Гөлзаһидә һәм Габдрахман Яппаровлар – Иске Йорт авылындагы иң күркәм парларның берсе
Аларның бергә гомер итүләренә тиздән 56 ел була икән.
Бер-берсен хөрмәт итеп, озак еллар тигез, матур тормыш кичергән өлкәннәрне күреп күңел сөенә. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк яшьләргә дип уйлап куясың. Аларда тәҗрибәнең саллысы, акылның зирәге...
Гөлзаһидә һәм Габдрахман Яппаровлар – Иске Йорт авылындагы иң күркәм парларның берсе. Бары тик ир белән хатын бер-берсенең кадерен белеп, ихтирам итеп яшәсә генә гаилә нык һәм бөтен була. Бәхеткә юл башы да нәкъ менә шул гади генә сыйфатлардан башлана.
Гөлзаһидә апа белән Габдрахман абый – сугыштан соңгы чор балалары, икесе дә 1946 елда Иске Йортта туып-үскәннәр. Туган көннәре дә янәшә: 3, 5 апрельдә. Бер сыйныфта белем алганнар, башта авылда башлангыч, аннары Байлангарда сигез сыйныфны тәмамлаганнар. Ике авыл арасындагы 3-4 чакрым араны кыз-малайлар бергә-бергә җыелышып, күңелле итеп йөреп укыганнар. Кыш көне чаңгыда җилдерә, ә җәен җәяү бара идек дип искә алдылар.
– Балачагымны бәхетле итеп хәтерлим, без гаиләдә дүрт бала әти-әни тигезлегендә үстек. Габдрахман да ишле, дүрт балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әтием Бикмөхәммәт Бөек Ватан сугышы ветераны иде, Сталинград сугышында катнашкан. Аннан яраланып кайткан, пуля кулының бер ягыннан кереп, икенче ягыннан чыккан, бармаклары зәгыйфь калган. Ул бик тырыш, булдыклы иде, безне җитеш тормышта яшәтте. Бавы белән клиндерләр алып кайтканын әле дә хәтерлим. Аларны тәнәфестә ашарга дип, сумкага тутырып, мәктәпкә дә алып бара идек, – дип сөйләде Гөлзаһидә апа.
– Габдрахман абый белән әллә бер парта артында утырдыгызмы? Ничек йөреп киттегез соң? – дип кызыксынам.
– Ю-ю-юк. Ул вакытта кыз-малайларны алай парлап утырту булмады, – дип елмая Гөлзаһидә апа. – Армиягә китәр алдыннан беренче тапкыр озатып кайтты ул мине. Аннары хатлар алышып тордык. Кайткач, тагын очраша башладык.
Габдрахман абый Ватан алдындагы бурычын Германиядә узган икән. Ул вакытта өч елдан артык хезмәт иткәннәр. “Казармадан читкә чыгып йөрмәдек. Хәтта вакытлыча ялга да кайтмадым”, – диде ул.
Яппаровлар кечкенәдән авыл җанлы булып үскәннәр. Шуңа күрә мәктәптән соң читкә китү турында уйлап та карамаганнар. Сигезенче сыйныфны тәмамлау белән 15 яшьлек егет-кыз хуҗалыкка эшкә урнашкан.
– Без яшь чакта да Иске Йорт кечкенә генә авыл иде, әмма үзебездә ферма гөрләп торды, терлекләр дә күп иде. Башта дуңгызлар, аннары симертә торган бозаулар карадым. Тора-бара аны сыер фермасы итеп үзгәрттеләр, аннары анысы да таралды. Ул вакытта гел кул көче кулланылды: малларның асларын җыештырасы, ашарларына саласы. Шулай ук безнең белән сыйныфташыбыз, иптәш кызым Асия Солтанова да фермага эшкә урнашты. Башта – мин, өч көннән ул тормышка чыкты. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә гомер итә. Ә пенсиягә чыгар алдыннан амбар алдында фураж тутыруда эшләдем, – диде Гөлзаһидә апа.
Габдрахман абый исә мәктәптән соң, Кукмарага барып, “Сельхозтехника”да тракторчыга укып кайткан. Хуҗалыкта яшь егеткә МТЗ-52 тракторы тапшырганнар. Шактый еллар тракторда эшләгәч, комбайнга утырган. “Сибиряк”, “Нива” кыр корабларын иярләгән. Үзенә ярдәмче итеп, олы улы Илфатны иярткән. “Башка эш эзләп йөрмәдем, техникага тугры калдым”, – дип елмая тәҗрибәле механизатор.
– Колхозда техникага бер дә эш бетми инде ул. Мин гел кыр эшләрендә катнаштым. Иртә яздан чәчүгә чыктым, җәен печәнгә төшәр чак җитә, кукуруз, бәрәңге араларын эшкәртәсе... Көзен исә үстергән уңышны җыеп аласы – урак өсте... – дип санап китте ул. Техникаларын да үзләре карап, ремонтлап торганнар.
Габдрахман абый эшләгән дәверендә алдынгы урыннарны бирми, аның фотографиясе районның Мактау тактасында да урын ала, бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Гөлзаһидә апа белән Габдрахман абыйның бергә гомер итүләренә тиздән 56 ел була икән. Күркәм дата бит! Юкса, әле кайчан гына егет белән кыз кавышкан, гөрләтеп туй үткәргән...
– Без яшь чакта никах та, туй да кыз ягында уза иде. Минем әти-әниләр дә безгә шундый матур, истә калырлык бәйрәм оештырдылар. 19 июнь – Кукмара Сабан туе иде ул. Һава торышы да бик әйбәт, җылы дип истә калган. Нык, җитеш тормышлы гаиләгә килен булып килдем. Габдрахман миңа “матурым” дип кенә яшәде, Аллага шөкер. Кайнана, кайнатам да бик әйбәт булдылар, алар белән унҗиде ел дус-тату гомер иттек. Балаларны караштылар, без гел эштә булдык. Үзебезнең йорт-кура тирәсендә дә мәшәкать җитәрлек бит, маллар да тоттык. Әле Габдрахман итек тә басты, мин түшәргә өйрәндем. Балаларны да эшкә өйрәтеп, хезмәт белән үстердек. Шуның өчен бүген киленнәребез рәхмәт әйтә, – диде Гөлзаһидә апа.
Яппаровлар өч малай, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә һәрберсенең үз тормышы, балалары. Әмма алар туган нигезләренә эзләрен суытмыйлар, һәрвакыт кайтып, ярдәм итеп, хәл-әхвәл белешеп, әти-әниләрен уңышлары белән сөендереп гомер кичерәләр. Гөлзаһидә апа белән Габдрахман абый үзләре дә 15 ел уллары Нурфат, аның тормыш иптәше Ландыш, оныклары белән бергә бик матур гомер иткәннәр. Күптән түгел генә яшьләр Кукмарага күченеп башка чыкканнар. “Яшь барган саен, сәламәтлекләр гел какшап тора, киленебез – шәфкать туташы, бер дә ярдәменнән ташламый, хәзер йөгереп кайтып җитә, исән-сау гына булсыннар”, – дип рәхмәт әйтә өлкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев