Аш-Буҗи авылыннан Гөлия һәм Айдар Сабирҗановлар: Иң мөһиме - хезмәттән курыкмау
Сабирҗановлар инде алты ел дәвамында вак суган үстерү белән шөгыльләнә.
Авыл – хезмәт белән яшәгән, эш белән көйләнгән тормыш мохите. Монда таң белән бергә торып, кояш баеганчы тынып тормыйлар. Җиргә көчеңне бирәсең, ул сине үзенең нигъмәтләре белән сөендерә. Аш-Буҗи авылында гомер итүче Гөлия һәм Айдар Сабирҗановлар шушы кагыйдә белән яшиләр: эштән курыкмыйлар, хезмәтне сөяләр. Алар өчен басу – яшәү рәвеше.
Сабирҗановлар инде алты ел дәвамында вак суган үстерү белән шөгыльләнә. Бу эшкә алар башында тагын ике гаилә белән бергәләп алынган була. Берничә елдан соң, тәҗрибә туплагач, һәрберсенең аерым эшләп карыйсы килә, һәм бу хезмәтне үзләре генә алып бара башлыйлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: халык телендә Аш-Буҗины суганчылар авылы дип тә йөртәләр. Чөнки биредә ике гаиләнең берсе вак суган үстерү белән шөгыльләнә. Хәтта шәһәргә чыгып киткән яшь гаиләләр арасында суган үстереп кәсеп итүчеләр бар.
Елдан-ел чәчү күләме арта, Сабирҗановлар бу эшкә баш-аяклары белән кереп киткәннәрен сизми дә калалар. Бүгенге көндә аларның алты гектар җирләре бар. Шунда 70 килограмм вак суган орлыгы (чернушка) чәчкәннәр һәм эре суган утыртканнар. Бу исә иртә яздан алып көзгә кадәр туктаусыз, кайчакта хәтта ялсыз хезмәт дигән сүз. Әмма алар зарланмый, киресенчә, әлеге эштән тәм табып, рәхәтләнеп эшлиләр һәм яшиләр.
– Башта орлыкны бик аз чәчә идек. Тора-бара эшкә өйрәндек, бер рәтенә төшенгәч, авырлыгын тоймыйсың. Хәзер инде тәҗрибә дә, техника да, базар да бар. Аллага шөкер, без бик канәгать. Иң мөһиме: бәрәкәте булсын, – диде Гөлия.
Алар ел саен матди базаларын берәр техника сатып алып баетырга тырышалар. Суганны чәчү, йолкыганда күтәртү, чистарту җайланмалары, складлар булдырганнар.
Басуда эш май аенда ук башлана. Иң элек җир эшкәртелә, аннары орлык чәчелә. Сабирҗановлар вак суганның “Штуттгартер” дигән сортын үз итәләр. Вакыт белән сыналган, кышка чыдам, диделәр. Чәчүлек материалны исә үзләренең авылдашларыннан сатып алалар, белгән кеше белән эшләве рәхәт, ышанычлы да.
Суганчылык – зур тырышлык таләп итә торган тармак. Чәчү, утау, йолку, киптерү кебек эшләрнең һәрберсе үзвакытында башкарылырга тиеш. “Бу берүзең генә җиңә торган хезмәт түгел”, – ди Гөлия. Шуңа күрә Сабирҗановлар сезон вакытында ярдәмгә кешеләр яллый. Үзләренең тырышлыклары белән күпме халыкны эшле һәм ашлы итәләр.
– Суганны йолкыган вакытта кызлар иртәнге сәгать сигезгә җыелып, көндезге сәгать унбергә, аннары сәгать бердән дүрткә кадәр эшләделәр. Ә җыйганда кояшның кыздырган чагы кирәк, суганның сабагы шыгырдап торырга тиеш, шуңа күрә эш сәгате көндезге сәгать унбердә башланып, кичке сәгать бишкә кадәр дәвам итә. Эшчеләргә хезмәт хакы сәгатьләп түләнә. “Суганчылар” арасында үзебезнең, шулай ук күрше-тирә авыллардан килүчеләр дә, җәйге каникуллар вакытында акча эшләп калырга теләгән мәктәп укучылары да бар. Читтән килүчеләрне машина белән барып алабыз, алып кайтып куябыз. Яшьләр өчен бик яхшы хезмәт тәрбиясе, акчаның каян килгәнен, “тәм”ен белергә өйрәнәләр. Үзебезнең балалар да – төп ярдәмчеләребез. Тормыш иптәшем Айдар белән өч ул тәрбияләп үстерәбез. Олысы Рәзилгә – 22 яшь, “Кукмара сөте”ндә шофер булып эшли, уртанчысы Закиргә – 19 яшь, ул Кукмара аграр көллиятендә белем ала, 6 яшьлек төпчегебез Замир балалар бакчасына йөри, – диде әңгәмәдәшем.
Суганны утыртканнан соң, өч айдан, якынча июль ахырларында йолкыйлар. Аннары ул җир өстендә кибә, шуннан соң тагын эшчеләр белән бергә җыеп, складларга алып кайталар һәм махсус җайланма ярдәмендә эрелеге буенча берничә сортка аералар. Без барган көнне нәкъ менә суганны җыярга чыккан вакытлары иде.
– Бүгенге көндә монда егермеләп кеше эшли. Көннәр аяз торганда, исән-сау җыеп алып урнаштырып куярга кирәк. Хатын-кызлар кипкән суганны чиләкләргә тутыра. Егетләр чистарта торган “барабан”га ташып тора. Ул трактор ярдәмендә эшли, әйләнеп, суганның кипкән яфрагын, ябышкан балчыгын коя һәм капчыкка тутыра, – дип аңлата Гөлия.
Гаилә шулай ук эре суган да үстерә. Быел аны көздән утыртып калдырганнар, уңыш бик шәп булган. Аны басудан алып кайтып, складка таратып та куйганнар.
– Суганнарны саклау өчен, махсус складлар булдырдык, аларны елдан-ел арттыра барабыз. Әлеге биналарда тиешле температураны карап торырга градусниклар куелган. Суган яхшы саклансын өчен, дымлылык һәм җылылыкны көйләп торырга кирәк, шуңа күрә вентилятор эшли, – диде Гөлия.
Сабирҗановлар шәхси хуҗалыкларында маллар да асрыйлар. Берничә ел элек биш сыерлары булган. Соңгы вакытта, эш күләмен исәпкә алып, бер генә сыер калдырганнар, атлар, күпләп үгезләр тоталар. “Мөмкинлекләр булса, мал санын арттырыр идек”, – ди тырыш гаилә.
– Без әлеге эшләрнең барысын да төп эшебездән бушаган арада башкарабыз. Чөнки мин – кибеттә, ирем төзелештә хезмәт куя. Барысына да җитешәбез, күңел бирергә генә кирәк. Эшлибез дә, ял да итәргә вакыт калдырабыз. Авылда яшим дигән кешегә мөмкинлекләр бик күп. Иң мөһиме: иренмәү, хезмәттән курыкмау, – ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев