач, хәлиф: “Әйе, бар”, - дип җавап биргән. Теге кешенең: “Ә кем соң ул?” – дигән соравына Гомәр (р.г.) әйткән: “Намаз укымаган кеше”. 
  • Минем шактый күп дусларым булды, ләкин телне тыеп торудан да яхшырак дусны мин күрмәдем. Мин бик күп төрле киемнәр кидем, ләкин тәкъвалыктан да кадерлерәк киемне белмим. Мин шактый күп байлык күрдем, ләкин канәгатьлектән да кыйммәтрәк бүләкне күргәнем булмады. Мин бик күп игелек күрдем, ләкин нәсыйхәттән яхшырак игелек күрмәдем. Мин бик күп ризык татып карадым, ләкин сабырлыктан татлырак ризык күргәнем булмады...
     

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X