Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гөлсинә Шәмсетдинова: Бала өчен гаилә учагы җылы булырга тиеш

Әниләр көне уңаеннан Күкшел авылында яшәүче өч кыз әнисе Гөлсинә Шәмсетдинова белән сөйләшеп алдык әле.

Яшьлегендә авыл клубында сәнгать җитәкчесе булган, соңрак, үзе әйтмешли, “бригат”та, аннан соң хуҗалыкта сыер савучы, ашханәдә эшләгән Гөлсинә апабызның тормыштагы һәр вакыйгага аек акыл белән карап, аннан нәкъ менә дөрес итеп чыгу юлын күрсәтә алуына,  сөйләм теленең байлыгына, киң күңеллелегенә сокланасың... 

- Гөлсинә апа, Әниләр көне белән сине! Якын кешем буларак, син дип эндәшим әле. Гөлфия, Айгөл, Гөлчәчәкләрнең әниләре, кызлары үскәндә, нинди булды икән? Ачулана идеңме аларны, әллә елмаеп кына, матур сүз белән тәртипле, йөзегезгә кызыллык китерми торган итеп үстерә алдыгызмы? Мин сезнең бүгенгесе көндә сердәшләр икәнегезне, һәрчак бер-берегезгә ярдәмгә килергә әзер булуыгызны беләм. Әйдәгез, бер арага  аларның балачагына да кайтыйк әле. 

- Алар әби белән бабайның җылы кочагында эш белән тәрбияләнеп үскән кызлар бит. Заманында малын да, бакчасын тутырып, суганын да үстердек. Алар безнең беренче ярдәмчеләребез булды. Әлбәттә, кызларны бер дә ачуланмыйча калмаганбыздыр инде. Ансыз үстереп буламыни ул? Без Фоат белән балаларны ачулана башласак та, әти белән әни  төрле кызыклы әйтемнәр, тапкыр сүзләр белән җайлап кына, аларны яклап әйтеп куялар иде. Шуннан соң инде ачу да бетә.

- Ә балалар тәрбияләүдә иң кирәкле әйбер нәрсә ул? 

- Алар белән балаларча сөйләшү, балалар телендә аңлашу. Кычкырып, акырып-бакырып түгел инде, алай берни дә барып чыкмаячак. Начарны – начардан, яхшыны яхшыдан аерып, җайлап кына аңлатып бирү. Аннан соң иң мөһиме - бала өчен гаилә учагы җылы булырга тиеш. Бала белән аралашканда алар телендә сорау, җавап бирелергә тиештер дип беләм. Аларга алай түгел – болай ул, дип әйтү дә, акыл өйрәтү дә дөрес түгелдер.  Син ничек уйлыйсың, ә менә болайрак булса дөресрәк булмасмы, дию кирәктер.

- Гөлсинә апа, син – өч кыз әнисе, сигез оныгыгызның җидесе – кызлар. Элеккеге буын белән хәзергесе арасында аерма бармы?

- Аерма бик зур. Хәзерге бала-чага җиңел уйлый, тормышка алар бик җиңел карый. Ә әти-әниләре -  маңгай тирен сыпырып, аркасын тирләтеп эшләп үскән буын. Балаларны эш төзәтә. Эшләп үскән бала икенче була. Ә хәзерге балаларга тотып эшләрдәй эш юк.

- Балачак, яшьлек, урта буын, хәзерге чор. Гөлсинә апа, кайсы күңелгә якынрак?

- Иң истәлекле, ваемсыз, рәхәт чор – мәктәп еллары, балачак. Без үскәндә, бигрәк тә тыныч вакыт иде бит. Сугышлар беткән, колхозлар гөрли, бөтен кеше тигез яши, бертөрле тормыш алып бара. Урам тулы бала-чага. Бер урамда 31 бала уйнап үстек без. Ай яктысы чыкканчы чират торып коедан су алулар, кое төбенә җыйналып утырып шигырь ятлаулар, укыган китапларның эчтәлекләрен сөйләү дисеңме?! Бөтенесе дә күңелемдә матур хатирәләр булып саклана. Үзем туып-үскән Алмагач урамын әле хәзер дә еш сагынып искә алам, һәрбер йорты, һәрбер кешесе күңелемә якын.

- Төннәрен йоклый алмый ятканда күңелгә нинди уйлар килә? 

- Балаларны, оныкларны уйлап ятам. Аларның булганнарына, тормышыма сөенеп шөкер итәм. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм.

- Гөлсинә апа, хатын-кыз бу тормышта үзен бәхетле хис итсен өчен нәрсә кирәк? 

- Сәламәтлек. Сәламәтлек булса – яшисе дә яшисе әле.

-  Гөлсинә апа, син – өч кызга гомер биргән әни кеше. Ә ирләргә малайлар да кирәк, диләр. Бу яктан Фоат абыйның берәр вакыт канәгатьсезлек белдергәне булдымы?

- Юк инде, ю-ю-к. Барысыннан да канәгать булып яшәдек, яшибез. Безнең бит хәзер шуңа күрә дүрт улыбыз бар. Кияүләребез Рамил, Раил, Муса, оныгыбыз Ранил. Аларны үз балаларыбыз шикелле яратабыз.

- Кияүләр дигәннән, алар бигрәк кадерли инде сезне. Әнә нинди шәп, заманча  итеп йортыгызны яңартып куйдылар. Кемгә эләгә әле ул мондый хөрмәт?

- Әйе, мактану кебек кабул ителмәсен инде, беренче очрашудан ук кияүләребезнең безне хөрмәт итүләре, тормыш итү чорында әби-бабай дип “өзелеп” торулары күңелгә искиткеч рәхәтлек бирә. Моннан да артык бәхет кирәкмидер дә. Кода-кодагыйларыбызга шундый балалар үстерүләре өчен зур рәхмәт.

-  Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын, диләр. Килешәсеңме бу сүз белән?

- Килешәм. Бөтен нәрсә хатын-кыздан тора. Хатын-кыз ирләрне бөтен якка бора ала: баһадир ир итеп тә күрсәтергә мөмкин, мескен, кол да итә ала. Аннан соң тормышта хатын-кызга тормыш иптәшенең хөрмәте дә, игътибары да кирәк. Ул аннан башка яши алмый, кибә, сула, төшенкелеккә бирелә.

-  Сине якыннан белүчеләр белән бервакыт үзара сөйләшкәндә: “Бу Гөлсинә ни өчен психолог булып эшләмәде һәм бөтен кешене көйләп, җайлап яшәргә каян көч таба икән ул?” - дигәннәр иде... 

- Кем әйтә икән аны шулай дип? Минем белән аралашкан кешеләр үзләре әйбәт, матур күңелле бит алар. Начар гамәлләр кылган, ямьсез уйлар белән йөргән кешеләр белән очрашканым юк. Туганнар, дуслар арасында барысы да эш сөючән, уңган, тәртипле. Үзем алардан үрнәк алам, сокланам, алар кебек булырга тырышып яшим.

- Халык арасында өч кыз үстергән ана оҗмахка эләгә, дигән сүз йөри...

- Анысын Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер инде... Кешенең кылган гамәлләре, изгелекләре, кеше белән матур итеп сөйләшүе дә гамәл дәфтәренә язылып куеладыр, дип уйлыйм.

 - Гөлсинә апа, сине әлеге әңгәмәгә күндерергә авыр булды. Шулай да күңелеңдә йөрткән әйтер сүзең юкмы? 

- Әгәр дә мин язучы булган булсам, кайнанам Мәфтуха белән кайнатам Корбанхаҗиның үзара мәхәббәте, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәте, балаларын кайгыртып яшәүләре турында тәрбия темасына китап язар идем. Кызганычка каршы, яза гына алмыйм. Аның бүлекләренә әти  белән әнинең тормышка карашлары, булганына канәгать булып, шөкер итеп, балалар дип  яшәүләре хакында да истәлекләр, фикерләр керер иде. Аларның җиде балага тормыш бүләк итеп, үстереп, туганчылыклы итеп тәрбияли алуларына сокланам, чын-чынлап, алар алдында башымны иям. Мин аларга бик рәхмәтле. Гомерем буе Мәфтуха әни шикелле буласым, аның сабырлыгын аласым килде. Үрнәк хатын-кыз күрке иде ул. Мин әле дә аларны шулхәтле сагынып яшим. Әйткән сүзләре дә онытылмый. Аларны искә алмаган бер генә көнебез дә юк.

 

Гөлсинә апа нинди әни ул?

Гөлфия ӘСХӘТОВА, Малмыж районы, Яңа Смәел:

- Ул – искиткеч кеше! Туганчылыклы, кунакчыл, туры сүзле, чын хуҗабикә. Балаларын, оныкларын ярата торган әни, әби. Әтиебез Фоатны һәрвакыт иң беренче урынга куя. Яшь чакта клубка чыгасы, берәр нәрсә аласы булса да, иң элек әтиегездән сорагыз, дип әйтә иде. Әтиегезне рәнҗетмәгез, әни кеше һәр очракта да баласын кичерә ала, әти кеше кичерә алмаган вакытлар да булырга мөмкин, дип әйтә. Хәзер, тормышка чыккач та, ирләрегезне бервакытта та артка куймагыз, иң беренче  ир булырга тиеш, ди. Әни беркайчан да начар киңәш бирми безгә. Һәм аның әйткән һәрбер сүзе, киңәше дөрес булып чыга. Аннан соң безнең гаиләдә шундый “язылмаган закон” бар: әни белгәнне  әти дә белергә  тиеш. Шуңа күрә без һәрнәрсәне уртага салып сөйләшәбез. Уртага салып сөйләшсәң генә эш уңышлы барып чыга, дигән фикергә таянып яши ул. Олыларны хөрмәт итегез, аларның хәер-фатыйхасын алып калса гына кеше бәхетле була, ди.

Айгөл ХӘСӘНОВА, Казан:

- Матур, сөйкемле, назлы, йомшак, ярдәмчел әни ул безнең. Һәрвакыт кояш кебек елмаеп, балкып тора. 

Гөлчәчәк СИРАҖЕТДИНОВА, Манзарас:

- Әниебез уңган-булган, җитез, пөхтә. Бөтен эшкә, бөтен җиргә җитешә торган, балаларын, сигез оныгын тигез күрә торган кеше ул. Балаларының, оныкларының яраткан әнисе, дәү әнисе. Авыр чагыбызда һәрчак гел ярдәм кулы сузучы да әни ул безнең. Әнине күргән дусларым, танышларым аңа ничә яшь соң, дип кызыксыналар. Сере бар: әти саклый аны шулай яшь килеш. Без – кызларына, кияүләренә гомер буе  үрнәк әти-әни булдылар, зур рәхмәт аларга.

 

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk